Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте 2016нчы елга эш планын төзи. Бу көннәрдә оешманың мөдире Фәрхәт Мәхмүтов җәмгыять каршында эшләп килүче яшьләр төркеме активистлары һәм «Мин-Ниса» хатын-кызлар клубы әгъзалары белән шушы хакта аралашты. Очрашуга шулай ук Самар өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Самарның “Розалина” татар кухнясы хуҗабикәсе Разия Әюпова да чакырылган иде.
“Туган тел” җәмгыяте каршында һәр якшәмбе көнне “Мин-Ниса” клубы эшләп килә. Аның җитәкчеләре Наилә Әбулганиева һәм Мәрбия Сафина асыл затларыбызны изге Коръәни-Кәрим, хәдисләребез, татар халык гореф-гадәтләренә таянып тәрбиялиләр. Бирегә 40лап кеше йөри. Алар арасында зыялы, югары белемле яшьләр, тәҗрибә туплап өлгергән хатын-кызлар бар.
- «Мин-Ниса” клубында ана телебездә мөселманнарны кызыксындырган темаларга вәгазьләр укыла, төрле дини сорауларга җаваплар бирелә, конкурслар, викториналар, мәҗлесләр, экскурсияләр уздырыла. Шулай ук биредә бары тик динне генә өйрәнмичә, татар халкының гореф-гадәтләрен дә үзләштерәләр.
Бала тәрбияләү, гаделлек, җәннәт-җәһәннәм турында һәм башка темаларга вәгазьләр сөйләүне үтенеп, без тирән гыйлем ияләренә, халык арасында зур абруй казанган, иманлы, ышанычлы хәзрәтләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Безнең оешмага йөрүчеләр аеруча Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның чыгышларын яратып тыңлыйлар.
«Әбием һәм оныгым» утырышлары, «Ана теле — йөрәк теле» дип аталган бәйгеләр аеруча кызыклы уза. Әлеге чараларны бергәләп зурлап үткәрергә була. Аларда «Туган тел» оешмасы яшьләре дә катнашса, без бик шат булыр идек, - дип сөйләде Наилә ханым Әбулганиева.
- Киләчәк буын кыйблабызны белсен иде, халкыбызның тарихын, мәдәният-сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап кала алсак иде. Шушы юнәлешләрдәге эшләрегездә мин дә ярдәмгә килермен. Яшьләребезне калфак, изү чигәргә өйрәтә алам, - диде Разия ханым Әюпова да.
«Туган тел» җәмгыяте әгъзасы Сәрия Маннанова ялгыз хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен танышу кичәләре үткәрергә теләвен белдерде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова да мондый очрашуларны уздыруда катнашырга әзер булуын әйтте.
Просмотров: 1477