«Сабыйларга дөньяга аваз салырга булышасым килә…»

3XSjTjNipJQ

Вованы Яңа Ярмәк авылы кешеләре – Асия һәм Рафаил Вәлиевлар тәрбиягә алып үстерделәр.

Бүген, 25 январьдә, Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә

Бүген студентлар ничек яшиләр, киләчәккә нинди планнар коралар? Бу турыда без Самар дәүләт медицина университеты студенты Вова Махнутин белән сөйләштек.


- Вова, ничек медицина университеты студенты булып киттең?

- Балачактан табиб булырга хыяллана идем, шуңа да мәктәпне тәмамлаганнан соң, документларымны бу уку йортына тапшырдым.

- Анда укырга керергә бик җиңел түгел, диләр бит.

- Дөресен генә әйткәндә, бюджет урыннарга өмет багладым. Ятим бала буларак (бик иртә ата-анасыз калып, ятимнәр йортында тәрбияләнгән Вованы Яңа Ярмәк авылы кешеләре – Асия һәм Рафаил Вәлиевлар тәрбиягә алып үстерделәр) уку йортына бушлай керү өчен льготам барын белсәм дә, аның белән куллана алуыма бик ышанып бетми идем. Шуңа да бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы гына тапшырып, күп баллар җыярга тырыштым. Ул елны медицина университетына льгота буенча укырга керү өчен өч фәннән 50 балл җыярга кирәк булса, минем барлыгы 224 иде. Шуңа мин инде конкурссыз гына үттем.

- Укырга авырдыр инде?

- Әлбәттә, җиңел түгел. Шулай да, экзаменнарны, зачетларны вакытында биреп барырга тырышам.

- Киләчәктә нинди табиб буласың килә?

- Әлегә белмим. Мин өченче курста гына, профильны сайламадым. Мине заманча диагностика ысуллары да кызыксындыра, онколог та буласым килә. Бәлки бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып, сабыйларга дөньяга аваз салырга булышырмын.

- Авылга кайткан яшь медицина белгеченә дәүләт миллион сум акча бирә, син моның белән файдаланырга теләмисеңме? Бәлки, Яңа Ярмәккә кайтып эшләрсең?

- Яңа Ярмәк минем өчен туган авыл кебек инде. Татарча да бик әйбәт сөйләшәм, милли гореф-гадәтләрне дә үз итәм. Авылга кайтып, әти-әнинең (Вова Рафаил абый белән Асия апага: “Әти-әни”, — дип мөрәҗәгать итә) хәлен белеп торам. Анда минем дусларым да күп яши. Шулай да, алты ел укып, авылда гомуми практика табибы булып хезмәт итәсем килми, теләгем — шәһәр хастәханәсендә эшләү. Биредә заманча медицина җиһазлары, карьера буенча үсү мөмкинлеге бар.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Вова. Сине чын күңелдән Студентлар көне белән котлыйбыз! Укуыңда һәм тормышыңда уңышлар телибез!

 

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

samtatnews.ru

Просмотров: 1546

Комментирование запрещено