
“Кызыксындыру” бүләген Әлфия Яруллинага өлкә губернаторы Николай Меркушкин тапшыра.
“Губернаның алтын каләме” дип аталган Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы үткәрә торган бәйге быел ундүртенче тапкыр үзенең җиңүчеләрен атады инде. Ә менә өлкә губернаторының Журналистлар конкурсы дүртенче мәртәбә генә үткәрелде әле.
2016 елгы бәйге аеруча мәртәбәле һәм зур булды. Анда катнашырга 395 журналист теләк белдергән иде. Бу үзенә күрә бер рекорд куелды дияргә дә ярыйдыр. “Бердәмлек” татар газетасы да авыл хуҗалыгы номинациясе буенча үзенең хәбәрчесен бәйгедә катнашырга җибәргән иде. Тик бу юлы безгә 2014 елдагыча (ул чакта газетабызның хәбәрчесе Эльмира Варфоломеевага (Шәвәлиева) “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә бүләге бирелгән иде) бәхет елмаймады. Күрәсең, без уйлаганча “Бердәмлек” бу юлы да мондый бүләккә лаек булса да, конкурсантлар күп булу сәбәпле, ул аңа тәтемәде.
Күбрәк өлкә губернаторы төркеменә кергән мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре бүләкләргә лаек дип табылдылар. Зур кошлар зур очышларга да ия булалар шул алар.

“Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм “Самара дәүләт телерадиокомпаниясе” (ГТРК) журналисты Антонина Введинская бәйрәм тантанасында.
Ә “Бердәмлек”кә биреләчәк бүләкләр әле алда, күрәсең. Шуңа өметләнеп яшик. Иң мөһиме, безне укучыларыбыз үз итсен, яратсын. Шуннан да зуррак бүләк булырга да мөмкин түгел.
Шунысы куанычлы: бүләкләнүчеләр арасында бу юлы да милләттәшләребез бар иде. Мәсәлән, “Телевидениедә хәбәрләр программасын алып баручы” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге диплом “Вести-Самара” программасының шеф-редакторы Венера Рамазановага бирелде. Шәһәрдә туып үскән бу кыз балага әнисе туган Ульян өлкәсендәге Иске Тимошкино авылында татар мохите белән җәйге каникуллар вакытында гына очрашырга туры килсә дә, ул барыбер һәрвакыт үзен татар итеп саный. Шуңа өлкә губернаторы Николай Меркушкин кулыннан бүләк алучылар арасында Венера ханымның да булуы безнең өчен аеруча мөһим.
Ә икенче милләттәшебез Әлфия Яруллина (ул Тольяттида нәшер ителүче “Спортивное обозрение” газетасы хәбәрчесе) “Губерния спортивная” номинациясендә “Кызыксындыру” бүләгенә лаек булды. Әлфия туташ бу басмада күп спорт вакыйгалары белән беррәттән Тольятти татарларының спорт тормышын да яктыртып бара. Мәсәлән, аның бу шәһәрдә ел саен үткәрелеп килгән Сабан туе бәйрәмнәренә багышланган язмалары да истә калырлык. Киләчәктә ул тагын да зуррак бүләкләргә ия булыр, дигән өметтә калабыз.
Быел “Губернаның алтын каләме” “Волжская коммуна” газетасының публицистика бүлеге репортеры Сергей Рязановка, “Терра” телерадиокомпаниясенең радио челтәре баш редакторы Ян Налимовка, “Другой город” интернет-журналы хәбәрчесе Анастасия Кнорга тапшырылды. “Ел дебюты” номинациясендә “Алтын каләм”не “Самарские известия” газетасының яшь журналисты Мария Шестерикова алды.
Журналистларга шактый зур күләмдә акчалата бүләкләр дә бирү өлкәбезнең массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен югары бәяләү, әлбәттә. Киләчәктә бу шулай дәвам итсен иде.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
КОНТЕКСТ:
Николай Меркушкин наградил лучших журналистов региона
Просмотров: 1661