Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты социологлары иң югары инновацион потенциалы булган төбәкләрне ачыклаган.
Тикшеренү 2015 елда ике этапта халкы 600 мең кешедән арткан субъектларда уздырылган, ди аның авторлары. Респондентларның гомуми саны 20 меңнән арткан.
Мәгълүматларны эшкәрткәндә, индекслар системасы кулланылган. Әлеге индекслар тикшеренүнең аерым юнәлешләре буенча төбәкләргә бирелә. Һәрбер индекс күрсәткеч шкаласында теге яки бу төбәкнең урынын күрсәтә. Аңлатып үтик, шкалада минималь күрсәткечтән максимальга кадәр күрсәтелгән.
Нәтиҗәдә, инновацион активлык буенча 100 индексы белән Татарстан – лидер. Икенче позициядә Санкт-Петербург урнашкан (аның индексы – 78,1). Түбән Новогород өлкәсе исә 74,4 индексы белән өченче урынны алган. Ә Мәскәү дүртенче урында калган. Иң яхшы бишлекне Новосибирски өлкәсе яба: ул 60,7 индексына ия булган.
Инновацион потенциал буенча аутсайдерлар исемлегенә Төньяк Осетия-Алания, Кабарда-Балкар республикасы, Ленинград өлкәсе, Дагыстан һәм Чечен республикалары кергән.
Тикшеренү нәтиҗәләре россиялеләрнең инновацион эшмәкәрлек белән кызыксынуын күрсәтте, дип ассызыклый университет белгечләре. Сораштырылучыларның 36 проценты исә үзләренең әйләнә-тирәсендә уйлап табуга сәләте булган, креатив, гадәти булмаган фикерләргә ия кешеләр күп булуын белдерә. Кагыйдә буларак, мондыйларга 30 яшькә кадәрге кешеләр, шулай ук керем дәрәҗәсе буенча “урта” сыйныфка кертеп булырлык кешеләр дә керә.
Респондентларның күпчелеге, аерым алганда 84 проценты, төбәкләрендә үз бизнесыңны булдырырга мөмкинлек бирә торган белем алып булуын белдерә. Россиялеләрнең өчтән ике өлеше исә туган якларында яңа бизнес ачарлык шактый мөмкинлек бар дигән фикердә.
* * *
Татарстан признан лидером по инновационной активности жителей в 2015 году. Республика стала объектом исследования социологов финансового университета при правительстве России.
Специалисты определили регионы страны с высоким инновационным потенциалом.
В течение 2015 года исследователи работали в субъектах, численность жителей которых более 600 тыс. человек. Система обработки полученных данных основывалась на индексах по определенным направлениям.
Республика оказалась на первом месте с индексом 100, сообщает РБК. На второй строчке – Санкт-Петербург (78), на третьей – Нижегородская область (74). А вот столица России заняла всего 4 место в списке (71). Ниже расположилась Новосибирская область (60,7).
Кабардино-Балкарская республика, Дагестан, Чечня, Ленинградская область и Северная Осетия-Алания и вовсе попали в число расположившихся на самых низких строчках перечня.
Просмотров: 1003