Мансур Хәкимовның истәлегенә язылган шигыремне тәкъдим итәм

12000 елның 15 январенда Чечняда һәлак булган якташыбыз Мансур Хәкимовның батырлыгы тарихка кереп калды, минемчә. Ел саен шушы көнне аның туган ягында — Шенталы районының Денис авылында искә алу чаралары үткәрелә. Менә быел да мәктәп музеенда Мансурның тормышы һәм геройларча үлеме турында Нурсинә Хәмәтшина сөйләде.

Мансурның батырлыгы барыбызга да үрнәк булырлык: ул үзенә таба очып килүче гранатаны эләктереп ала һәм дошман ягына ташларга тели, тик өлгерми, граната аның кулында шартлый…

Батырлык темасы тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресендә дә дәвам итте. Гади авыл малае, яшел чирәм өстендә яланаяк йөгереп, су коенып, җиләк җыеп, печән чабып һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнеп үскән бала каян шул хәтле гайрәт алган, кем аңарда шундый батырлык тәрбияли алган? Ул бит гранатаны кире ташлап иптәшләренең тормышын саклап калырга теләгән, ә үзе һәлак булган…

Без якташыбызның батырлыгын бервакытта да онытмабыз, солдатка китүче һәр егетебезгә аның турында сөйләп торырбыз. Менә мәктәптә уздырылган спорт ярышларын да Мансурның якты истәлегенә багышладык. Аның әти-әнисе, үзе яшәгән урам Хәкимов исемен йөртә, ә мәктәп диварында аның истәлегенә эленгән мемориаль такта балкый.

Бүген “Самар татарлары” сайтын укучылар игътибарына аның истәлегенә язылган шигыремне тәкъдим итәм.

САГЫШ

Саубуллашу минутлары…

Күңелләр моңсулана.

Салкын карга кайнар яшьләр

Туктамый тама, тама…

Егерме яшь тулыр- тулмас

Керә җир куенына,

Сөйгәненең назлы кулы

Сарылган муенына.

Әниләре катып калган,

Ышанмый күзләренә.

Балакаен саклар иде

Яшереп йөрәгенә.

Язмыйча булдыра алмыйм,

Корбаннарның язмышын.

Улсыз калган әниләрнең,

Сөйгәннәрнең сагышын.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1773

2 комментариев

  1. Рөстәм Әнәсович, йөрәкне тетрәндерерлек язган шигырең өчен, улыбызның якты истәлеген саклап, аны искә алучы, безнең хәсрәтебезгә битараф калмаган Денис авылы укытучыларына һәм укучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Рәхмәт барыгызга да!

  2. Яхшы егет иде, авыр туфрагы җиңел булсын!