Камышлы районының Яңа Усман терроториаль олыларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә искиткеч ягымлы, итәгатьле, ярдәмчел, кеше хәленә керә белүче ханымнар эшли. Аларның җитәкчесе Гөлүсә Зарипова — авыл хатын-кызларының иң яхшы өлгеседер. Шундый җитәкче булганда, хезмәт коллективы да мактаулы һәм кирәкле була торгандыр.
Монда эшләүче хезмәткәрләр — ачык йөзле, тәмле сүзле, олы яшьтәге кешеләргә яшәргә дәрт өстәүче, тәнгә сихәт бирүчеләр. Авыл җирендә бу оешма булмаса олыларның, исәнлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышлары төссез, бертөсле генә булыр иде. Ә социаль бүлектә ял итеп, аралашып, төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә очрашып, без үзебезгә бик күп энергия туплыйбыз, чирләребезне җиңеп яшәргә омтылабыз. Ә аралашу — савыгу өчен үзе бер дәва.
Рәхмәт сезгә, кадерле социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләшүче ханымнар. Йөзегез кояштай балкысын, тормышларыгыз гөрләп чәчәк атсын, гаиләгездә иминлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәгез, эшләрегез уңышлы барсын. Ак кар кебек ак бәхетләр юлдаш булсын йөргән юлларыгызда.
Шушы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт итүче Гөлнара Зиннәтовага да аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ул берничә ел инде безгә хезмәт күрсәтә, көнкүреш эшләребезне башкара. Гөлнара һәр эшен җиренә җиткереп, үзе белеп эшли. Без аның белән кайгыбызны да, шатлыгыбызны да уртаклашабыз, эшләребез булса — киңәшәбез. Аның сөйкемле йөзен, кайгыртучан карашын, ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез. Рәхмәт сиңа, иң якын кешебез.
Исәнлек-саулык теләп Әбүзәр һәм Балсылу СӘФИУЛЛИННАР.
Яңа Усман авылы.
«Камышлы хәбәрләре»
Просмотров: 1483