Хезмәттәшебез белән горурланабыз

Зулия Исламгареевна учитель

Зөлия Маннанова

“Укытучы булып туарга ки­рәк”, — ди халык. Бу сүзләрдә чынлап та, хаклык бардыр. Ба­лаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, уртак тел таба белү һәркемгә дә хас түгел бит. Кайбер укытучы, укучыларын олы тормыш юлына озаткач та, алар белән аралашып яши, хәлләрен белешеп тора. Гали авылы мәктәбендә рус теле укытучысы Зөлия Исламгәрәй кызы Маннанова нәкъ шундыйлардан.

Ул Похвистнево районының Гали авылында туып үскән, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Самара педагогия инс­титутының филология факультетына укырга кергән. Нәкъ шул вакытларда таныштым да инде мин аның белән. Кызның сызылып киткән кара кашы, икегә үреп салган толымнары, ягымлы итеп сөйләшүе әле дә күз алдымда тора.

Кабат без 15 ел узгач кына очраштык. Зөлия инде кияүдә, ике бала анасы иде. Ире Халит Маннанов — хәрби кеше, берничә ел Мурманск шәһәрендә хезмәт иткән, ә Зөлия ханым шундагы бер мәктәптә балаларга рус телен укыткан. Хәзер менә авылга күченеп кайтканнар икән. Аның үзебезнең мәктәпкә эшкә урнашып йөри торган чагы иде. “Яшьтән үк туган мәктәбемдә укытырга хыяллана идем, Ал­лаһыга шөкер, теләкләрем кабул булды”, — дип елмайды ул, мине күргәч.

Бүген Зөлия Маннанова — 30 ел стажы булган тәҗрибәле педагог. Аның гомере мәктәптә үтә дисәм дә, дөрес булыр. Иртәдән кичкә кадәр дәресләр, экскурсияләр, кичә­ләр, җыелышлар… Шулай да, укы­тучы сукранмый, хез­мә­тенә җанын-тәнен бирердәй булып эшли. Юкка гына ул бихисап Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Рәх­мәт хатлары белән бү­ләклән­мәгәндер.

Зөлия Исламгәрәй кызы үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләр, яңа программаларны актив куллана, практик семинарларда, төрле бәйгеләрдә катнаша, иҗади эзләнүләр аша һәрвакыт яңалыкка омтыла. Шул сыйфатлары белән ул балаларга үрнәк булып тора да инде. Аның укучылары да төрле район һәм өлкәкүләм бәйгеләрдә, ярышларда катнашып, еш кына беренче урыннар алып торалар. Соңгы елларда гына да Зөлия ханым укыткан укучыларның икесе мәктәпне алтын, җидесе көмеш медальгә тәмамладылар. Алар алган белемнәрен бердәм дәүләт имтиханнарында да акладылар. Шундый уңышлардан җыела да инде укытучы бәхете.

Зөлия ханым укучыларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә тора, аларны тәрбия чараларында катнашырга чакыра, булган проблемаларны уртага салып сөйләшә.

Кешелекле, игелекле Зөлия ханымга авылдашларыбыз ыша­ныч белдереп, үзен авыл җирлегенә депутат итеп сайладылар. Хәзер аңа кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ул кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, файдалы киңәшләрен бирә.

Гаиләсендә Зөлия ханым иренә — сөекле хатын, балаларына — олы җанлы әни, уңган хуҗабикә. Ире Халит белән алар ике бала тәрбияләп үс­тер­деләр. Кызлары Лилия дә, уллары Ринат та югары белемле белгечләр, әти-әниләренең лаеклы дәвамчылары. Лилия белән Нәфиснең гаиләсендә Наилә исемле кызлары үсә. Зө­лия ханым, әби буларак, оныгын тәрбияләшергә дә вакыт таба.

Шундый хезмәттәшебез бу­луы белән без, Гали авылы укы­ту­чылары, горурланабыз һәм аңа алга таба да уңышлар гы­на телибез.

София СӘЛИМОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1621

Комментирование запрещено