Тормышыбызның бизәге ул

Рузалия Шәкүрова.

Рузалия Шәкүрова.

Бу дөньяда Һәркем өчен иң кадерле, изге зат — әнидер, мөгаен. Ул баланың якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче дә.

- Апам Румия белән күптән үз гаиләләребез белән яшәсәк тә, әниебез һаман да безнең өчен борчыла әле. Ул — иң якын дустыбыз, сердәшчебез, — дип сөйли әнисе Рузалия Шәкүрова турында Әлфия Рәхмәтуллина. — Әни безне күз карашыбыздан аңлый, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә.

Рузалия ханым тумышы белән Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан. Мәк­тәпне тәмамлагач, Куйбы­шев­ның (бүгенге Самара) 35 санлы техникумына маляр-штукатур һөнәренә укырга керә. Кулына диплом алганнан соң, кыз үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Төзелештә җиңел булмый, әлбәттә: зарарлы буяу исе, авыр чиләкләр күтәреп йөрүләр, кышкы салкыннарда яңа төзелгән, ягылмаган биналарны буяу кебек авыр эшләрне башкарырга туры килә. Штукатурлар җитешмәгәндә аларның эшенә дә алына ул. Анда үз кыенлык­лары: цементны кул белән бутарга, йөзләп килограмм штукатурканы стенага сыларга туры килә. Тик Рузалия бер эштән дә курыкмый, җиң сызганып эшли. Хезмәт ярышларында да алдынгылар рәтендә була ул, күп мәртәбәләр Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнә. Кызның тырышлыгын күреп, җитәкчеләр аны бригадир итеп куялар. Практикага килгән яшьләр дә Рузалия үрнәгендә үз эшләрен яратып, чын ләззәт алып эшләргә өйрәнәләр.

Бу уңган, чибәр кызга күп егетләр сүз кушып йөрсә дә, ул үзенә гомерлек яр итеп Теп­лый Стан егете Минәхмәт Шәкүровны сайлый. Алар матур гына гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы кызлары Румия белән Әлфия туа.

- Дөнья булгач, төрле хәл була, әлбәттә. Савыт-саба да шалтырамый тормый. Әмма әти белән әни, сүзгә-сүз килсәләр дә, тизрәк дуслашу ягын карыйлар иде. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, яратып бик матур гомер кичерделәр, безгә үрнәк гаиләнең нинди булырга тиешлеген, яшәү ямен өйрәттеләр, — дип сөйли Румия. — Тик аларга бергә картаерга гына насыйп булмады — әтиебез 12 ел элек бакыйлыкка күчте.

Бу кайгылы көннәрдә Руза­лиягә туганнары, балалары терәк була. Яраткан эше дә яраларны төзәтергә ярдәм ит­кәндер, мөгаен. Ул әле дә үз һөнәре буенча эшли. Кыз­ларының: “Син бит инде лаек­лы ялда, өйдә ял ит!”, — дигән сүзләренә: “Эшсез чирли башлыйм”, — дип җавап кайтара. Балалары, оныкларына да вакыт таба ул, хәл белергә килгән кызларын, кияүләрен, оныклары Дания белән Сафияне үзе пешергән тәм-томнар белән сыйламый җибәрми.

- Әниебез өлешенә күп авырлыклар төшсә дә, ул киң күңелле булып калды, безгә бары тик шатлык кына өләшеп яши. Аның бер елмаюы да тормышыбызны матур төсмерләргә күмә, — диләр кызлары.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1652

Комментирование запрещено