Каюм Насыйри – татарның Леонардо да Винчие

1665191ae80c0b8634eb2b4a4a1b9483_MКайбер галим, шагыйрь, фикер ияләренең кадере үзе вафат булганнан соң арта гына бара. Каюм Насыйри иҗаты да — нәкъ шуның мисалы. Тууына инде 190 ел үтте, ә мирасы өйрәнелә, аңа зарурият бар. Шунысы куанычлы: татар мәгърифәтчесенең тормышын һәм иҗатын рус галиме өйрәнгән. Каюм Насыйри шәхесен ул фәлсәфи яктан тикшерә. Моңарчы татарның бөек мәгърифәтчесе турында мондый юнәлештәге хезмәт юк иде әле. Олуг шәхесебезне Россия киңлегендә таный башладылар!

kniga(9)Күптән түгел Каюм Насыйриның Казандагы музей-йортында фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Елена Яковлеваның «Асылга кайту: Каюм Насыйри замана күзлегеннән караганда. Татарның Леонардо да Винчие хакында фәлсәфи триптих» («Возвращение к истокам: Каюм Насыри в оптике современности: философский триптих о татарском Леонардо да Винчи») дигән китабы тәкъдир ителде. Елена Яковлева фәнни тикшеренүләрендә галимнең иҗатын һәм тормышын фәлсәфи күзлектән өйрәнгән, бөек татар мәгърифәтчесе иҗатының актуальлеген күрсәтергә тырышкан. К.Насыйри иҗатында кешегә һәм кешелеккә, шәхесне ихтирам итүгә, милли бердәмлеккә нигезләнгән белем һәм тәрбия бирелергә тиеш дигән ышаныч ята. Әлеге идеяләр бүгенге җәмгыять өчен дә мөһим.

Профессор, К.Насыйриның иҗатын тикшергәндә, мәшһүр мәгърифәтченең ялгызлыгына басым ясый. Бөек философларның әлеге күңел халәтен, дөньяны танып белүдәге бер алым рәвешендә куллануларын күрсәтә. …К.Насыйри да ялгыз булган. Фәнни кызыксынуларын  кеше һәм шәхеснең формалашуы, милли үзаң һәм әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәткә бәйле проблемаларга юнәлтергә тырышкан. Санап үтелгән мәсьәләләр, мәгърифәтче фикеренчә, тәрбия аша хәл кылынырга тиешле.

Каюм Насыйри исән чагында зур галимнәр белән аралашса да, аның хезмәтләре игътибар үзәгендә булмый. Совет заманында аны зур философ булган дип язалар иде. Хәзерге шартларда да галимнәребез ХIX йөз татар мәгърифәтчесен дөнькүләм фикер ияләренә тиңли. Атап әйткәндә, Леонардо да Винчига.

Елена Яковлева, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор:

- Каюм Насыйри турындагы материаллар белән таныша башлагач, нигездә тарихи, биографик хезмәтләргә юлыктым. Ә шәхесенә фәлсәфи яктан бәя биргәннәре табылмады. Насыйри йомык кеше булган. Үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегенә дә карамастан, замандашлары аны аңламаган. Мондый шәхесләр бигрәк тә зур кызыксыну уята. Нәкъ менә шушылар аны төрле яклап өйрәнергә этәрә дә. Ни өчен аны замандашлары аңламаган? Ни өчен ул ялгыз булган? Мине менә шушы сораулар кызыксындырды да инде. Тулаем алганда, Насыйри тирәсендә ачыкланып бетмәгән әйберләр шактый. Бу китап мәгърифәтче тормышына бер интерпретация буларак язылды. Хезмәтем тәнкыйтьчеләр өчен дә ачык.

Е.Яковлева татар мәгърифәтчесе белән танышуны музейдан башлаган. Аңа Лобачевскиий исемендәге китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендәге мирасны барларга туры килгән. Насыйриның туган ягына экспедиция оештырган. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан К.Насыйри исемендәге этнографик-тарихи комплекстагы ядкәрләр белән танышкан. Анда эшләнгән фоторепортаж китапта да урын алган.

Рус телендә нәшер ителгән китап «Инклюзивность и одиночество как экзистенциальные основания жизни Каюма Насыри», «Проблема национальной идентичности в творческом наследии Каюма Насыри», «Попытка современной интерпретации «Книги о воспитании Каюма Насыри» дигән бүлекләрдән тора.

Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:

- Бу — татарның бөек улы турында зур хезмәт. Каюм Насыйри — гаҗәеп шәхес. Чыннан да, күп яктан әле ул безгә ачылмаган. Аның ялгызлыгы турында сөйләделәр, аны аңламаганнар, диделәр. Ә бит ул замандашларыннан бер гасыр алда барган. Ул үз халкының киләчәген күрә белгән һәм халкының шул юлдан баруын теләгән. Дөньядагы, рус әдәбиятындагы, мәдәниятендәге алгарышларны татарга да җиткерергә тырышкан. Шуның өчен дә аның бер кушаматы «Урыс Каюм» булган. Насыйри халкының иркен, иректә яшәвен теләгән. Ул һәрвакыт алдынгы идеяләргә омтылган. Насыйри кызыксынмаган, өйрәнмәгән өлкә тормышта калмагандыр да. Каюм Насыйри — татар әдәби теленә юл ачучы. Тукай үзе дә Каюм Насыйри үрнәгендә тәрбияләнгән бит. Монысы аеруча әһәмиятле.

Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан нәшер ителгән әлеге хезмәт педагогика өлкәсендә эшләүче белгечләргә, психологларга, туган якны өйрәнүчеләргә һәм тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларга менә дигән кулланма хезмәтен үти ала.

Чыннан да, энциклопедист галим, татарның беренче журналисты, педагог Каюм Насыйри шәхес тәрбияләү нигезләрен эшли. Моны ул ислам дине кануннарына таянып башкара. Бүгенге җәмгыятебездә бу алымнар инсан тәрбияләүдә алтын багананы тәшкил итә. Милли гимназияләрнең кайберләрендә укыту-тәрбия эшләре шул методикага таянып алып барыла.

Соңгы елларда Каюм Насыйри исемендәге институтларның төрле төбәкләрдә, чит илләрдә ачылуы да сөенечле хәл. Мәгълүм булганча, «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы нигезендә, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар  институты каршында 2014 елда Каюм Насыйри институты эшли башлады.

Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Астана, Бишкәк калаларында Каюм Насыйри институты үзәкләре үзләренең мөстәкыйль эшчәнлеген җәелдереп килә.

Каюм Насыйри исемендәге иман йорты төзелә

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында бүгенге көндә Каюм Насыйриның мирасын барлауга зур әһәмият бирергә тырышалар. Атаклы якташларының бай мирасын һәм туган ягын киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан фонд та төзелде. Ул «Каюм Насыйриның туган җирен яңартып торгызу фонды» дип атала.

Рамил Шакиров, Яшел Үзән районының Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, Кече Шырдан авылы клубы мөдире:

- Фондыбыз әле узган елның август аенда гына оешты. Төп эшебез — Каюм Насыйри мәчетен торгызу, ягъни аның акчасына 1902 елда салынган мәчет бинасын кайтару. Бу бураның күп өлеше яхшы сакланган, бүгенге көндә аның искергән урыннары яңартыла, мәчетнең диварлары торгызылып, түбәсе эшләнеп ята. Иман йорты Каюм Насыйри исемен йөртәчәк. Фонд ярдәмендә «К.Насыйри әсәрләре буенча иҗади эшләр бәйгесе» оештырдык. Эшләр 5 февральгә кадәр кабул ителеп, жюри тарафыннан аңа нәтиҗәләр ясалачак. Барлык җиңүчеләргә — махсус дипломнар, бүләкләр, катнашучыларга сертификатлар тапшырырга ниятлибез. Ә 13 февральдә К.Насыйри рухына багышлап Коръән ашы уздырылачак. Төштән соң клубта К.Насыйриның туган көне уңаеннан тантаналы кичә оештырырга исәп бар. Җәен фонд көче белән К.Насыйри чишмәсен төзекләндерү күздә тотыла.

Мәгълүм булганча, Каюм Насыйриның туган нигезендә галим үзе казып калдырган кое бүгенге көндә дә саклана. Әлеге тарихи ядкәр турында Эльмира Шәрифуллина «Каюм коесы» дигән поэма да иҗат итте.

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:

Каюм Насыйри исеме миңа кечкенәдән таныш. Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгәнгәме, бу исем бездә еш телгә алына иде. Университетта укыганда, профессор Резеда Ганиеваның әйткән сүзләре истә: «Каюм Насыйриның безгә мәгълүм хезмәтләре диңгездәге бер тамчы кадәрле генә». Яшел Үзән районы килене булу да поэма язарга этәргеч биргәндер. Башта аерым шигырьләр иҗат ителде, шуннан поэмага әверелде. Бөек шәхес мирасын барлауны дәвам итәргә кирәк, бигрәк тә Казандагы музей бинасын, мондагы утарны төзекләндерү зарур. Каюм Насыйри музее болай гына булырга тиеш түгел.

Казан Федераль университеты доценты Азат Ахунов үз хезмәтләрендә мәшһүр кешеләр ялгыз гомер итә, ди. Ул аларны һавадагы бөркеткә тиңли. Татар мәгърифәтчесенең тормышы һәм хезмәтләре әлегәчә сер булып кала. Азат әфәнде Насыйриның сәгадәтле сәгате кайчан сугар дигән сорау куя:

- Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан шактый чаралар оештырылды, ләкин ул лаеклы рәвештә искә алынды, дип әйтмәс идем. Казанда, Әнкарада конференцияләр, ике яңа китап, район китапханәләрендә кичәләр… Болар барысы да аның изге рухына дога булып барып ирешсен иде!

Әлбәттә, бу түгәрәк дата түгел, заманасы да бик авыр, әмма ничек кенә булмасын, без — татарлар — бөекләребезне  онытмаска тиешбез. Каюм Насыйриның мирасы бик бай. Аның шәхси хатлары, дини әсәрләре һ.б. әле бүген дә дөнья күрмәгән. Гомумән, без К.Насыйри мирасының бәлки яртысын гына беләбездер. Бөек мәгърифәтченең 200 еллыгы уңаеннан мирасын тулысынча бастырып чыгарсак, бу аның истәлегенә иң яхшы бүләк булыр иде.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1691

Комментирование запрещено