Мәгълүм булганча, Казан татарлары патша заманнарында да, совет чорында да Мәскәүдә асылда кара эшләр башкарган. Күп кенә әдәби әсәрләрдә дә, нәфис фильмнарда да чагылыш тапкан бу. Бигрәк тә урам себерүчеләргә ихтирам зур булган. Аларга хәтта дәүләт кешеләре дә итагатьле итеп “милейший” дип эндәшкән. Хәзер бу эш үзбәкләр белән таҗикларга калды.
Әле тагын Мәскәүнең Казан вокзалында йөкчеләрнең һәммәсе диярлек татарлар булып, кайберләренең хәтта ки кырыс совет заманнарында да түбәтәй киеп йөргәнлекләрен үзебез дә хәтерлибез. Казанда яшәүче татарлар да, милләтче дип гаепләүләреннән куркып, түбәтәйне фәкать мәрхүм җирләгәндә генә кигән заманнарда бит бу!..
Урам себерүче түгел ул
Хәзер Мәскәүдә Казан татарлары арасында, урам себерүче һәм йөкчеләрдән тыш, бу тормышта зур гына уңышка ирешкәннәре дә аз түгел. Шуларның берсе – талантлы актер Марат Бәшәров. Бу егет урам себерүче яки йөкче һөнәрен сайлаган очракта Россия театры әйбәт актердан колак каккан булыр иде. Актерлар династиясеннән булмаса да, кайберәүләр кебек театр дөньясына очраклы да килеп эләкмәгән ул. Төсе-кыяфәте, таланты – барысы да бар. Юкса араларында очраклылары да байтак бит. Кыяфәте иләмсез, көлкеле булса, шул җиткән. Хикмәтле озын актер монологлары кирәкми андыйларга. Иләмсез йөз шундый ук иләмсез берничә сүз әйтсә, тамашачы бу иләмсезлекне “халык” дәрәҗәсенә күтәреп, туйганчы көлә. СССРның халык артисты, гаять талантлы комик Аркадий Райкинның көлкеле, ямьсез битлекләр ярдәмендә театр сәнгатендә иң югары биеклеккә ирешүе очраклы түгел. Сөйкемле йөзен генә эшкә җиккән очракта, хәтта ки Михаил Жванецкий һәм башка талантлар иҗат иткән көчле юморескалары да шундый зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирмәгән булыр иде аңа.
Ә менә Марат Бәшәровка бернинди битлекләр дә, юләр сүзләр дә кирәкми. Аның йөзе дә, теле дә табигый. Ул сәхнәдә актерны шундук “халык” артистына әйләндергән күренекле совет геройларын түгел, ә гади кешеләрне уйный. Әйтик, актер Кадочников “Подвиг разведчика” һәм “Повесть о настоящем человеке” фильмнарында уйнаганнан соң ике тапкыр Сталин премиясен алган. Яшерен кесәсендә Сталинның шәхси хатын йөрткән. Актриса Андрейченко әйтүенчә, шулай бервакыт кино төшергәннән соң “төшереп” алгач, үзе кебек шәрә актерлар белән су коенып ятканда милициянең күз уңына эләккән һәм шул вакытта әлеге хат аны күңелсезлекләрдән йолып калган.
Темадан бераз читкә киттем бугай. Сүзем – Марат Бәшәров турында бит. 1974 елның 22 августында Мәскәүдә актер эшчәнлегенә мөнәсәбәте булмаган гаиләдә (әнисе – пешекче, әтисе – сантехник) дөньяга килгән ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетына укырга кергән.
Гаиләсенә килгәндә, озак кына “гражданский” хатыны Елизавета Круцко һәм кызы Амели белән яшәгән. Танылган башка хатын-кызлар белән дә чуалгалаган, әлбәттә (артист халкы хисчән була бит). 2014 елның 31 маенда танылган актер Эммануил Виторганның бертуганы кызына – Екатерина Архаровага өйләнгән. Ниндидер сәбәпләр аркасында гаиләсендә низаг чыгып, исерек баштан хатынын кыйнап ташлаган. Екатеринаның бу хакта А. Малаховның “Пусть говорят” телетапшыруында бөтен илгә сөйләгәнен хәтерлисездер. Берничә көннән соң Малаховның “Сегодня вечером” дигән ике сәгатьлек икенче бер тапшыруында исә тагын да рәхимсезрәк оппонентлары Бәшәровны тапшыру башында ук аздан гына залдан куып чыгармыйча калганын да онытмагансыздыр.
Бу мәхшәр миңа армия хезмәте вакытында гаиләсендә ниндидер гөнаһлары өчен полкташларны “пешерүемне” хәтерләтте. Хәер, хатыным белән аерылган өчен бервакыт үземә дә нык кына эләкте. Ул чагында офицер гаиләсенең таркалуы “итальянча аерылышу” гына түгел иде шул. Бу мәхшәр кеше күзеннән читтәге ябык хәрби гарнизоннарда барганлыктан, миңа Марат Бәшәровка караганда җиңелгәрәк туры килде. Шулай булмыйни, телевидение аша күп сәгатьләргә сузылган каһәрләүләр барышында күз алдыбыздагы кеше буларак барысын да югалтты ул, ә мин теге ябык гарнизонда погонымдагы кечкенә бер йолдызчыктан гына мәхрүм калдым.
Әмма хәтта Маратны Эммануил Виторган үзе, бигрәк тә аның яшь хатыны сәгатьләр буе сүккәннән соң да айнык гаиләдә үскән, спорт яратучы бу актерның исерек хәлдә хатынын кыйнауга кадәр барып җитүен аңлап булмады.
Менә шундый Катюша
Шулай да берничә көнгә сузылган Бәшәровны каһәрләүләрдән соң телевидение тамашачыларына Екатерина Архарованың инде күптән – модель булып йөргән чагында “Мин фахишә булган идем” дигән рәсем асты белән Италия осталары төшергән ярымшәрә фотоларын күрсәтеп алдылар. Италиядә модельләрне әнә шулай таныту хурлык булмаган, бәлки, киресенчә, дәрәҗә буларак саналган икән.
Әмма Россия – Италия түгел. Биредә әхлак нормалары башкача. Марат Бәшәровның ачуы шуңа бәйле булган да. Тик бу гаилә җәнҗалына әйбәтләбрәк төшенү өчен интернет чыганакларына да күз салыйк.
Баксаң, Екатерина Архарова 14 яшендә әти-әнисе белән Италиягә киткән. Бераз үскәч, фотосурәтләре (Катюша Копнина дигән псевдоним белән) эротик журналларның тышын бизи башлаган. Шулай итеп, исеме Италиянең бай ирләргә чибәркәйләр сайлау белән шөгыльләнүче модель агентлыгы исемлегенә кереп урнашкан. Катюшаның Италиядәге “светский раут”ларда бай ирләр янәшәсендә анадан тума килеш күренгәләгән чаклары да еш булган. Тик озак еллар буе әлеге илдә яшәве дәверендә кияүгә генә чыга алмаган. Фамилиясен, кыяфәтен берничә тапкыр үзгәрткән. Россиягә кайтып, модель чагындагы фамилиясен чын фамилиясенә үзгәрткәч кенә, берни белмәгән Маратның башын әйләндерүгә ирешкән.
Россиядә кара тавыш куптарганнан соң Екатерина янә Италиягә киткән.
Эчкечелеккә килгәндә, үземнең дә, эчми торган татар гаиләсендә үсеп, советлар чорында пенсия яшенә дә җитә алмыйча шушы афәт аркасында җан тәслим кылган танышларым бар иде. Актерларга исә, гади кешеләрдән аермалы буларак, исем-дәрәҗәләренә бәйле тиз рәнҗү дигән әйбер дә хас. Ә Россиядә аларның популярлыгын, башка илләрдән аермалы буларак, халык түгел, ә дәүләт билгели. “Халык артисты”мы, әллә “атказанган артист”мы икәне нәкъ менә аңа күбрәк күренә.
Моның ачык мисалы – халыкныкы гына түгел, бөтен халыкныкы булып та, бернинди исем-дәрәҗәгә ирешмичә теге дөньяга китеп барган Владимир Высоцкий. Мондый хәлгә калганда, эчмичә калу, ай-һай… Бәшәровны Высоцкий белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Әмма ул да, федераль дәрәҗәдә саллы гына актерлык уңышларына ирешсә дә, нибары Татарстан Республикасының атказанган артисты гына лабаса. Татарстанга рәхмәт.
“Ватаным Татарстан”, № 10, 26.01.2016.
Просмотров: 1471