Без, самаралылар, Татарстанның күрше Нурлат районы, аның кешеләре белән гел бәйләнештә булып, еш кына очрашып торабыз. Гомеренең күп өлешен Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында үткәргән күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның шушы төбәкнең Әхмәт авылында туып, аннан берничә ел Биккол авылы мәктәбендә укуы да шулай ук ике араны якынайтуга ярдәм итәдер, мөгаен.
Күптән түгел генә нәшер ителгән “Нурлат җиренең күренекле кешеләре” дип аталган китапта йөзләгән исемнәр арасында Гакыйль Сәгыйров турындагы мәгълүматлар белән беррәттән биредә яшәгән Диндаровлар гаиләсенә — нәселенә кагылышлылары да бар.
Гаилә башлыгы Хәйдәргали Галимдар улы Диндаров тумышы буенча Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән булса да, язмышы аны Нурлат төбәгенә китерә һәм ул 1973 елда 64 яшендә вафат булганына кадәр биредә яши, район авыллары мәктәпләрендә укытучы, уку-укыту эшләре бүлеге мөдире, директор булып эшли. Гомеренең соңгы елларына кадәр Хәйдәргали ага хатыны Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы Нуруллинаның туган авылы Бикколда яшәп, шунда аларның икесе дә, пенсиягә чыкканчы, мәктәптә балаларга белем бирә. Гыйззелбәнат апаның әле Гакыйль Сәгыйровны да укытуы турында әйтеп үтәргә кирәктер.
Китапның исемлегенә Диндаровларның ике уллары — Илдус белән Ирек тә кертелгән. Аларның икесе дә журналист һөнәрен сайлаган.
Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, Ирек Диндаров район газетасында хәбәрче, аннан Чаллы шәһәр радиосы редакциясенең баш мөхәррире булып эшли. Татарстан Журналистлары берлеге һәм Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, берничә китап авторы. Тик аның гомере генә кыска була. Ул 1999 елда 45 яшендә вакытсыз вафат була.
Илдус Диндаров та бик тә талантлы татар журналистларының һәм язучыларының берсе — район газетасында хәбәрче дә, баш мөхәррир урынбасары да, баш мөхәррир дә булып эшли. Ә инде 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр ул “Ватаным Татарстан” республика газетасының Нурлат – Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе. “Гомер фасыллары”, “Күңел яктысы”, “Җәй кайда кышлый”, “Язмышлар балкышы”, “Бикколым” һәм башка исемле шигырь, хикәя җыентыклары һәм тарихи-документаль китаплар авторы.
Илдус Диндаров Гакыйль Сәгыйровның тормышы, иҗаты турында иң күп язучы журналистларның берсе икәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк.
Илдусның улы Айваз да әдәбият һәм фән юлыннан киткән. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, ул аспирантурада укып, тарих буенча кандидатлык диссертациясен яклый, аннан югары уку йортларында тарих укытучысы, фәнни хезмәткәр, аннан соң “Яңа гасыр” телерадикомпаниясендә, “Известия Татарстана” газетасында бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә хәзер “Акчарлак” нәшриятының үсеш буенча директоры.
Менә шундый алар Нурлат төбәгендә туып, биредә тамыр җәйгән Диндаровлар нәселе вәкилләре.
Мин Илдус Хәйдәргали улы Диндаров белән Бикколда Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлы турындагы яңа китапны тәкъдим итү кичәсендә очрашып, аның уй-фикерләре белән кызыксындым.
Ул үзенең “Ватаным Татарстан”да әле быел көзен генә басылып чыккан “Тамырлар” дип аталган гыйбрәтле язмасын “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итте. Без бүген ул язма белән рәхәтләнеп “бердәмлек”леләрне дә таныштырырга булдык. Илдус әйткәнчә, кайда гына яшәсәк тә, тамырларыбызның коруына юл куймасак иде.
Рәфгать Әһлиуллин,
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
Авылымдагы туган нигезне туздырып ташладылар… Дөресрәге, нигезе-ниргәсе үз урынында калды, ә менә балачак бишеге — газиз йортны бүрәнәсен бүрәнәгә сүтеп алдылар.
…Әниебез үлгәннән соң, җыен кыек куллы карак-угры, исерек-сәрхуш һич тынгы бирмәде караучысыз калган йортыбызга. Башта әлүмин эзләп, астын-өскә китерделәр. Аннары тәрәзәләрен ватып, түшәм такталарына хәтле каерып, үзләренә ташыдылар, караваттагы чиста урын-җирне пычраттылар. Затлырак әйбер, кием-салым, савыт-саба юкка чыкты. Үзем атна саен диярлек кайтып йөргәч, өебездә кемнәрнеңдер әшәке таратып, шешә, тәмәке төпчекләре белән нәҗесләвен күреп, җан әрнүен сөйләп аңлатырлык түгел. Тукта әле, бу бит үзебезнең әти-әниләрне, алардан да өлкәнрәк буыннарны укыткан, тәүге хәреф танырга өйрәткән абруйлы педагоглар Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы белән Хәйдәргали Галимдар улы Диндаровлар яшәгән йорт ләбаса, тимик аларның истәлегенә дип тормаган инде явыз адәмнәр. Авыл ядкәрен аямадылар… Хәер, бер безнеке генәмени шундый вәхшилеккә дучар ителгән хуҗасыз, аулак йорт-каралты?! Кәеф-сафа коручы мәлгуньнәрнең, ут-күз төшереп, безгә генә түгел, бөтен авылга зыян-зәвер салуы ихтимал, бәласеннән башаяк дип, йортны кузгатып, бөтенләй шалкан бәясенә сатып җибәрергә мәҗбүр булдык. Йорт нигезе калды бит әле, ишегалды бакчасында кайчандыр әти-әни утырткан алмагач, карлыган, каен ише асыл агач-куак калды. Димәк, ата-бабаларыбыз җирендә тамырларыбыз исән-имин… (Арттагы бәрәңге бакчасы биләмәсен исә спорт мәйданы өчен күршедәге мәктәпкә тапшырганга бишбылтыр инде…) Әти-әни төсе итеп җандай якын күргән шул кадерле, газиз агачларыбызга, ичмасам, күз-колак булыгыз әле дип, күрше-күләнгә әйтеп, авыл җитәкчеләреннән гозерләп сораган идек. Кая ул, бервакыт кайтып төшсәм, ут күршебезнең эшлексез малае тоткан да тирә-юньгә ямь-хозур биреп торган ак каенны төбеннән үк кисеп ыргыткан, бичара сирень, сәрви агачларын ботарлаган.
Гаять борчылып, авыл башлыгы Рамилә Әхмәтшина белән ах-зарымны уртаклашкан идем, ул берникадәр тынычландырып, күңелемне үсендереп җибәрде кебек:
- Кайгырмагыз, Илдус абый, алмагачлар исән бит әле… Без бу тирәдә парк ясарга уйлыйбыз, сезнең нигез шуның эчендә кала бит. Каен-сиреньнең тамыры бар, яңадан яфрак ярып үсеп китә ул… Ә кушмый-нитми балта күтәргән ул юньсезне чакыртып кисәтербез, — диде ул. Аннары әле безнең гаилә өчен бик тә дулкынландыргыч сүзен дә өстәде. — Беләбез, әти-әниегез — авыл өчен зур эшләр башкарган шәхесләр… Алардан калган нигезгә «Бу агачларны укытучы Диндаровлар утырткан» шикеллерәк истәлек тактасы да куярбыз әле…
Авызына бал да май авыл җитәкчесенең! Утызынчы елларда Ырынбурдагы Богырыслан шәһәренннән махсус Татарстанга, Нурлат төбәгенә мәгарифне күтәрергә җибәрелгән педагог, район газетасы мөхәррире дә булып эшләгән әтием, Биккол авылында хатын-кызлардан беренче мөгаллимә дәрәҗәсенә ирешкән әнием өчен бер куансам, бу изге җирдә чын парк буласын ишеткәч, янә шатландым. Истәлек тамгасы бер әти-әниемне генәмени, бөтен педагогларны зурлау билгесе булыр иде ул.
Сүз җаеннан, безнең нигездә, элекке бәрәңге кишәрлегендә дистә еллап инде сабантуйлар үткәрү гадәткә керде. Ат чабышыннан гайре, бөтен уен-тамашаны шартына китереп уздыралар. Быелгысын ачканда, авыл җирлегенең парк ясау турындагы инициативасын хуплавымны белдереп, бу мактаулы эш-гамәлне өмә ясап башкарырга чакырдым. Кул чабып хупладылар сыман. Тамашалар кызган бер мәлдә, мөхтәрәм ике-өч кеше яныма килеп: «Парк турында бик кызыктырып сөйләдең дә… Хуп… Культура йортына чат ямау сыман ябышып торган чүп-чарлы бәрәңге участогы елның-елында урам ямен җибәреп тора бит әле. Аннары килеп, бакча, парк уртасында шыр таш бина сураеп утырып калса, анысы нәрсә тагын?» — дип ризасызлык белдерде. Чыннан да, мәһабәт бинаның ишегенә үк терәлеп торган ул алабуталы бәрәңге бакчасы район үзәгендә яшәүченеке икән. Үзеннән-үзе паркка ярашып бетми, килешми ул. Бәрәңге үстерү өчен бүтән урын да бетмәгән. Мәһабәт йорт биләмәсендәге элекке балалар яслесенең иске бинасын исә Нурлатта яшәп ятучы бер авылдаш җәен дача урынына файдалана. Аның да, гөлбакча эчендә калып, булачак парк ансамблен бозып торачагы бәхәссез. Минемчә, өлкән авылдашларыбызның дәгъвалары хаклы. Авыл җирлеге башлыгы парк ясау эшенә керешкәндә шул халык фикерен дә исәпкә алмый калмастыр, дип уйлыйм.
Ә парк өчен урыны бик туры килеп тора. Үзәк урамда. Янда гына, уң кулда — авыл идарәсен, башлангыч мәктәпне, китапханәне, музейны, фельдшер-акушерлык пунктын үзенә сыйдырган ике катлы Мәдәният йорты. Сул якта — таза диварлы иске мәктәп бинасы, кибет… Шуларга терәлеп торган, кайчандыр өе-ихатасы белән һәрберсе 25 сутыйлы 4-5 бәрәңге бакчасының бушап калган зур биләмәсе парк җәелдерү өчен үтереп биргән инде. Безнеке төсле сүтеп алынган йорт нигезләрендә анда-санда агач-куаклар да сакланып калган әле һәм алар һәммәсе җәмәгать гөлбакчасы нигезен тәшкил итәчәк тә инде, иншалла.
Биккол кайсы авылдан ким? Әнә, Салдакай авылында былтыр Юбилярлар паркы барлыкка килде. Авылның мөхтәрәм кешеләре туган көндә, юбилей уңаеннан агач үсентеләре утырталар анда. Яңа Иглай авылы җирлегендә дә былтыр тамыр алган 80 мең төп нарат, каен күкрәп утыра хәзер. Ә Чулпандагысын — Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган алагаем зур паркны — Әнвәр Насыйбуллин дигән игелекле кеше гаиләсе белән корды, башкарып чыкты бит! Күптән түгел генә авылның күлен дә чистартып, чишмәсен ачкан. Экологияне тазарту буенча бүтән авыллардан да шундый сөенечле хәбәрләр ишетелеп тора… Нурлат шәһәренең үзендәге биниһая күләмле өр-яңа парклар һәм скверлар аерым язмага лаек.
Әнвәр кордаш сыман уңган-булган кешеләр безнең авылда беткәнме? Үзенең эшмәкәрләре белән танылган авыл ул. Дәүләттән матди ярдәм алып, йөздән артык сыер гына асрыйлар. Инде менә урам юлларын тигезләп, ак вак таш түшәп чыктылар. Димәк, шома асфальт булачак. Паркка бару юлы ару, чиста, тигез булырга тиеш шулай… Олы буа өстендәге бердәнбер олы күперне дә рәтлисе, төзәтәсе бар икән әле. Хезмәт ветераннары Мөнҗия һәм Вәзир ага Закировларның улы Ленар, кемнән дә ярдәм көтмичә, үз көче белән тирән ерганак аркылы агач күпер салды ич әле әнә. Моннан 6-7 ел элек бер төркем авылдашларымның зират тирәли 200ләп чыршы кайтарып утыртулары да хәтердә. Ул чакта андый яшь үсентеләрне үзенең йорт буена төртеп чыгучылар да байтак булды. Былтыр гына да 1,5 гектарлы мәйданда агач-куак утыртылган. Яшеллек бар авылда, аңа мөкиббән китүчеләр тагын да күбрәк. Тәҗрибәсе дә җитәрлек, димәк ки.
Алтын көздән соң, ак карлы кыш җитте. Аннан ямьле язлар килер. Яшь үсентеләр утырту өчен җайлы, кулай вакыт. Бәрәкәтле куллар белән, сөеп, туган җир туфрагына урнаштырылган ул агач-куаклар исә тамыр җәйми калмас. Шуның шикелле, кайда гына яшәсәк тә, безнең тамырларыбыз биредә, аларның коруына юл куймыйсы иде.
Илдус Диндаров,
“Ватаным Татарстан” газетасының
Нурлаттагы үз хәбәрчесе.
Редакциядән. Менә шундый изге эш башлап җибәрергә ниятлиләр Нурлат төбәгендә яшәүче Биккол авылы кешеләре. Бу безнең самаралылар өчен дә яхшы үрнәк булып тора. Әнә, Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында кайчандыр Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортны төзекләндереп, шагыйрьнең музеен булдыргач, тирә-юнендәге элеккеге бәрәңге бакчасын (аның мәйданы 30 сутыйлар булырга тиеш), шулай ук скверга әйләндерсәк, начар булмас иде. Бу хыялны тормышка ашыру өчен теләк кенә кирәк. Өлкәбезнең башка татар авылларын да төзекләндереп, гүзәл бакчаларга әйләндерик, туганнар. Без моны булдырабыз.
Просмотров: 1614
Эби бабаларыбызнын жирлэрен жанландыру очен нинди яхшы фикерлэр ,хэммэбезгэ бергэлэшеп бу фикерлэрне без узебез тормышка ашырмасак башкалар узлэштерэчэк.