Камышлы авылында 1911 елда зур янгын чыга. Бик күп хуҗалык янып бетә. Кешеләр кая торырга урын таба алмыйча, авылдан чыгып китәләр, туганнарына елышалар. Бу коточкыч вакыйга турында Дәүләткол авылында яшәгән Гизенур апа БӘДРЕТДИНОВА бәет язган.
Инде күптән вафат булса да, Гизенур апаның берничә язмасы балаларында, оныкларында сакланган. Бу бәет аның рухына дога булып барсын иде.
Гаҗәеп бу соңгы елларда
Чыга ялкынлы җилләр.
Камышлы дигән илләрдә
Кыза ялкынлап җирләр.
Яна өйләр, яна йортлар,
Ялкын уйный җирләрдә.
Киемнәрең, җиһазларың
Калып бара көлләргә.
Яна чебеш-тавыклар да,
Ашлык яна бураларда.
Яна яңа келәтләр дә,
Яна таштан пулатлар да.
Яна кош-корт, җанварлар да,
Һич урын юк котылырга.
Бар дөньяны төтен баскан,
Ялкын уйный һаваларда.
Бар сабыйлар бу янгыннан
Ашыгып чыгып качкан.
Ата углын, ана кызны
Һич карамыйча йөгергән.
Укый ләә хәуләсен белгән,
Як-ягына төкергәли.
Хәлфә менеп манарага
Азан, тәкъбирләрен укый.
«Әнә тагын бер йортка
Ут капты», — дип кычкыралар.
Ашыга-ашыга түшәкләрен,
Сандыкларын өстериләр.
Кемдер бауга тагып,
Исән калган сыерын тарта,
Икенчесе балаларын кочып,
Су буена таба чаба.
Бик күп хуҗалык бер мизгелдә
Янып-көеп көлгә калды,
Нәрсә көтәргә бу тормыштан,
Язмышларга нәрсә булды?
Җир бирделәр, ә күбесенә
Йорт салырга урын да юк.
40лап хуҗалык кешеләренә
Ярдәм итмәс бернинди суд.
Башы ачык, яланаяк
Күмердән тик каралганнар.
Балаларын ияртеп халык
Төрле җиргә таралганнар.
Читен шул гомер иткән
Җиркәйләрдән китүләре.
Сатар иде, янып беткән
Гомер җыйган әйберләре.
Чара юк, бар адәмнәр
Таллар кисеп, читән үрде.
Аны балчык белән сылап,
Ничә еллар шунда торды.
Ул җирләрдә авыл калкыды,
Дәүләткол дип исем бирделәр.
Авыл тирәли урман кисеп,
Чәчәр өчен кырлар сөрделәр.
Хәзер тормыш ару инде,
Кадерләре генә китмәсен.
Камышлы ягы кешеләре
Башка янгын әфәте күрмәсен.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 2286