Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, “Яңа гасыр — Планета” телеканалын бик теләп һәм яратып карыйбыз. Миңа аеруча “Татарлар” тапшыруы ошый. Анда милләттәшләребезнең, шул исәптән Россия төбәкләрендә гомер итүчеләрнең тормышы да киң яктыртыла. Менә декабрь урталарында журналист Илдар Кыямовның Татарстан Дәүләт Советы депутаты, күренекле татар шагыйре Разил Вәлиев белән әңгәмәсе булды. Ул 2015 елда үткәрелгән әдәбият елына багышланган иде.
Разил әфәнде бик аңлаешлы итеп бу елда ире¬шелгән уңышларыбыз турында сөйләде. Иң беренче итеп ул Татарстан китап нәшриятында мил¬ләтебезнең тарихын, үткәнен, бүгенгесен тасвирлаган 7 томлык “Татарлар” китабының дөнья күрүен быелгы зур вакыйгаларның берсе, дип белдерде.
Татарстан Язучылары берлегендә гөрләтеп татар клубының эшли башлавы да куандыра. Биредә күп мәдәни чаралар уздырылды да инде. Бауман урамындагы иске Матбугат йортында шундый ук тагын бер Тукай клубы эшләп тора.
Ә Түбән Кама шәһәрендә Китап паркы ачылды. «Мондый паркның Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә булганы юк, — диде Разил Вәлиев. — Анда һәм парк янәшәсендәге китапханәдә укучыларга яңа китаплар белән танышу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар».
Бу уңайдан үзебезнең Самара өлкәсендә булган истә калырлык бер вакыйга турында әйтеп үтәсем килә. Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе аша алынган грант акчасына нәшер ителгән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа китап турында. Ул чыннан да безнең өлкәбез, гомумән, бөтен Россия татарлары өчен зур бер вакыйга булып тора. Без Гакыйль Сәгыйровның иҗаты — теш арасына каләм кыстырып язган шигырьләре, рәсемнәре белән яхшы таныш булсак та, бу китапны башка күзлектән күрергә, танырга мөмкинлек бирә.
Китап барлыгы 700 данә тираж белән генә бастырылган һәм ул әдипнең туган ягы — Татарстанның Нурлат районы, күп еллар гомер иткән Самара һәм Ульян өлкәләре (ул Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылында һәм Димитровград шәһәрендә дә яшәде) татар китапханәләренә таратылды. Яңа китапны китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашында тәкъдим итү кичәләре Татарстанның Нурлат районында, Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә, Камышлы районы авылларында, Ульян шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә һәм башка урыннарда үткәрелде.
Мөхтәрәм Разил әфәнде әйтеп үткән бик тә кызыклы яңа татар китаплары белән беррәттән Гакыйль Сәгыйров турында язылганын да атап үтәргә кирәк иде. Шагыйрьнең февральдә булачак туган көне алдыннан “Гакыйль Сәгыйров — үзе турында һәм барсы да аның турында” китабының тәкъдим итү кичәсен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Язучылары берлеге, Республика милли китапханәсе ярдәмендә Казанда да үткәрсәк начар булмас иде. Әнә “ТНВ” каналында күренекле татар шагыйрьләренең иҗатына багышланган “Әдәби хәзинә”, “Ач, шигърият, серләреңне” кебек тапшырулар даими күрсәтелеп тора ич. Ә Гакыйль Сәгыйров кемнән ким?! Минемчә, аның шигырьләре дә бу тапшыруларда, һичшиксез, яңгырарга тиеш.
Гакыйль Сәгыйров турындагы яңа китапны тәкъдим итү кичәләрендә чыгыш ясаучыларның күбесе аны рус, инглиз телләренә дә тәрҗемә итеп, зуррак тираж белән бастырырга кирәк, дигән фикерләрен әйттеләр. Моны тормышка ашырсак шәп булыр иде.
Ә Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты моңа лаек. Аның гомеренең зур өлеше үткән Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылындагы йортын төзекләндереп, музеен ачу эшен ничек тә хәл итәсе иде.
Менә шундый уй-фикерләр килде башыма “ТНВ — Планета” телеканалының “Татарлар” тапшыруында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән әңгәмәне караганда.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1558