Чын егетләрне «Яктылык»та тәрбиялиләр!

555 015Һәр узган ел Самар татарлары тормышында нинди дә булса якты хатирәләр калдыра. Ә Самар татарлары турында сөйләсәк, күз алдына «Яктылык» мәктәбе килеп баса.

«Яктылык» миллионлы Самарда үзенә күрә бер мәдәни үзәккә әйләнде. Уку йортында бик күп чаралар уздырыла. Аларның һәммәсе үзенә күрә бер вакыйга булып искә алырлык.

Декабрьнең 26 нда мәктәптә малайлар арасында көрәш ярышы уздырылды. Мәктәпнең спорт залы малайлар белән шыгрым тулы иде.

Әлбәттә инде, малайлар җыелган җирдә әтиләр дә катнаша. Ирләр үзләренең дәвамчыларын тәрбиялиләр.

Көрәш мәйданчыгында йөз бала мәш килделәр. Иртәнге сәгать унда башланачак ярышка мин сәгать  тугызда ук килдем һәм ялгышмадым. Көрәш матраслары өстендә дистәләгән эбер-чебер тәннәрен яздыралар.

Бер-берсенә масаж ясыйлар. Икенчеләре мәтәлчек аталар. Өченчеләре боҗра (круг) буенча йөгерәләр. Дүртенчеләре баскан урыннарында сикерешәләр. Гомумән, йөз бала да хәрәкәттә!

Беренче сыйныфтан алып 10 нчы сыйныфка кадәр малайларга көрәш «җене» кагылган. Башлангыч сыйныф  малайларының көрәше калай әтәчләрнең сугышын хәтерләтсә, өлкән класслар инде егетлек көчләренә ияләр. Малайлар ел әйләнәсе көрәшәләр.

Бу гамәл дә динебез Ислам таләп иткәнчә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи үә сәлләм дәвамлы эшләрне хуплаган. Менә шуңа да малайларның вә егетләрнең тәннәренә ит кунган. Беләкләренә көч утырган. Хәрәкәтләре ирләрчә. Төз басып торалар. Акыллы карашлары игътибарны җәлеп итеп тора.

Әлбәттә, бу сыйфатлар күктән төшмиләр! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән аларны шул биеклеккә тренерлары Руслан абыйлары Йосыпов күтәргән.

Көрәшне хөкемдарлар (судьялар) командасы алып бардылар.

Балалар көрәшен карап ләззәтләнәсең. Күңел күтәрелә. Көндәшләрен күтәреп алып, янбызларына салалар да, яшен тизлегендә бәдәмнәре белән басып, аста калганның сыртын идән белән тигезлиләр! Җиңүченең күзе яна. Йөзендә нур сирпелә. Зур куаныч! Һәр көрәшченең үз җанатары (болельщик) бар. Җиңүчеләрне кочаклап, аркаларыннан кагалар. Җиңелүчеләрне ихлас күңелдән тынычландыралар.

«Яктылык»та белем генә бирмиләр. «Яктылык»та татар телен генә өйрәтмиләр. «Яктылык»та нарасыйлардан — малай, малайлардан – егет, егетләрдән ирләр үстерәләр!

Мәктәп директоры Радик Газизовка: «Ни өчен малайлар тәрбияләүгә шундый зур игътибар бирәсез?” — дигәнгә: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: «Ир кешенең куанычы яхшы ир булу, яхшы хатынлы булу, яхшы йөртә торган малга ия булу. Укытучылар коллективы малайларны яхшы ир итеп тәрбияләргә көч куялар. Калган икесен үзләре тормышка ашырырга тиешләр», — диде мөдир.

Әйе, көчле ир — ул гаилә нигезе. Көчле ир — ул милләтебез татарның дәвамы. Көчле ир — ул Ватаныбызны саклаучылар. Динебез Ислам дәвамлы эшләрне хуплый.

Шуңа да тренер Руслан Йосыповка түбәндәге сорауны бирдем: «Еллар буена менә шул 100 баланың кайсылары даими җиңүчеләр сафында булдылар?»

Җавап.

Марадуллин Айдар.

Вәгыйзов Дамир.

Сафин Линар.

Гадеев Юрий.

Сагынбек Байыш.

Кашаев Илнур.

Абдивали Оматуглы.

Садыков Әмир.

 Нинди генә чара уздырсаң да, акча кирәк.

Матди ярдәмне күрсәттеләр:

Фәрит углы Әлмир Мөхтәров,

Анатолий углы Вадим Жданов,

Алмас углы Илшат Бикташев,

Анатолий углы Александр Пронин.

Иганәчеләргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер, гаилә бәхете, бәрәкәтле маллар бирсен иде.

Шамил БАҺАУТДИН язмасы һәм фотосы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1413

Комментирование запрещено