Бу язманы үзегез укып, кызларыгызга һәм улларыгызга укытыгыз, авыл муллаларына ирештерегез.
«Бер-берсен сөйгән егет белән кыз өчен иң хәерлесе ул – никах».
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.).
Соңгы елларда миңа күп районнарда булырга һәм күп кенә яшьләрне никах белән кавыштырырга туры килде. Никахтан соң кешеләр: «Хәзрәт, болай укыган никахта булган юк иде әле», – дип рәхмәтләрен әйттеләр. Чөнки мин, гадәттәгечә, никахның бөтен шартлары, мөһимлеге һәм абруе турында тәфсилләп сөйләгәннән соң гына яшьләргә никах укыйм. Кешеләр тыңлагач, никахның нинди мөһим әйбер икәнен аңлап, аларның гаилә тормышына карашлары үзгәрә, хәтта мәҗлестә булган олы яшьтәге кешеләр дә: «Моңарчы белми яшәгәнбез икән», – дип әйтеп куйгалыйлар. Шулай ук катнаш никахтан туган балалар күп очрый башлады. Ислам динендә булмаган ирләргә кияүгә чыккан татар кызлары бигрәк артып китте. Шул сәбәпле, халкыбызга никахның нәрсә икәнен һәм нинди шартлары бар икәнен җиткерергә булдым.
Иң яхшысы: яшьләр белән никах көненә бер-ике атна кала никах, аның шартлары һәм асылы турында очрашып сөйләшү уздырырга кирәк. Әлеге әңгәмә яшьләргә уйланырга, ниятләрен дөресләргә һәм бу адымга җитдирәк карарга мөмкинлек бирә.
Безнең якларда никах, гадәттә, кыз ягында була, чөнки кияү егете, кыз ягына килеп, кызның ата-анасыннан сорап, никах укытып, кызны үз өенә алып кайтып китә.
Никах нәрсә ул: гореф-гадәтме, йоламы? Ул – канун; Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган закон. Аллаһның әлеге канунын үтәү кыз баланың намусын саклый, чөнки ул ата-ана рөхсәте белән кияүгә чыга, никахтан туган балалар алып кайта. Ата-ананың хакы үтәлә. Никахның беренче мәгънәсе өйләнешү булса, икенчесе – җенси якынлык кылуга рөхсәт бирү. Никах уку ачыктан-ачык (яшерен рәвештә түгел) эшләнелә, аңа шаһитлар чакырыла, аны укыганнан соң бу турыда күрше-тирәгә, танышларга игълан ителә.
Беренче шарт: кызның мөселман вәлие (опекуны) булырга тиеш, кыз өчен җаваплы кеше, гадәттә, әти була, әти булмаса, бертуган абыйсы йә әтисенең бертуган абыйсы, бабасы һәм шулай бара инде, әгәр дә бер кеше дә юк икән, мулла була, ягъни кызны кемдер кияүгә бирергә тиеш.
Икенче шарт: кияү кеше мөселман булырга тиеш. Мөселман кызын башка дин кешесенә кияүгә бирү катгый рәвештә Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыела. Ни өчен? Чөнки гаиләдә ир баш була һәм ул имансыз булса, гаиләне көферлеккә тарта, балаларны имансыз итә. Мөселман хатын-кызына мөселман булмаган ир-ат белән гаилә корып җенси мөнәсәбәткә кереп яшәү ХӘРАМ була. Көфер кеше Аллаһны, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне, Коръәнне танымый, намаз укымый, мәчеткә бармый. Мөселман хатын-кызы йә мөселман ир-аты башка дин кешесе белән ничек яшәргә җыена?! Күз алдына китерә торган түгел. Кешеләр моның нинди зур һәлакәт икәнен аңламыйлар. Алар карыйлар: үзе матур, чәче сары, сыны зифа. Ул миңа ошый, ди. Тәмле, ди. Әйе, яшь чакта, туйга кадәр. Яши башлагач ничек? Ә олыгайгач? Балалар кем һәм нинди була? Берсендә никах укырга чакырдылар: кыз – марҗа, егет – татар малае. Якыннары ике якка тезелешеп утырганнар. Никах укырга кушалар. Минем укыйсым килми. Әгәр дә ул христианка (ягъни зина кылып, бозыклык эшләп йөрми торган) булса һәм үз динен тотса, никах укырга рөхсәт ителә. Ләкин балаларын җиде яшьтән соң ир кеше тәрбияләргә тиеш була. Бу бик катлаулы. Аларга никах укымасам, алар зина кылып яшәячәкләр. Мин кызга Аллаһ ризалыгы өчен, ирең белән җәннәткә керү өчен Ислам динен кабул ит дигән тәкъдим ясадым. Мөселман булсаң, никах укыйбыз, дидем. Кыз, риза булып, Ислам динен кабул итте һәм аларга никах укылды. Әмма дә ләкин әгәр дә христиан егете, мөселман кызын миңа кияүгә бирегез әле, мин ислам кабул итәм, дип сораса, берничек тә бирергә ярамый. Чөнки бу – ялган һәм хәйләкәр ысул белән чиста тәрбияле татар мөселман кызын үзенеке итү өчен генә әйтелә торган сүзләр. Бер үк ризалашмагыз. Әгәр дә урыс егете ислам кабул итеп, намазлар укып, чын мөселман булган икән һәм мәчеттә сезнең кызыгызны күреп бер-берсен ошатканнар икән, бу очракта кызны кияүгә бирергә рөхсәт ителә. Шулай да үз милләтеңнән булган мөселман кешесенә кияүгә бирү иң хәерлесе.
Бервакыт миңа бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның сөйләве буенча, ул христиан егетенә кияүгә чыга. Туйга кадәр ир буласы кеше, бала туса, мөселман булачак, дип әйтә. Бала туганнан соң, аның фикере үзгәрә: баланы чукындырабыз, дип әйтә икән. Бу ханым, кайгыга батып: «Миңа нәрсә эшләргә?» – дигән сорау бирде. Мин аңа җавап бирдем: «Сеңлем, кияүгә чыкканчы уйларга иде. Хәзер инде сиңа бер генә юл кала, бу кеше белән аерылышып, мөселман кешесенә кияүгә чыгарга һәм балаңны мөселман итеп үстерергә». Ул ханым бик авыр кичерешләр кичергәндер. Тормышта мондый мисаллар күп. Марҗа хатыннары, иренә әйтеп-нитеп тормыйча, баласын чукындырып та куя. Иң хәерлесе – мөселман кешесе үз тиңен үз диненнән тапсын. Мөселман әтинең үз кызын башка дин кешесенә бирергә хакы юк. Ничек син Аллаһ кушмаган кешегә кызыңны бирә аласың? Берничек тә ярамый! Мондый хәлгә төшмәс өчен, балаларга кечкенәдән кем белән кавышырга икәнен аңлатырга кирәк.
Өченче шарт: кызга мәһәр бирү. Ир кеше кызга бүләк бирә. Диндә калым дигән әйбер юк. Кыз кеше калым бирми. Ни өчен иргә бирелми? Чөнки кияү егете болай да хатын ала. Ул: «Алдым», – дип әйтә. Гаделлек булсын өчен, кызга да нәрсә дә булса бирергә кирәк, ди Аллаһы Тәгалә. Кыз нәрсә сорый, шуны бирергә кирәк. Мәһәрнең күләме түбәнрәк, очсызрак булса, шуның кадәр бәракәтлерәк никах, ди Пәйгамбәребез. Мәсәлән, балдак, күлмәк, телефон, алка, беләзек һ.б. Бер тапкыр мин укыган никахта кыз мәһәргә фатир сорады, тик кияү егете фатир бирә алмады. Соңрак аерылыштылар… Аерылышкан очракта, мәһәр кызда кала. Йокларга өлгермәгән булсалар, ул егеткә кире кайтарыла.
Дүртенче шарт – шаһитлар булу, ким дигәндә, ике ир. Шаһитлар нигә кирәк? Әлеге парлар турында яман сүз таралса (никахсыз зина кылып йөриләр дип халык сөйләсә), шаһитлар: «Мин никахта булдым, аларга никах укылды», – дип, әлеге яман сүзне инкарь итәргә, яшь парның намусын якларга тиеш булалар. Миңа, берничә тапкыр: «Хәзрәт, безгә никах укып ал әле», – дип мөрәҗәгать иткәннәре бар. Мин алардан: «Кызның әтисе бармы? Ул ризамы?» – дип сорагач, аларның ата-ана ризалыгыннан башка гына никах укытырга теләгәннәре ачыкланды. Мин аларга аңлаттым: «Үзегезнең кызыгызны 18-20 яшькә кадәр күпме көч куеп үстергәннән соң, ниндидер бер кеше килеп, синнән сорамыйча, алып китсә, сиңа ошар идеме?» – дигәч, бу «яшерен» никахчылар уйга калдылар һәм мондый канунсыз никахтан баш тарттылар, Аллаһка шөкер. Шулай булгач, качып-посып, атасыннан сорамыйча, никах укылмый. Бу никах никахка саналмый. Шулай ук кыз урлау да юк. Ислам динендә бу зур гөнаһ була. Бу урлау караклык, дип атала. Шайтан гамәле.
Бишенче шарт – егет кыздан түбән дәрәҗәдә булмаска тиеш. Хатын-кыз гыйлемле дә, сәламәт тә, матур да, бай да, мәшһүр дә булса, гаиләдә ул өстен була, дисгармония барлыкка килә. Гаиләдә ир баш булырга тиеш.
Никахның тагын бер шарты: кыз егеткә кияүгә чыгарга риза булырга тиеш. Кызны көчләп кияүгә бирергә ярамый. Элек коммунизм режимы вакытында күрсәткән фильмнарда, имештер, кызны көчләп, яратмаган кешесенә кияүгә бирәләр һ.б. Болар барысы да ялган һәм Ислам динен пычратып күрсәтү иде. Кияүгә кыз үзе теләп чыгарга тиеш. Бу шартларны никах укучы хәзрәт аңлатканнан соң, шушы шартлар тулысы белән үтәлсә, егет кызны атасыннан сорый: «Мин фәлән улы фәлән сездән (кызның әтисеннән йә вәлиеннән) сезнең кызыгыз фәлән кызы фәләнне миңа хатынлыкка бирүегезне сорыйм». Кызның әтисе: «Кызым, син фәлән улы фәләнгә хатынлыкка чыгарга ризамы?». Кыз риза булса: «Әйе», – ди, теләмәсә: «Юк», – ди йә бер сүз дә әйтми. «Әйе», – дип әйтсә йә оялып бер сүз дә әйтмәсә, ризалык биргән була. Шуннан соң әтисе: «Мин фәлән улы фәлән кызым фәлән фәләнне фәлән улы фәләнгә хатынлыкка бирдем», – дип әйтә. Егет: «Мин фәлән улы фәлән сезнең кызыгызны хатынлыкка алдым», – ди. Кызны әтисе биргәндә һәм кияү хатынлыкка алганда узган вакытта – «Бирдем», «Алдым» дип әйтелергә тиеш. Шулай итеп, кыз кияүгә чыккан булып санала. Һәм хәзрәт кияү белән киленгә шушы мизгелдән соң аларның нинди вазифалары һәм бурычлары бар икәнен тагын бер кат сөйләп китә. Шуннан соң дога кылына, бәйрәм ителә, котлап бүләкләр таратыла, кунакларга сый-хөрмәт күрсәтелә.
Шушы язманы язып бетергән вакытта бер танышым шалтыратты. Туганнарының кызлары бер урыс егетенә кияүгә чыгарга җыена. Әнисе бу хәлдән авырый башлаган. Миннән киңәш сорадылар. Берничек тә ризалык бирергә ярамый. Бу гаилә өчен, ата-ана өчен, кызның үзе өчен, туачак балалар өчен фаҗига булачак. Мөхтәрәм дин кардәшләребез, милләттәшләр, Аллаһы Тәгалә кушкан рәвештә балаларыбызны тәрбиялик һәм, дөрес итеп, кызларыбызны һәм улларыбызны тиешле кешеләргә кияүгә бирик һәм өйләндерик.
Бу язма газетада басылып чыкканнан соң, үзегез укып, кызларыгызга һәм улларыгызга укытыгыз һәм авыл муллаларына да бу мәкаләне ирештерсәгез иде. Никах буенча сорауларыгыз булса, 8-9063-24-74-83 телефон номерына шалтырата аласыз.
Гомәр хәзрәт БАТЫРША, Бөтентатар милли хәрәкәте имамы.
«Безнең гәҗит».
Просмотров: 1688
кызганысна каршы, Тольяттидэ хэзэр узгэрмэгэн тенденциясе атлап бара: куп татар кызлар урыс егетке киягэ чыга… необратимый процесс…