Хәзергесе вакытта Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә яшәүче авылдашым Роберт Харис улы ГӘРӘЕВ белән мин ул Денискә кунакка кайткач очраштым. Ә Роберт абыйның тормышы бик бай.
- Әтием гомере буе мәктәптә укытучы булып эшләде. Ул — сугыш ветераны, ә әнкәем гади колхозчы иде, — дип сүзен башлады ул. — Гаиләбездәге биш баланың барысына да үзенчәлекле тәрбия бирелде. Мәсәлән, миңа — тугызынчы сыйныф укучысына, авылыбыз картасын ясагач, “Яшь тарихчылар” конкурсында җиңү яулау һәм Самара (элек Куйбышев иде) шәһәрендә үткәрелгән семинарда катнашу онытылмас матур вакыйга булып истә калды.
Мәктәпне тәмамлагач, мин Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә нефьтче һөнәрен үзләштердем. Аннан Отрадный шәһәрендә ике ел бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгәннән соң, Самара политехник институтында укыдым.
Бу вакытта өйләнгән идем инде. Диплом алгач, гаиләм белән Краснояр краеның Эвенкийск районындагы Байкит авылына барып урнаштым һәм анда нефть һәм газ скважиналары буенча инженер булып эшли башладым.
Себер үзенең серле тайга урманнары, матур табигате, балыклы күлләре, җәнлекләре, кош-кортлары, тәмле җиләк-җимешләре белән каршы алды безне. Хатыным Асия склад мөдире булып эшләде. Ул чакта улыбыз Марат, кызларыбыз Лилия белән Әлфия мәктәптә укыйлар иде әле.
Биредә унҗиде ел гоме¬ребезнең үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Тик шундагы истәлекле вакыйгалар һаман онытылмый. Беркөнне улым Марат белән көймәгә утырып, елга буйлап йөзеп барабыз. Ни күрик, яр читендә бернәрсә караеп тора. Якыная төшкәч, аңлашылды: зур гына аю арт аякларына баскан да безне күзәтә. Мин кулыма мылтыгымны ала башлауга, ул тайгага кереп качты. Икенче мәртәбә без тайга хуҗасын өч баласы белән кызыл бөрлегән ашап йөргән чагында очраттык. Балалары бернигә дә исе китми җимеш ашауларында булдылар. Ә аналары агач төбенә китеп баскан килеш, һаман безне күзәтте. Бераз аптырап торгач, мин каты итеп сызгырып җибәрдем, һәм алар агачлар арасына кереп, күздән юк булдылар. Тайганың да үз кануннары бар бит. Әгәр дә аларга дөрес итеп, буйсынып яшәмәсәң, фаҗига килеп чыгуын көт тә тор.
Тайга ул ялгышларны бер дә кичерми. Без анда яшәгәндә аюларның кешеләргә һөҗүм иткән очраклары да булгалады.
Гаиләм белән берничә ел Болгариядә яшәргә һәм анда миңа нефтьче булып эшләргә туры килде. “Күп беләсең килсә — чит илгә бар”, — диләр бит. Биредә яшәү вакытында хезмәттән тыш болгарларның традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән дә якыннан танышырга насыйп булды. Кияүгә чыгып, Болгариядә төпләнеп калган авылдашым Мәсгүдә апаны һәм аның гаиләсен очрату — моның төп сәбәпчесе, дияр идем. Мәсгүдә апаның сагынып, җирсеп яшәве күңелемә үтеп кереп, туган якның гүзәллеген, якынлыгын, кадерле икәнлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итте миңа. Ниһаять, без Ватаныбызга кире әйләнеп кайттык, бүгенге көндә Отрадный шәһәрендә яшибез инде, — дип сүзен тәмамлады хезмәт ветераны.
Роберт Харис улы әле дә тик кенә утырмый, Отрадныйда яшәүче мөселманнар белән бергәләп биредә мәчет төзү эшләре белән йөри. Ә буш вакытларында ул “Отрадный хәбәрләре” газетасына үзенең тормышында булган гыйбрәтле вакыйгалар турында мәкаләләр яза. Роберт ага Моабит төрмәсендә фашистлар тарафыннан җә¬залап үтерелгән Советлар Союзы Герое, сөекле шагыйребез Муса Җәлил язмышына да битараф кала алмаган. Аның тормышы һәм батырлыгы турында зур очерк язып, газетада бастырган. Шушында ук фашистларның шагыйрьдән сорау алуы тасвирланган автор үзе ясаган рәсем дә урнаштырылган. Бик еш булмаса да, Роберт Харис улының матур язмаларын “Бердәмлек” газетасында да укырга туры килгәли.
Менә шулай, матур итеп, тормышыннан канәгать калып, файдалы гамәлләр кылып яши авылдашым Роберт Харис улы Гәрәев.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1430