Яңа 2016нчы елның 9 январендә, үзенең туган көнендә, Камышлы авылы егете Альмир Җораев артист дусларын җыеп, тормыш иптәше Венераның туган авылында — Татарстан Республикасы Чирмешән районындагы Бәркәтәдә - шәп концерт куйды.
1994 елның ап-ак карлы кыш көнендә Камышлы авылында яшәүче туганым Зәмирә якты дөньяга ир бала тапты, аңа Альмир исеме бирде. Малай әби-бабасында үсте, кечкенә чагыннан ук урындыкка басып җырлый, шигырьләр сөйли иде. Балалар бакчасында булсынмы, мәктәптәме — барлык бәйрәм-чараларда да катнашырга тырышты ул: җырлады, скетчларда уйнады. Соңрак Камышлы халык театры куйган «Гөргөри кияүләре» спектаклендә дә үз ролен бик шәп итеп башкарды. Кыскасы, сәнгатькә гашыйк ир-егет булып җитлекте ул.
Мәктәпне тәмамлагач, егет Самар шәһәрендәге лицейга укырга керде, биредә артист һөнәрен үзләштерде. Уку гына түгел бит әле, әтисез үскән бала үзенә яшәр өчен акча табарга да мәҗбүр иде.
Шәһәрдәге укуын тәмамлаган чорда әнисе Зәмирәнең бертуган апасы Зөһрә гаиләсе белән Татарстан Республикасының Чирмешән район үзәгенә китеп урнаша, биредә өй сатып алалар алар һәм Альмирны да үзләре белән алып китәргә булалар. Егет Чирмешәннең Мәдәният йортына юл ала, мөдиргә үзенең дипломын күрсәтә, әмма биредә урам себерүчедән башка эш булмый һәм Альмир шуңа да риза була. Нибары 4000 сум хезмәт хакы алып эшләгән егет үзенең эшен дә җиренә җиткереп башкара, районда үткәрелгән барлык бәйрәм-чараларда да катнаша. Ә инде соңрак ул Чирмешәндә уздырылучы концертларны алып бара башлый…
Альмирыбызны чирмешәнлеләр бик ошаталар, аннары инде биредә үзенә эш ставкасын да бирәләр, сәхнә костюмнарын да тектерәләр. Район башлыгы да егеткә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә алына.
Шулай эшләп йөри торгач Альмир үз юлында мәхәббәтен Венераны очрата. Кызга өйләнергә тәкъдим ясый, никах укыталар, озак та үтми Чирмешән авылының Мәдәният йортында туй мәҗлесе дә үткәрәләр алар. Яшьләрнең кызлары дөньяга аваз сала, аңа Риана дип исем куштыралар.
Яңа 2016нчы елның 9 январендә, үзенең туган көнендә, Альмир Җораев артист дусларын җыеп, тормыш иптәшенең туган авылында — Чирмешән районындагы Бәркәтәдә - концерт куярга була. Шулай итеп чакыру билетлары әзерлиләр, аларны авыл халкына һәм күрше авылларда яшәүче милләттәшләренә тараталар. Безгә дә чакыру билеты бирелгәч, бармый булдыра алмадык, чарага Альмирның Камышлыда яшәүче әбисен һәм бабасын да алып килдек әле.
Тамаша залында буш урыннар юк иде. Концерт дәвамында Альмир үзенең балачак һәм үсмер елларын искә алды, «Әссәләмөгәләйкүм», «Дус» дип аталган һәм башка бик күп җырларны тәкъдим итте. Хәләл җефете Венера белән бергәләп тә «Яныңа агылам» җырын башкарды ул.
Тормыш иптәшенең әнисе Фәния ханым да шәп җырлый, ул да бу кичне халыкны үзенең матур чыгышлары белән куандырды. Альмирның Камышлыдан килгән дусты Ринат Инсапов та «Моңнар кайтсын авылга», «Юкка түгел», «Көзге сөю» дип аталган җырларны башкарды.
Альмир әнисе турында да сөйләп үтте, аңа багышлап бик матур җыр җырлады.
- Нинди әни булса да, мин аңа рәхмәтлемен, ул миңа тормыш бүләк итте, тәрбияләде. Кызганычка, бүген авыруы сәбәпле бирегә килә алмады.
Ә сез беләсезме, миндә бит өч әни: беренчесе — Зәмирә, икенчесе карап үстергән Җәрия әбием, өченчесе — һәрвакыт ярдәм итеп яшәүче Зөһрә апам. Мин аларның барысына да бик рәхмәтлемен, - дип сөйләде ул.
Егетнең Казаннан, Питрәчтән, Туймәттән, Чирмешәннән килгән дуслары да музыкаль чыгышлар ясадылар, Альмирны туган көне белән тәбрикләделәр. Гомумән, тамашага җыелган барлык халык та бүләкләрен тапшырдылар, рәхмәтләрен һәм котлауларын җиткерделәр. Рәшит ага Хәнипов сәхнәгә күтәрелеп: «Бүгенге матур чарада татарстанлылар гына түгел, ә самарлылар да катнаштылар. Тамаша дуслык күперен хәтерләтте», — дигән матур сүзләрен әйтте.
Өч сәгать барган концертта рәхәтләнеп ял иттем: кушылып җырлап утырдым, хәтта торып-торып биеп тә алдым. Сәхнәгә күтәрелеп, үзебез белән дә таныштырып үттем, Мәдәният йортына “Самар татарлары” дип аталган журналның соңгы санын һәм Камышлы районында чыккан календарьне бүләк иттем, барчасын да Яңа ел белән тәбрикләдем, исәнлек, тынычлык, иман байлыгы теләдем.
Просмотров: 2343
Поздравляю, Альмир! Ты — молодцуля, очень талантливый! Успехов и процветания тебе в твоём творчестве. Гордость нашего Камышлинского района!
Алия Спасибо тебе большое
молодец булдырасын