Казанда мәхәббәт кайнаррак / В Казани зафиксировали три демографических рекорда

e6008a3d7fea4c7e3b3368242a7b2734Россиядәге узган елгы демографик күрсәткечләрне карасаң, Казан яңа туган сабыйлар саны; гаиләгә икенче һәм өченче бәби алып кайту; туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк булу ягыннан берьюлы өч рекорд куйды.

– Узган ел Казанда 24 063 сабый дөньяга килде, аларның 12 261е малайлар, ә 11 802се кызлар. Уфада, Пермьдә, Самарада әлеге күрсәткеч 18 мең тирәсе, – дип хәбәр итте шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова кичә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Башкалада 2011 елда күпбалалы гаиләләр саны 3343 булса, хәзерге вакытта 6516. Биш йөзгә якын гаиләдә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Бочковлар 12 бала үстерә.

– 12 495 никах теркәлде. Бу аннан алдагы елгыдан 3 процентка азрак. Бүген 90 нчы елгылар гаилә кора, мәгълүм булганча, икътисади кризис кичерелгән ул елларда балалар туу сан ягыннан аз иде, – диде Гүзәл Габбасова, – 4678 гаилә таркалды. Гадәттәгечә, күбрәк гаилә стажы биш елга кадәрге гаиләләр аерылышты.

Казанда никахны теркәргә гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша электрон имза белән дә җибәрергә була. Мондый мөмкинлек тагын Мәскәү шәһәрендә генә бар. Казан районнарында күпфункцияле үзәкләр эшли башлады, аларда ЗАГС документлары эшләп бирелә. Узган ел 15 меңнән артык туу турындагы таныклык бала тудыру йортында ук тапшырылган.
– Бала туу төбәк тормы­шы дәрәҗәсен чагылдыручы лакмус кәгазе кебек, – дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. – Казанда инфраструктура үсештә, балалар бакчалары төзелде, социаль ипотека алымында торак төзелә, социаль программалар гамәлгә ашырыла, эш урыннары бар. Кеше киләсе көнгә ышана. Мәхәббәт ул доллар курсына бәйле түгел, без һәр туган балага шатбыз!

«Шәһри Казан».

* * *

Сразу три радостные цифры относительно рождаемости в Казани сообщили на «деловом понедельнике» в мэрии. В 2015 году в Казани в очередной раз зафиксировали рекордную рождаемость: на свет появилось 24063 новорожденных, из них 12 261 мальчик и 11 802 девочки, рассказала начальник управления ЗАГС Казани Гузель Габбасова. Это на 5% больше, чем в 2014 году.

Вторым демографическим рекордом стало превышение рождаемости над смертностью на 77,5 впервые за 20 лет. Количество зарегистрированных актов о смерти в Казани стабильно снижается с 2011 года. За пять лет (с 2010 по 2015) этот показатель упал на 12%. В 2015 году зарегистрировали 13 558 актов о смерти.

Кроме того, среди новорожденных впервые большую долю занимают вторые и последующие дети (более 53%). В прошлом году в Казани родилась 251 пара двойняшек. В одной семье появилась тройня.

Почти на треть увеличилось количество многодетных семей – с 4881 до 6516.

Прогнозы на 2016 год, по словам мэра Ильсура Метшина сделать сложно — в брак вступили дети, рожденные в 1987-1990 годах. Как известно, этот период характеризуется спадом рождаемости. «Надеюсь, показатели сильно не просядут», — заявил градоначальник.

kazan.aif.ru

Просмотров: 1004

Комментирование запрещено