Творческий вечер Разиля Валеева прошел в Нацбиблиотеке РТ / Разил Вәлиев дусларын җыйды

RazilValeevВчера в Национальной библиотеке РТ в рамках литературной гостиной «Дэрья» состоялся литературно-музыкальный вечер «Я – часть Вселенной», посвященный творчеству народного поэта РТ, председателя комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиля Валеева.

«Я считаю, что творческий человек регулярно должен отчитываться перед своими читателями. Обычно это бывает в виде творческих встреч, конференций, презентаций книг. 2015 год был Годом литературы в России и в РТ. В Нацбиблиотеке РТ прошли творческие вечера наших известных писателей, поэтов. Я в прошлом году не успел, поэтому решил устроить литературный вечер в январе этого года. Я давно не встречался в такой обстановке с читателями. У нас бывают масштабные вечера, но сегодня я хочу провести вечер в уютной обстановке с небольшим количеством читателей и моими самыми близкими друзьями и коллегами. Очень символично, что творческий вечер проходит в стенах Национальной библиотеки РТ. Она является домом книги, домом поэтов и писателей, здесь особая творческая аура, поэтому я выбрал это место», — рассказал в интервью журналистам Разиль Валеев.

Он отметил, что если человек хочет быть истинным поэтом или писателем, он должен писать о судьбе своего народа.

«Однажды татарский драматург Туфан Миннулин сказал, что для любого писателя самая главная тема – это судьба народа. Меня беспокоит судьба моего народа, потому что я не представляю свою жизнь и творчество без будущего, настоящего и прошлого моего народа. Я изучаю историю своего народа, а также изучаю сегодняшние проблемы, его радости и успехи», — подчеркнул татарский поэт.

На вопрос журналистов, как ему удается совмещать творческую деятельность и государственную, ответил, что в этом нет никакого противоречия. Для него любая работа – творческая. «К законопроектам я отношусь как к творчеству, и когда я общаюсь с людьми, выступаю перед ними, это тоже творческая работа для меня», — заключил Р.Валеев.

Зрителям был показан небольшой фильм, где артисты по очереди читали стихи из сборника Разиля Валеева, сидя на скамейке в парке. Артист оперы, камерный певец Рафаэль Сахабиев спел две песни – «Сагыныш» и «Сэйдэш моны». Актер театра им.Г.Камала зачитал стих Разиля Валеева, посвященный пожару в Национальном музее РТ. Писатели Рабит Батулла и Радиф Гаташ рассказали историю знакомства с Разилем Валеевым, а также курьезные случаи из их жизни.
Ученики школы №65 зачитали стихотворение Р.Валеева «Обещание» на 5 языках. Лауреат конкурса «Татар моны» Альбина Мухарямова исполнила песню «Сююмбике».

Актеры театра Татарского ТЮЗа им.Г.Кариева исполнили отрывок из мюзикла «Девушка моей мечты», а актеры театра им.К.Тинчурина – отрывок из спектакля «Язмышым юллары».

В конце мероприятия была организована выставка-продажа книг и дисков Разиля Валеева. Поклонники творчества писателя и поэта смогли взять у него автограф.

* * *

Кичә ТР Милли китапханәсендә “Дәрья” әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу үткәрде. Чарага бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Разил Вәлиевның иҗатташ дуслары җыелган иде.

Әдәби очрашу исә китап подиумын күрсәтүдән башланды. Разил Вәлиевнең дистәләгән басмалары китапханәгә килүчеләр игътибарына тәкъдим ителде. «Шагыйрь үзенең иң матур шигырьләрен яшь чагында яза. Һәр жанрның үз яше бар дип саныйм. 60тан узгач мәхәббәт турында шигырь язып булмый, шуңа да, олыгайгач, шагыйрьләрнең проза әсәрләре язуга күчүе һич тә гаҗәп түгел», — дигән фикердә  Разил Вәлиев.

Аннан соң «Яңа гасыр» телеканалында «2015 ел — Әдәбият елы» уңаеннан төшерелгән «Әдәби марафон» тапшыруы кысаларында укылган шигырьләре тамашачыларга тәкъдим ителде.

Әдәби чара шигырьләргә, җырларга искиткеч бай булды. Татарстанның халык артисты, Р. Вәлиевнең якташы Рафаэль Сәхәбиев «Сагынам», «Сәйдәш моңы» җырларын башкарды.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин: «Разил Исмәгыль улы Галиәсгар Камал театрының бер генә премьерасын да калдырмый, карап бара. Камал театрының сезнең кебек фанаты булу белән без бик горурланабыз», — диде һәм ТР Милли музеенда янгынга багышланган «Яна музей» һәм «Әнкәйгә хат» дип исемләнгән шигырьләр укыды.

Казан шәһәренең 65 нче мәктәбе укучылары Разил Вәливнең шигырьләрен биш телдә сөйләде. Рәдиф Гаташ Разил Вәлиев белән танышуларына 50 ел узганын, күп иҗатташ дусларының инде арада юклыгын ассызыклады. «Разил алар өчен дә эшли, дәүләт эшен дә башкара. Ил мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу матур сүзләр генә түгел, Разил яшьтән шундый кеше иде. Ул бөтен дөньяны гизгән шәхес», — диде ул.

Рабит Батулла Разил Вәлиев белән булган кызыклы вакыйгаларны хәтерендә яңартты. «Татар җыры» конкурсы лауреаты Альбина Мөхәррәмованың «Сөембикә», «Зинһар өчен кермә төшләремә», Рамил Миндиярның «Кышкы учак», «Яшьлегем канатында» җырлары, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Язмышым юллары» спектакльләреннән өзекләр милли кичәне тагын да ямьләндерде.

Искәртеп узабыз: Разил Исмәгыйль улы Вәлиев — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячылар шурасы рәисе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.

«Татар-информ»

Просмотров: 1755

Комментирование запрещено