Юбилеең белән котлап, Галимә апа,
Сиңа шигырь язабыз.
Сәламәтлек, шатлык, бәхет теләп,
Сине зурлап калабыз!
25 январьдә Камышлы авылында яшәүче хезмәт ветераны, икенче группа инвалиды, сугыш чоры баласы булган Галимә Әхмәтҗан кызы Әхмәтшинага 75 яшь тула. Форсаттан файдаланып, без аны шушы олы юбилее белән тәбрик итәбез!
Галимә апа Әхмәтшина Камышлы районының Бозбаш авылындагы гади генә бер гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән нужа күреп, ачлык-ялангачлыкта, ятимлектә үсә ул.
Атасы Әхмәтҗан фронтка китеп, балаларын ятим калдырып, сугыш кырында һәлак була. Әнисе биш бала белән тол кала, сабыйларын кырда башак җыеп, туң бәрәнге пешереп ашата. Бер-бер артлы Галимәнең апа-абыйлары үлеп китә, кыз белән әни икәү генә калалар.
Салкынлыгы тешне камаштырырлык чишмәләре, бөдрә каенлы, төз наратлы урманнары арасында үскәнгәме, Галимә бик моңлы, сагышлы, бик күп талантларга ия булып җитлегә. Әнисеннән матур итеп чигү чигәргә өйрәнә, оста итеп токмачлар җәеп кисә, оекбашлар бәйли, матур итеп җырлый, шигырьләр яза ул.
Уңган һәм сылу кыз кияүгә чыга, бер-бер артлы өч малай таба. Кызганычка, ананың үзәген өзеп, йөрәк пәрасы — бер улы фаҗигәле рәвештә суга батып үлә. Әмма Галимә сыгылмый-сынмый, гомер буе эшләп, баларын үстереп, лаеклы ялга чага.
Хәзерге вакытта пенсиядә булса да, Галимә апа бер дә эшләмичә тик ятмый: күз нурларын кушып, тылсымлы һәм кабатланмас бизәкләр төшерелгән мендәр тышлары, кулъяулыклар чигә, оекбашлар бәйләп сата, мал-туар асрый, бакчасында яшелчәләр үстерә, оста иттереп бавырсаклар, кош телләре пешерә, бәйрәм сәхнәләрендә матур итеп җырлый, бөтен йөрәгендән ургып, ташып чыккан хисләрен, хәсрәт-моңнарын, туган ягына булган мөхәббәтен биреп, искиткеч матур шигъри юллар иҗат итә.
Үзе ачлык-ялангачлыкта үскәнгәме, Галимә апа бик мул куллы, киң күңелле кеше. Ул ел саен корбан чалып, ярты авылны чакырып, мул мәҗлесләр уздыра. Казан артислары килсә, бүләккә бавырсакларын пешереп, аларны каршы алырга ашыга. Мәчеттәге дини дәресләрне дә калдырмый, гыйбадәт йорты оештырган экскурсияләрдә дә катнаша, Казан, Болгар, Уфа шәһәрләренә барып кайтты.
Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Галимә апа — бик актив катнашучы һәм ял итүче. Ул барысына да үзенең язган шигырьләрен, моңлы җырларын бүләк итә, һәммәсен тәмле бавырсаклары, кош телләре белән сыйлый.
Бүгенге көндә Галимә апаның ике оныгы үсеп килә. Үзе әлегәчә өйләнмәгән улы белән яши, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар.
Һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын, Галимә апа. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гыйбадәтле гомер телибез.
Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре исеменнән Рушания ДИНДАРОВА.
КОНТЕКСТ:
Уңган-булган Галимә апаның кулларыннан гөлләр тама
Просмотров: 1510
Т. Галя , молодец !