ШИРИН: “Пиар — чын сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерә”

ширинГөлзадә Сафиуллинаны самаралылар үзләренеке дип саный алалар, чөнки ул яшьлек елларында ире — шул чактагы күренекле татар җырчыларыбызның берсе — Риф әфәнде (күптән мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) белән бергә дистә елга якын Куйбышев өлкә филармониясендә татар төркеме оештырып, шәһәр һәм авылларда концертлар күрсәтеп йөргән кешеләр. Менә хәзер аларның оныклары Ширин үсеп җиткән һәм дәү әнисе һәм дәү әтисе кебек җырчы һөнәрен сайлаган.

Без аның белән интервью турында килешкәч тә, кызның беренче сүзе «әйдә «Лакомка»га барабыз» булды. Исеме баллы, татлы дигәнне аңлаткан Ширин Аль-Анси үзе дә тәм-томга битараф түгел икән.

Сезгә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, бу талантлы яшь җырчының уй-фикерләре кызыклы булыр дип уйлыйбыз.- Ширин, син татар аль­тернатив музыкасында иҗат итүчеләрнең берсе. Ни өчен бу юнәлешне сайладың?

- Татар җырын яңарту телә­гем бу. Мин җырларны үзем ничек сизәм — шулай башкарам. Ул джаз юнәлешендә дә, рок буларак та формалашырга мөмкин. Моннан биш ел элек бөтен «попса» булмаган җыр­ларны альтернатив татар му­зыкасы дип йөртә баш­ладылар. Ләкин алай әйтү дөрес түгел. Минемчә, аларны жанрларга аерырга кирәк. Татар җырында рокка, джазга омтылышлар һәрвакыт бар иде. Ләкин ул киң масштабларга чыга алмады. Нинди юнәлештә башкарылса да, татар җырының үзенчәлеге югалмасын иде.

- Син җыр дөньясында экс­периментлар яратасың дип беләм, ә тормышта аңа ни­чек карыйсың?

- Минем иҗаттагы экспе­риментларым үзеннән-үзе ки­леп чыга, махсус ясамыйм. Хәзер менә татар җырларын дөрес башкарырга өйрәнәм. Әйе, тормышта да шундый мин. Көтелмәгән, экстремаль хәл­ләрне яратам. Әйтик, быел па­рашют белән сикердем. Тә­линкәдә китереп биргәннәрен ошатмыйм, гел нәрсәгәдер ом­тылырга, ире­шергә кирәк миңа.

- Кайчандыр: «Музыка — ул ирләр эше түгел», ди­гәнсең, хәзер, белүемчә, энең Мурат та иҗатка тартыла, әле дә үз фикереңә тугры булып каласыңмы?

- Бу сүзләрем яшүс­мер максимализмы булгандыр, чөн­ки хәзер мин башкача уйлыйм. Һәр кеше үз һөнәрен үзе сайлый. Ир кеше, хатын-кызга караганда, төплерәк булырга тиеш. Ә сәнгать тотрыклы өлкә түгел. Бәлки шуңа иҗат ир-ат эше түгел дигәнмендер. Энем рэп яза, араларында сәяси темага багышланганнары да бар. Кайвакыт ул: «Ширин апа, әйдә мин бу җирен җырлыйм, ә син бу урында менә болай җырларсың», — дип ялыктырып бетерә. Ул сәнгать юлыннан китәргә теләсә дә, барыбер төпле белем алачак.

- Казан Федераль уни­верситетының социология бүлеген дә тәмамладың, ГИ­ТИС дипломы да ку­лыңда. Төп юлыңны да сай­ладыңмы инде?

- Әлегә юк. Сәнгать белән акча эшлисем килми. Төп кәсеп иҗат юнәлешендә булса, ул инде бизнеска әверелә. Ә бизнес булган сәнгать чын сәнгать түгел инде ул. Мин шоу-бизнес өлкәсеннән читтә торырга тырышам. Яшәр өчен башка җирдән акча эшләп, күңел өчен, үзем өчен иҗат белән шөгыльләнер идем.

- Сәнгать дөньясын эчтән беләсеңме инде?

- Сәнгать ул — зур бизнес. Һәрвакыт күз алдында торган, радио, телевидениедә яктыр­тылган «йолдыз»лар иң сә­ләтле кешеләр икән, дигән ялгыш фикер туа. Ләкин бу бик яхшы пиар хезмәте генә. Бик сә­ләтле, искиткеч кешеләр бар, ләкин аларны күрмиләр. Мин, гомумән, пиарга каршы, ми­немчә, ул чын сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерә.

- Дәү әниең, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Са­фиуллинаны белмәгән ке­ше юк. Син аның нинди сый­фатларын үзеңдә бул­дырыр идең?

- Ул — көчле холыклы шәхес. Мин, киресенчә, барысын да күңелемә якын алам. Дәү әни­нең менә шул ягын үземә алырга теләр идем. Кеше әйткән сүзгә игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк. Ә бәлки дәү әни читтән караганда гына көчледер, бәлки ул да кеше әйткән сүзләргә игътибар итә, күңеленә якын аладыр, ләкин ул аларны күрсәтми.

- Гаиләгездә берничек тә бозарга ярамый торган ка­гыйдәләр бармы?

- Бездә ислам дине, татар милләте кануннары бик көчле. Биш тапкыр булмаса да, көненә бер намаз укырга тырышам. Өйдә гел татарча сөйләшәбез. Вакытыбыз тыгыз булса да, бергә сөйләшеп утырырга, дебатлар корырга яратабыз.

- «Татар кызы — 2011», «Краса студенчества России» бәйгеләрендә җиңгән кеше син. Ширин, әйт әле, синеңчә, хатын-кыз матурлыгы нидән гыйбарәт?

- Хатын-кызның матурлыгы эчке дөньясында чагыла. Тыш­тан матур булсаң да, эчтәге яну-көюләрне барыбер яшереп булмый. Минемчә, кешенең эчке дөньясы нинди булуы олыгайгач күренә. Кайчакта җыерчыклы биткә дә сокланып карыйсың, аннан нур бөркелә. Матурлык конкурсында да тышкы матурлыкка гына ка­рыйлар дип уйламыйм. Ке­шедәге харизма, сәләт баш­каларны җәлеп итә. Минем бу конкурсларда катнашуым «Ширин, син бер урында таптанасың, алга бармыйсың, әйдә яңа әйбер уйлап табабыз!» дигәннән башлана, максатка ирешү өчен бу — бер баскыч кына.

- Бер юлы: «Мин көн саен төрле кеше булам», — дигән идең, бу үзгәрүең нидән бәй­ле?

- Минем холкым шундый. Мин уйларымны, проблемаларны төрле яктан карарга яратам. Шуңа күрә социология дә кы­зыксындыргандыр үземне. Төр­лечә фикер йөрткәндә, син үзең дә төрле кешегә әйләнәсең ул.

- Тормышта иң зур хыя­лың нинди?

- Минем хыялларым күп. Быел менә берсе тормышка ашты — парашют белән си­кердем. Тагын бер кечкенә чактагы хыялым бар — океанда коенасым килә. Инде быел анысы да Һиндстанга баргач тормышка ашыр дип уйлаган идем — булмады, Һинд­станның бөтенләй икенче ягына барып чыктык, ләкин мин моңа сөендем генә. Бөтен хыялларым тормышка ашса, максатсыз калырмын дип куркам. Һәр кешегә хас булганча, мин дә яраткан эшем, мәхәббәтле гаиләм булуын телим. Иҗатта да үз юлымны табасым килә.

Алисә САБИРОВА.

(“Шәһри Казан” газетасы).

«Бердәмлек».

Просмотров: 1325

Комментирование запрещено