Ринат киләчәккә зур өметләр баглый

Ринат ХӘЙРЕТДИНОВ әнисе Зөлия ханым белән.

Ринат ХӘЙРЕТДИНОВ әнисе Зөлия ханым белән.

Шөкер, хәзерге вакытта Камышлы районының Иске Усман авылында шәһәрнең тышкы яктан ялтыравыклы тормышына кызыгып, шунда китәргә теләмәгән яшьләр саны арта башлады. Шулар арасында Ринат Рәфис улы Хәйретдиновның исемен дә атап була. Ул тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Камышлыдагы һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштергән. Әти-әнисенең гомер буе йорт хуҗалыгында терлек асравы, әтисе Рәфиснең колхоз таркалганчы озак еллар механизатор, әнисенең сыер савучы, мәктәптә җыештыручы булып хезмәт итүләре балачагында ук авыл тормышының эшле дә, ашлы да икәнлеген тирән аңларга ярдәм иткән аңа.

Күмәк хуҗалык таркалгач, Рәфис әфәнде нефть өлкәсендә эшли башлый. Ә терлек ашату, сыер саву, аның сөтен, маен, каймагын кирәк урынга урнаштыру Ринат улы белән Зөлия хатыны җилкәсенә төшкән. Бүгенге көндә алар йорт хуҗалыкларында уннан артык сыер, итлеккә күпләп үгезләр үстерәләр.

- Авылда эш булса, эшкә дә йөрер идем, өйдә дә өлгерер идем әле. Гел өйдә генә утыру ялыктыра бит ул, — дип сөйли Зөлия ханым.

Ә Ринатка килгәндә, ул хәзер крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Чөнки ул, терлек асраудан тыш, җир эшкәртеп, ашлык, терлек азыгы үстерергә алынган. Күптән түгел генә грант оту бәхетенә дә ирешкән.

- Бу ничегрәк булды соң? — дип эш тәртибе белән кызыксынгач:

- Камышлы район үзәгенә баргач: “Мин крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга җыенам. Берәр нинди ярдәм булмасмы икән”, — дип җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттем. “Җир алып, эшеңне башлап җибәр әле”, — диделәр. Барысы да җайга салына башлагач, бизнес-план төзедем, рәсми кәгазьләр җыйдым һәм Самара өлкәсендә үткәрелгән конкурста җиңеп чыгып, грант оттым. Менә шулай, бер авырлыксыз алга таба юл ачылды. Исәбем — шушы акчага яңа трактор сатып алу. Аллага шөкер, көзен җирләремне сөреп калдырырга өлгердем. Өстәвенә Камышлыдагы һөнәр училищесында белем алучы яшьләрне дә эшкә өйрәттем, — дип сөйләп китте Ринат. — Мин компьютер буенча программист һөнәрен үзләштергәндә, берникадәр шәһәрдә яшәп алдым. Менә нәкъ шунда үземнең шәһәр кешесе түгеллегемне аңладым да инде. Миңа авылымның, мәшәкатьле булса да, тынычлыгы бик ошый. Аннан соң сызылып аткан таңнарны яратам мин. Алар миндә ышаныч тудыра. Монда минем җаным тыныч, чөнки мин үземә-үзем хуҗа, беркемгә дә бәйле түгел. Ә эштән курыкмыйм мин. Исәнлек кенә булсын.

Авылда җир кишәрлеге сатып алдым. Озакламый беренче нигез ташымны салып, яңа өй, каралты-кура төзергә тотыначакмын. Ләкин шунысы бераз эчне пошыра, авылдагы мәктәп башлангыч итеп кенә калдырылды. Мин өйләнеп, гаилә корып җибәрсәм, балаларыбызның үз авылыбызда укуларын бик теләр идем. Менә үзем дә читтән торып Самара авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем.

Хәзерге заманда югары белемсез калырга ярамый. Укып, белем туплагач кына, җир эшенең серен яхшы белеп була.

Ринатка әле бары егерме яшь кенә. Яшь булса да, ул киләчәккә зур өметләр баглый. Аның белән танышып сөйләшкәч, миндә авылларыбызның киләчәге барлыгына ышаныч туды. Шулай гына була күрсен иде инде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Усман авылы,
Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1639

2 комментариев

  1. Нурсиня ханым яхшы ,кызык яза мякалялярен ,лякин еш кына бер кимчелек бар. Татар халкыбызнын ин зур проблемаларнын берсе—ничек телебезне сакларга. Нурсиня ханым,сез терле авылларда буласыз ,житти проблемаларны кутярясез,лякин тел проблемасы читтяряк кала. Меня бу мякалядя Ринат иптяш бу проблеманы кутярде. Елдан ел татар авылларындагы мяктяплярдя татар теле дяреслярнен сягатьляре кими,татар теле укытучылары монын белян зарланалар. Я инде Яна Усманда надан яти -яниляр татар телебезне ,татар дяреслярен мяктяптян куып чыгарганнар,авыл житякчеляре монарга каршы чыкмаганнар… Авылда мяктяп булмаса,башлангыч мяктяп кеня калса—нярся эшляргя тиеш яти -яниляр? Шяхяргя кучсеннярме,авыл таркалсынмы? Конституция гарантия биря халыкларнын теллярен эйрянергя мэмкинлекляр булдырырга.Нурсиня ханым ,сезнен мякалядя халыкка киняш бирелгян булса яхшы булган булыр иде. Киняш шундый: жыен уткяреп,Конституциягя таянып,таляп итяргя янадан 9еллык мяктяпне кайтарырга. Таляптян чигенмяскя. … Башка мяктяплярдя хялляр ничек ,гаилялярдя ничек телне эйрятяляр.Фермер жирне сэря,малны устеря—я ничек ул баласын,оныгын татарча яхшы укырга эйрятя,кызыктыра—болар барсыда сезнен мякалялярдя булсын иде.БЕРДЯМЛЕК-тя телне саклау проблемасы беренче урында булырга тиеш.

    • Рәхмәт! Хәзер сезнең сүзләрегезгә җавап бирәм: телебезгә югалту куркынычы янавы, мәктәпләр ябылуы минем үземнең дә бәгыремне телгәли. Тик шунысы бар: кызганычка каршы, кайсыбер әти-әниләр бу турыда язганны бик өнәп бетермиләр шул. Чөнки аларның балаларын күп укучылы, перспективалары зур булган мәктәпләрдә укытасылары килә. Ә телебезне өйрәнүгә килгәндә, хәзерге заманда мәктәпне тәмамлап, зур уку йортларына керер өчен башка фәннәрне өйрәнүгә вакыт күбрәк таләп ителә. Ә югары уку йортларына кергәч, татар теленең файдасы калмаячак, дип аңлаталар алар.