Татарның мәшһүр артисты Наил Шәйхетдинов вафат… / Ушел из жизни актер театра имени Тинчурина Наиль Шайхутдинов

9345ff160c76c5bffdc0454696d736f3_MТатар сәнгате зур югалту кичерә. 25 гыйнвар көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов бакыйлыкка күчте.

Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәрендә – Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә – Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы  рольләр  башкарды.

Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да – Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә – Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә – Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә – Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында – Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә”сендә – Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым»ында – Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә – Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында – Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.

Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Наил Шәйхетдинов башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә  тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз  геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

intertat.ru

* * *

25 января скончался народный артист РФ и РТ Наиль Шайхутдинов, сообщает пресс-служба Татарского государственного театра драмы и комедии имени К.Тинчурина.

Наиль Шамсутдинович Шайхутдинов родился 1 марта 1941 года в деревне Лашманка Черемшанского района ТАССР. Окончил Казанское театральное училище в 1965 году (артист драматического театра). С 1965 года работал в Татарском государственном театре драмы и комедии имени К.Тинчурина.

Свой творческий путь он начал с таких значимых ролей, как Акбар («Вслед за дикими гусями», Ильдар Юзеев), Хамзин («К нам прилетели соловьи», Ильдар Юзеев), Ходжа Насретдин («Хужа Насретдин», Наки Исанбет) и др.

Он талантливо играл характерные роли – комедийные и драматические: Баязит («Орлы гнездятся на скалах», Ильдар Юзеев), Габдрахман («Чудак», Назым Хикмет), Ахмет («Женится что ли?», Юныс Сафиуллин), Джамали («Женихи», Хай Вахит), Гайфи («Гайфи бабай, женись давай!», Гульшат Зайнашева), Лука («На дне», Максим Горький), Зыя («Башмачки», Тази Гиззат) и др.

Шайхетдинов за 50 лет творческой деятельности сыграл на сцене родного театра более 200 ролей, снялся в десятках телевизионных спектаклей Рижской, Свердловской и Казахской киностудий.

«В его сценических работах проявлялись природная одаренность, мастерство, художественный вкус и умение проникать в суть образа. Он всегда стремился к тому, чтобы его герои были абсолютно достоверны, чтобы каждое их душевное движение, слово, жест вызывали ощущение полной жизненной убедительности», — отмечается в сообщении пресс-службы театра.

Просмотров: 1671

2 комментариев

  1. Урының оҗмахта булсын , Наил абый !