Чын тарихны азлар белә – хәбәрдарлар гына,
Чал Болгарны хәтерләтә – хәрабәләр генә…
Җитмешенче елларда бер шагыйребез, ялгышмасам, Равил Фәйзуллин, уфтанып, әнә шулай язган иде. Шөкер, чын тарихыбызны инде күпләр белер. Җиде томлык татар тарихы нәшер ителеп бетү турында матбугатта хәбәрләр басылса да, әлеге зур хезмәт хакында тәфсилле сөйләшү булганы юк әле. Табигый, бу сөйләшүне әлеге биниһая зур эшкә юнәлешкә биреп торган Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовтан башладык.
Шунысы кызык: илләребез арасында мөнәсәбәтләр катлауланып киткәнче, җиде томлыкны яхшы сыйфатлы, үтә җиңел кәгазьдә Истанбулда бастырып өлгергәннәр икән (ни кызганыч, аның тиражы – 500 генә данә). Кыяфәтенә, авырлыгына караганда эчтәлеге мөһимрәк, билгеле. Шулай да кулланганда, бүләк иткәндә монысы уңышлырак димәкчемен. Әлеге хезмәтне укырга теләгән кеше интернетта tataroved.ru сайтына кереп, шуның “Тюрко-татарский мир: текущие новости” бүлегендәге 23.10. 2015. Презентация семитомного академического издания “История татар с древнейших времён” дигән бүлекчәсендә җиде томлыкның электрон версияләре белән таныша ала.
– Соңгы, җиденче томны карап чыктым әле. Авторлары арасында Михаил Горбачев, Минтимер Шәймиев, Эмиль Паин кебек күренекле шәхесләр бар. Башка томнарда Добружа, Америка татар галимнәрен күрү дә кызык булды. Шушы җиде том арасыннан Сезгә иң якыны кайсы?
– Тәгаен генә әйтү авыр. Бөтенесе дә үз балам кебек якын. Беренче томны яздырганда Миркасыйм Госмановка бик “каты” басым ясаган идем. Борынгы чорны язып булмас, бик авыр, дип аптырап торган иде ул. Төрки халыклардан татарлар әллә ни аерылмаган дәвер әле бу. Төрки каһанлык, һуннар заманы. Бу хакта аз язылган, татарга кагылышы аермачык күрсәтелмәгән диярлек. Шуңа күрә Миркасыйм абый, ай-һай, булырмы икән, дип шик белдергән иде. “Син тарихчы түгел. Аңламыйча-белмичә, кешенең башын катырып, бутап йөрмә монда”, – дип әйтсә дә, мин үҗәтләнеп, үземнекен иттем. Үзе алай усал булмаса да, аның шулай каты гына әйтә торган гадәте бар иде. Әлеге заманнар буенча Кляшторный – бик яхшы белгеч, сөйләшеп карыйк, ул нәрсә әйтер, дип үгетләдем мин аны. Ниһаять, өчәүләп сөйләшеп утырдык.
Татарлар кайдан килеп чыккан? Төп тамырлары кайда? Шуны әйтмәсәк, дәлилләп күрсәтмәсәк, тарихыбыз аңлашылмаячак. Теләсә кем шундый сорау бирергә мөмкин. Зур бер том булмаса да, бәлкем киңәйтелгән кереш сүз сыман хезмәт пәйда булыр, дип тәкъдим иттем. Монысы үлде, монысы югалды, хәзер монысы язмый, дип баш кашып торганнан соң, ярый, кереш сүз булырмы, бер хезмәт килеп чыгармы, дип Сергей Григорьевич алынырга булды. Тора-бара башка галимнәр табылды. Безне инде оныттылар дип исәпләүче өлкән тарихчылар сөенде әле. Беренче китап, беренче том бер үрнәк-өлге булды. Шуңа карап, без бүтән томнарны да эшләдек.
Өченче том Алтын Урдага багышланды. Бу инде аңлашыла. Бөтендөнья тарихында үзе бер борылыш чоры дип әйтеп була аны. Азия, Европа өчен дә мөһим чор бу. Ул вакытта без байтак булганбыз, татар булмаган байтак халык татарлашкан. Шуңа ул кадерле.
Егерменче гасыр инде миңа якынрак. Мин үземне шул чор буенча белгеч дип әйтә алам. Узган гасырның туксанынчы елларында суверенитет хәрәкәте башланганга, без җиденче томда ул чорны да чагылдырдык. Тарихта гадәттә бүгенге чорны язмыйлар. Гадәттә кешеләре, шул заман сәясәтчеләре бакыйлыкка күчкәч кенә язалар. Икенче яктан караганда, әле бит алар арабызда йөри. Аннан мәгълүматларны архивтан эзләргә кала. Бу кешеләрнең үзләреннән сорап, үзләреннән дә яздырырга була. Нигә бу мөмкинлектән файдаланып калмаска?!
– Әлеге томны язганда, Сез бу чорны яхшы беләсез, үзегез ни әйтерсез, дип, Фикрәт Табиевка, Гомәр Усмановка мөрәҗәгать итмәгән идегезме?
– Беренчедән, барча кеше дә яза алмый. Йә интервью сыман аласың да, мәкалә итеп эшлисең. Дөрес, Гомәр Исмәгыйлевичнең язасы килгән иде. Аның белән бу хакта сөйләшкәнем, шактый акыллы фикер ишеткәнем булды. Хәтере бик яхшы иде. Ни кызганыч, үзе язмады, интервью да килеп чыкмады. Үз вакытында РФ милли эшләр министры булган Вячеслав Михайлов та, язам-язам, дип йөрде – тәвәкәлли-өлгерә алмый калды. Андый үкенечләр булды.
– Горбачев үзе яздымы, әллә аның өчен ярдәмчеләре язып бирдеме?
– Аның фонды бар бит. Шул фондта эшләүче егетләр, без язганны төзәтеп-редакцияләп чыкты, диде. Аның фикерләре кереп калды, дип авыз тутырып әйтә алабыз.
– Дүртенче том турында сөйләгәндә, бу хезмәтнең яңалыгы шунда: моңарчы бер китапта барча татар ханлыклары тарихы берьюлы яктыртылганы юк иде әле, дип әйткәннәр иде.
– Әйе, шулай. Гомумән, ул том шактый озак, авыр язылды. Дүртенче-бишенче томнар иң ахырдан чыкты да. Хикмәт шунда: татар ханлыклары буенча белгечләр аз. Ярый әле Казан ханлыгын өйрәнүгә Михаил Худяков бик яхшы нигез салып калдырган. Кырым ханлыгы буенча чыганаклар аз. Франциядә, Төркиядә аз-маз өйрәнелгән. Менә үзебездә Илья Зайцев докторлыкны яклады, аның мәгълүматы бар. Ул өлеш шактый гына өйрәнелде. Себер ханлыгы буена авыррак булды. Соңгы елларда гына Себердә берничә галим бу юнәлештә яхшы эшли. Ногай Урдасы буенча Вадим Трепавлов докторлыкны әйбәт кенә яклады. Татар ханлыклары буенча кемнең нәрсәсе басылганын, дәрәҗәсен дә карыйбыз. Шуны эшкәртеп, безгә яраклаштырып яза аласыңмы, дип сорыйбыз аңардан.
Галимнәр һәрберсе үзен даһи дип саный ич. Төрле фикер була, кайберләре капма-каршы фикердә тора. Уртак фикергә килү өчен конференцияләр уздырасың. Шуңа күрә дүртенче томны эшләү катлаулырак булып чыкты. Мин бишенче томнан бик үк канәгать тә түгел. Ләкин бу буталчык заманны урыслар да төрлечә аңлата. Анда чыганаклар җитә, ул дәверне өйрәнүчеләр азрак. Гомумән, галимнәр ул чорны сәяси күзлектән чыгып яза. Киләчәктә дә бу дәверне яхшылап өйрәнергә кирәк булачак.
– Рафаил әфәнде, менә энциклопедияләрне берничә елдан редакцияләп, яңадан нәшер итәләр. Әлеге җиде томлыкны да ун-унбиш елдан кабат редакцияләп, яңа мәгълүматлар белән баетып, янә нәшер итәргә мөмкинме? Әллә бу эшкә нокта куелганмы инде?
– Әлбәттә, яңа, икенче басманы эшләячәкбез. Һәр томга безнең бер бүлек беркетелгән. Алар шул җәһәттәге яңалыкларны күзәтеп бара. Аерым алганда, әүвәл басылса да, беренче томга кертерлек әллә ни яңа материал юк. Ә менә өченче томга кертерлек шактый яңа материал җыелды. Элеккеге фикерне әллә ни үзгәртмәсә дә, аны өченче том + дип, өстәмә итеп, бәлкем, нәшер итәрбез. Хәзер без ике телдә – урысча һәм инглизчә “Алтын Урда – бөтен дөнья тарихында” дип яңа китап эшләп бетердек. Инглизчәсенә Британиядә бер нәшрият та бар. Акчасын таптык. Без аны Оксфорд университеты белән бергәләп эшлибез. Татар тарихын пропагандалауда алга таба тагын бер адым булачак бу. Шуннан соң без, бәлкем, өченче томның да икенче басмасын чыгарырбыз. Икенче томга аз-маз материал җыелды. Дүртенче-бишенче томга әллә ни яңа нәрсә юк. Алтынчы томга исә яңа карашлар туып бара дип әйтсәк тә буладыр. Авыллар тарихын өйрәнә башлагач, татар җирлегендә капитализм шуннан, нигездә Казан артыннан чыккан икән дигән фикергә килдек. Авыллар тарихын өйрәнү алтынчы томны үзгәртәчәк.
– Ун-егерме елдан татар тарихы, эшкәртелеп, кабат басылырга мөмкин дип аңларгамы инде моны?
– Әлеге эшкә керешкәндә, бер-ике буынга җитсен инде бу, дип сөйләшкән идек Миркасыйм абый белән. Шактый төпле, җитди хезмәт булды бу. Төп сюжетын үзгәртеп булмаса да, нәрсәнедер үзгәртергә мөмкин. Сәяси тарих булырга мөмкин. Мөгаен, боларга авыллар тарихы өстәлер. Тора-бара икенче басма кирәк булыр инде.
– Россиядәге, Европадагы халыкларның менә шушындый җиде яисә ун-унбиш томлык тарихы бармы?
– Европада бар инде. Иң әүвәл французларны алыйк. Германиянең шанлы тарихы бар. Немецларның XIX гасырда ук классик тарихы язылган. Грек тарихын да немецлар язган. Французлар үз тарихларын язуда алга таба тагын бер адым ясады. Моны инде бүтән караш дип әйтергә була. Без язганнарны сәяси караш дип әйтергә мөмкин. Французлар методологиясенә таянып, без дә үзебездә капитализм кайдан килеп чыкканлыгын өйрәнә башладык.
– Тагын кайсы халыклар үрнәгенә иярергә мөмкин?
– Безнең өчен Британия тарихы да – өлге. Цивилизациягә элек-электән аның үз карашы бар. Ә менә американнарның тарихы алай ук тирән түгел. Тарих фәненә XVIII-XIX гасырда немецлар ныклы нигез салды. Хәер, урыс тарихын да немецлар язды. Билгеле, алар үзләренчә язды. Әмма әлегә урысларның яңа тарихы юк. Карамзин, Соловьев, Ключевский тарихы бар. Тик менә мондый, академия исеменнән чыккан тарихлары юк.
– Димәк, без – татарлар – элекке СССР биләмәләрендә шушындый саллы җиде томлык тарихын чыгарган беренче халык?
– Казакълар язган иде, әмма анда бик каты тәнкыйть китте. Шуннан соң алар, яңа редакция оештырып, кабат башладылар. Үрнәк итеп безнең җиде томлыкны алдылар. Төрекмәннәр дә бу эшкә кереште. Өченче том чыккач, күбесе кузгалды. Россиядә унбиш томлыкны эшләргә кирәк дип тотынмакчылар иде. Украина белән ыгы-зыгы, сугыш чыккач, нишләргә белми, аптырап калдылар. Чөнки эшне Киевтән башлаганнар иде. Менә шушылай тарихны бүгенге сәясәткә, дәүләт заказына “бәйләп” куйсаң, эш барып чыкмый. Дәүләт үзгәрә, Әби патша урынына коммунистлар килә дә яңадан язарга туры килә. Безгә исә сәяси күзлектән басым булмады. Максатчан акча да бүлеп бирелмәде. Өченче том чыккач, Президент булгач кына, Миңнеханов безгә акча бирде. Алдагы өч томга дигән акчаны без үзебез таптык. Иң авыр чорда – беренче томга “Татнефть” берләшмәсе булышты. Икенче томга Петербургтан бер эшкуар бирде. Өченче томны бастыру өчен кирәк булган акчаны бер программа аша алдык. Аннан максатчан китте. Гомумән, безгә бер яктан да басым булмады. Үзебез халыкара конференцияләр оештырып, үз фикеребезне көчләп такмыйча, яздыруга ирештек. Нишләп сезнең беренче томның мөхәррире Кляшторный – чит милләт кешесе, татар галимнәре беткәнме әллә, дип дәгъва белдерүчеләр дә булды. Иң борынгы чор буенча аннан да яхшырак нинди белгеч бар соң? Ул – бөтен дөньяда танылган галим. Шулай дигәч, тәнкыйтьләүчеләр дә килеште. Без шулай яхшы авторларны табарга тырыштык. Бәлкем мин кайберәүләрнең фикере белән килешмимдер дә. Ләкин ул – танылган, яхшы мәгълүм галим. Минем дә фикерем дөрес булмаска мөмкин. Бу юнәлештә иң яхшы белгеч булсын: таләп шундый булды. Беркем дә диярлек баш тартмады. Әллә ни акча сораучылар да булмады. Чын галим башкачарак карый. Менә Оксфорд галимнәре фәнни мәкаләләрен җибәрде, берсе дә аванс сорамады.
– Сез томнарда фәнни мәкаләләре дөнья күргән галимнәргә түләгәнсездер бит инде?
– Әлбәттә, түләдек. Мәскәү бәяләре белән түләдек. Җиде томлыкның күпчелек авторы – Мәскәүнеке яки чит илнеке. Әллә ни кыйбатка төшмәде. Менә конференцияләргә галимнәр, аспирантлар килә. Темалар туплана. Кемдер докторлыгын яклый. Алда телгә алганымча, Илья Зайцев яклады. Алтын Урдадагы хокук эшләренең торышы буенча (бездә бу өлкә начар мәгълүм иде) Петербург галиме Роман Почекаев яклады. Хәзер ул борынгы төрки чорны өйрәнә. Бездә эшләүче Алмаз Мөхәммәдиев төрки хокук буенча җитди хезмәт язды. Гомумән, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә төрки чорны өйрәнүче аспирантлар пәйда булды. Хәзер урдачылар сафы ишәя дип горурланып әйтә алабыз. Ике елга бер мәртәбә Алтын Урданы өйрәнүгә багышланган гыйльми җыелыш уздырабыз. Узган ел шундый бер конференцияне Голландиядә үткәрдек. Менә Оксфорд үзенә шуны бер төп тема итеп алды. Кембридж Алтын Урда нумизматикасы дигән темага тукталды. Польшада бу теманы элек тә өйрәнәләр иде. Күзгә ташланып тормаса да, Алтын Урда белән кызыксынучылар күбәйде хәзер. Әле менә “Золотоордынское обозрение” дигән журнал чыгарабыз. Европадагы ун университет бу җәһәттә журнал белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Кырымда чыгара башлаган “Крымское обозрение” журналыбыз да танылып килә. Болай популяр булыр дип үзебез дә көтмәгән идек.
Рәшит Минһаҗ.
“Ватаным Татарстан”, (№ 18, 09.02.2016)
Просмотров: 1467
7ми томник истории Татарского народа особо дорог тем что в создании истории участвовали многие всемирно известные историки России ,Англии Франции ,Германии и даже США а спорные моменты (разногласии) обсуждали в совместной конференции. А ведь мы знаем , некоторые историю своего народа написали из фантастических рассказов мол бабушка так сказала дедушка так сказал.