Сез изге Валентин көнен билгеләп үтәсезме?

news130111_1_001Яңа ел мишурасы сатылып беткәч тә, кибет киштәләрендә кызыл төстәге плюш йөрәкләр, фәрештә формасындагы сувенирлар, иге-чиге булмаган “валентинкалар”, “Мин сине яратам” язуы белән чуарланган төрле уенчыклар пәйда була. Күпләр түземсезлек белән Гашыйклар көнен көтә башлый. Әлеге мәхәббәт бәйрәме эшмәкәрләрнең кесәләрен ярыйсы гына калынайта. Җырларда җырланган мә­хәббәт әнә шулай акча да китерә икән…

Изге Валентин көне — февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм, диләр. Хәер, кемгә ничектер инде. Гашыйклар көне алдыннан без самарлыларга: «Сез изге Валентин көнен билгеләп үтәсезме?» — дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Эльвира Шәфигуллина, 16 яшь:

- Мәктәптә бу бәйрәмне көтеп алабыз. Мәхәббәт хатлары, анонимкалар өчен берәр атна алдан тартма эленә. 14 февральдә концерт яки сәхнәләштерелгән берәр тамаша куела һәм тартмага җыелган хатлар таратыла. Зур ышаныч белән көтәсең. Сиңа мәхәббәт хаты тоттыралар. Менә ул бәхет!

Илдар Низамов, 17 яшь:

–  Узган ел миңа дус һәм сыйныфташ кызларым «валентинка»ларны бик күп бүләк иттеләр. Мин үз гомеремдә бер генә “валентинка” да бүләк  иткәнем булмады. Мәгънәсен күрмим.

Рамилә Нуруллина, 20 яшь:

- Мин быел барлык курсташларыма, дусларыма, танышларыма “валентинка”лар бирергә җыенам. Бу минем өчен күбрәк дуслык, бер-береңә булган хөрмәт күрсәткече. Бу бәйрәм, әлбәттә, кирәк. Үзеңне яратуларын белү бар кешегә дә күңелледер инде ул.

Динар Зарипов, 30 яшь:

- Бу бәйрәм ахыр чиктә динсезлеккә алып килмәсме?! Күңелебездә Аллаһы Тәгаләгә карата ярату булса, без башка кешене дә яратырга сәләтле. Кыш көне яки язга кадәр булган бу бәйрәм хисләрне уятып җибәрә, яратырга өйрәтә, дип үз-үзеңне алдау – көлке. Аллаһыны искә аласы урында, ниндидер Изге Валентинны искә алып утырабыз. Бер кеше икенче берәүгә гашыйк була икән, бу да Аллаһы рәхмәте, бу да Аллаһы Тәгалә тудырган мәхәббәт. Ул мәхәббәтне аңлату өчен аерым көн кирәкми.

Эльмира Ганиева, 30 яшь:

– Гашыйклар көнен без ирем белән бәйрәм итмибез, ләкин бу көнне безнең гаиләдә бер-береңә символик бүләкләр – мәсәлән, сувенирлар бүләк итү гадәткә кергән. Балалар, әле бакчага гына йөрүләренә карамастан, “валентинка” сатып алуны сорыйлар. Үзләренең группаларында билгеләп үтәләр, күрәсең.

Алсу Вәлиева, 36 яшь:

- Бәйрәм дигән сүз үзе үк шатлыклы эмоцияләр тудыра. Димәк, хәзер Русиядә Гашыйклар көне икәү. Русларның изге Петр белән Феврония хөрмәтенә оештырыла торган Гашыйклар көне 8 июльдә үтсә, Изге Валентин көне чит илдән үтеп кергән һәм 14 февральдә бәйрәм ителә. Беренчесенең җәй көне булуын ассызыклап шуны әйтәм: җәен без болай да шатлыклы эмоцияләргә бай тормыш алып барабыз. Ә менә кыш көне йокыдан уяну, үз кичерешләрең турында тагын бер кат туктап уйлану – хисләреңә бәйрәм оештыру өчен зур сәбәп.

Илнур Якупов, 25 яшь:

- Минем өчен ят, ясалма бәйрәм ул. Менә бүген яратасы, ә иртәгә юк дигән кебек. Сөйгән ярымны аннан башка да бик яратам һәм ул көнгә бәйләп берни дә эшләмәячәкмен. Бүләкләрне башка көнне дә биреп була. Ә яратуым турында болай да көн саен әйтеп торам. Ул көннең христианнарга бәйле булуы да ризасызлык тудыра.

Исламия Минегалимова, 62 яшь:

– Аның нинди көн икәнен дә белмим. Хәер, ул миңа кирәкми дә.

Артур Миңнуллин, 21 яшь:

– Изге Валентин көне – менә дигән бәйрәм. Уйлап чыгарган кешесенә рәхмәт. Кызганычка каршы, быел мин аны бәйрәм итмим, чөнки беркем белән дә очрашмыйм. Хәер, сөйгән кызым була калса, мин бу көнне бәйрәм итәр идем.

samtatnews.ru

Просмотров: 2414

3 комментариев

  1. Джамиль Нугаев бяхетле бул, Ринат Сафин бяхетле бул.
    Астагафирулла. Ахырзаман. Аллах Тагаля хата кимчелекляребезне гафу ит.

  2. По моему, для того, чтобы признаться в любви, не нужны какие-либо специальные дни, типа этого «изге Вэли»)) У каждого человека, у каждой пары, наверняка, есть свои какие-то памятные даты, которые куда важнее в их совместной жизни, в их отношениях, нежели 14 февраля. Но массовая пропаганда сделала своё дело. Из года в год, вдалбливая в головы людей с помощью всевозможных СМИ, что это день абсолютно всех влюблённых и нужно его отмечать, предприниматели в различных сферах очень хорошо наживаются. По моему мнению, ныне этот день не столько святой, не почетание святого Валентина, как было когда-то, сколько продажа этого дня. Продажа атрибутики любви и отличная возможность заработать… Ибо очень много тех, кто «отмечает» этот день не зависимо от нации и вероисповедания. И конечно, не татарское это дело более того, татарам специальные дни не нужны, чтобы провести время с любимой(ым), и показать свою любовь
    P. S. Все сказанное — сугубо моё личное мнение. Всегда забавляла эта суета перед 14 февраля))

  3. СубханАллах. Ниндий изге вэли кен?! Аллахка Аза Ваджальгя геня ошанабыз , Анардан гына ярдям хям генахларыбызны кечерерьгя сорыйбыз, пайгамберебез Мухаммад салялаху алейхи васялямнен сеняте буенча яшярьгя торышабыз. Ураза хям корбан байрам геня уткярябез. Готовы во что угодно уже поверить и все что угодно отмечать лишь бы повеселить себя. Это мнение моё и моих близких, никому ничего не навязываю. Всем здоровья!