Без уң як күршебез Маһикамал әби белән туганнардай аралашып, гөрләшеп яшәдек. Аның оныгы Фәнүзә белән дә, миннән өч яшкә олырак булса да, без бик дус идек.
Балачактан бергә уйнап, бакча артыбыздагы инештә су коенып үстек. Таллар арасына качып, инәкәйләрдән сорамыйча алган ситсылардан үзебезгә кирәк-ярак теккән чаклар да бүгенгедәй истә әле. Үсә төшкәч, икебез дә колхоз фермасында сыер савучы булып эшли башладык, кич утыруларга да бергә йөри идек.
Аннан Фәнүзә Куйбышев шәһәренә китеп эшкә урнашты. Соңрак бер әрмән егетенә тормышка да чыкты. Тик аларга озак бергә яшәргә насыйп булмый – ире төнге сменадан эштән кайтканда, адашып туңып үлә. Иптәш кызым улы Рөстәм белән ялгыз калды.
Бераздан аның кабат кияүгә чыгуын, кызы Гөлнара тууы турында ишетеп, Фәнүзә өчен чын күңелдән куандым. Тик язмыш кына бичара хатынны кызганмый, аңа сынау артыннан сынау биреп тора. Ул кабат тол кала.
Күптән түгел Маһикамал әбинең кызы Минҗәүһәр апа бакыйлыкка күчте. Аны соңгы юлга озатырга бертуганының кызы Фәнүзә дустым да кайткан иде. Без озак кына сөйләшеп утырдык. Ике баласының да башлы-күзле булуын ишетеп, куандым. Малае гаиләсе белән Пензада яши, кызы да тормышта, ике баласы үсеп килә икән.
- Ике бүлмәле фатирымны сатып, Гөлнарага бер бүлмәлене, үземә Баулыдан кечкенә өй сатып алдым, — дип сөйләде Фәнүзә. Үзе дә, хатыны бакыйлыкка күчкән, бер иргә кияүгә чыккан икән. Мин: “Аллаһыга шөкер, дустымның дөньясы түгәрәк, картлыгын тынычлап каршы алыр”, — дип куанып, аны тыңлап утырдым. Тик шатлыгым иртәрәк булган.
- Күптән түгел инсульт кичердем, озак авырып яттым. Башымда да яман шеш таптылар. Казанга барып, табибларга күренгән идем: “Соңга калгансыз, булыша алмыйбыз, апа”, — дип борып кайтарып җибәрделәр, — дип дәвам итте сүзен иптәш кызым.
Аңа берничек тә ярдәм итә алмавыма җаным сызлады. Ә ул елый-елый сөйләде дә сөйләде. Әле үз аякларында йөреп торганда ире булыша, “Түшәккә яткач, кемгә кирәгем калыр икән? Балаларны да интектерәсем килми”, — дип өзгәләнде ул.
Фәнүзә миңа читлектәге яраланган кошны хәтерләтте. Авылыбыздан да, туганнарыннан да ерак яши, сөйләшеп, эчен бушатыр кешесе дә юк бичаракайның. Ирен дә жәлләп куйдым. “Картлык көнемдә ялгызым булмам”, — дип Фәнүзә белән кушылган булгандыр инде.
Иптәш кызым белән бу сөйләшүебезне һич оныта алмыйм, Ходайдан: “Соңгы очрашуыбыз булмасын, тагын күрешеп сөйләшергә язсын иде”, — дип телим. Әле оныкларны сөясе, аларны аякка бастырышасы да бар бит. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә күпме гомер кичерергә язылганын белмибез шул. Беребез дә үзебез теләп дөньяга аваз салмый, үзебез теләгән яшькә кадәр дә яши алмый. Юкка гына “Язмыштан узмыш юк”, — дип әйтмидер халык. Ә бит яшисе дә яшисе генә килә әле…
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1466