Авылда кыш. Табигать тып-тын. Тирә-юнь ап-ак сихри матурлыкка күмелгән. Бу мохитка көтүләре белән җим эзләп очучы чыпчыклар чыркылдашуы гына бераз җанлылык өсти.
Авыл кешеләре көзге авыр эшләрдән арынып, терлекләрен кышлауга ябып, барысы да үз хуҗалыкларында гына кайнаша.
Камышлыдан кайтышлый Татар Әбдекие авылына да кереп, танышларым Рәис белән Гүзәл Рәҗәповларның хәлләрен белеп чыгарга булдым. Алар мине үзләренең терлек абзары янында каршы алдылар. Рәис мал-туарларга азык сала, асларын тирестән чистарта, ә Гүзәл ханым берничә аппаратны эшкә җигеп, сыерлар саву белән мәшгуль иде. Эшләре кызу булса да, минем белән сөйләшергә вакыт таптылар алар.
- Без үз җир кишәрлегебездә һәр елны язгы бодай, арпа, солы кебек бөртекле культуралар һәм терлекләр өчен күпьеллык үлән чәчеп үстерәбез. Шәхси хуҗалыгыбызда барлыгы егерме биш баш мөгезле эре терлегебез бар, — дип хуҗалыгы белән таныштыра башлады Рәис Шаһит улы.
- Сыерлардан савып алынган сөтне өебездән үк килеп алалар. Мин үзем дә моңа кадәр егерме елга якын авыл халкыннан сөт җыеп, дәүләткә тапшыру белән шөгыльләнгән идем. Ә хәзер бу эшне туктаттым, чөнки олагая барам бит инде. Ул елларда халыктан бер көнне җыеп алынган сөт күләме ике мең литрга кадәр җитә иде. Ә соңгы вакытларда, кызганыч ки, сыер асраучылар саны күпкә кимеде.
Авылыбызда мәктәп ябылганга да берничә ел үтеп китте инде. Ярый әле улларыбыз укып чыгарга өлгерделәр, хәзер үз көннәрен үзләре күрәләр.
Белмим, киләчәктә авылыбызны нинди язмыш көтәдер?! — дип борчылуын белдерде хуҗа. — Себердә эшләүче улыбыз Рамил авыл тормышын бик ярата. Бәлки, киләчәктә бирегә кайтып төпләнер дә әле. Шуның өчен йорт-җиребезне яхшылап корырга тырыштык инде.
- Улларыбыз Рәфыйк белән Рамил кече яшьтән үк эшләп үстеләр. Алар тракторга утырып, җир сукаларга да, чәчәргә дә, уңыш җыярга һәм, гомумән, башка авыл эшләренә дә сәләтлеләр.
Улларыбыз бүген читтә яшәсәләр дә, һәрвакыт кайтып, ярдәм итеп торалар, — дип иренең сүзенә Гүзәл ханым да кушылды.
Йортның бер почмагында казлар каңгылдашып алды.
- Бу казларыгыз сатугамы әллә? — дип сорап куйдым.
- Юк. Үзебез өчен дә үстерәбез, туганнарга күчтәнәч итеп тә бирәбез. Күптән түгел олы улыбыз Рәфыйк өйләнде. Каз ите аның туена да ярап куйды, — дип сөйләп китте хуҗабикә.
- Терлекчелекнең файдасы бармы соң?
- Аллаһыга шөкер, бернигә дә мохтаҗ түгелбез. Авыл җирендә терлек тә асрамасаң, җир эшкәртмәсәң, ничек итеп яшәргә кирәк?! Чөнки хәзер биредә башка бернинди эш калмады, — дип сөйләделәр ирле-хатынлы Рәҗәповлар.
Чынлап та, бу гаиләне аңлап була. Әгәр дә вакытында авыл кешеләре тырышлык күрсәткән булсалар, бәлки, биредә мәктәп тә ябылмаган булыр иде. Нинди зур үкенеч! Ни хәтле кеше үз авылларында эшләү, күпме сабыйлар үз авылларында укудан мәхрүм калды. Мәктәпне сагынып читтән кайтучы сыйныфташларга җыелышу урыны да калмаган бит.
Рәис әфәнденең сүзләренә караганда, авыл елдан-ел картая бара. Перспективалы шәһәр җиреннән мәктәбе дә булмаган, җирләре дә эшкәртелмәгән татар авылына яшьләр кайтып урнашыр дигән өмет бармы икән?
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1596
НЕТ КОНЕЧНО. МОЛОДЕЖЬ НЕ ВЕРНЕТСЯ В СЕЛО.