Социально-экономические преобразования, происходящие в России в последние десятилетия, привели к необходимости возрождения ценностных ориентиров общества. В связи с этим особую актуальность приобретает волонтерское движение, как общественно полезная деятельность, осуществляемая на безвозмездной основе, направленная на улучшение социальной ситуации и позитивные общественные преобразования.
В Камышлинском районе получило свое развитие общественное движение «Волонтеры Победы», основанное в год 70-летия Победы в Великой Отечественной войне. Неравнодушные молодые люди объединились под общим движением, чтобы оказать помощь ветеранам, в организации мероприятий, проведении акций.
Волонтерская деятельность продолжается и сегодня. К примеру, на прошлой неделе, ребята за короткое время очистили от снега и наледи территорию вокруг дома жительницы села Камышла, ветерана труда, вдовы ветерана ВОВ Наили Ханнановой.
По словам самих добровольцев, навести порядок во дворе после обильного снегопада ветеранам самостоятельно сложно. «Нам нравится помогать ветеранам, — рассказывает Рустам Шафигуллин. -Выполняем эту работу в свободное от учебы и работы время; хотим своей заботой и добротой выразить ветеранам благодарность за их героические подвиги». А ветераны всегда рады встречам с молодежью и оказанной им помощи.
Руководитель управления культуры, спорта, туризма и молодежной политики Р.М. Тух-батшина считает, что молодежь важно приобщить к истории, чтобы она знала чего стоила та победа, и, разумеется, оказать помощь тем людям, которые еще живы и благодаря которым сейчас живем мы. «Мы призываем неравнодушную молодежь, которая желает помочь другим, вступать в Камышлинский волонтерский корпус Победы и участвовать в наших мероприятиях. В этом году планируется провести ряд акций, направленных как на помощь ветеранам ВОВ, так и на ознакомление молодого поколения с историей», — отметила Резида Тухбатшина.
Раиля ГАЙНУТДИНОВА.
«Камышлинские известия».
* * *
Россиядә соңгы вакытта волонтерлар (үз иреге белән башкаларга ярдәм итәргә теләүчеләр) хәрәкәте җәелдерелде. Аларны Сочида уздырылган Олимпиада да һәм Казанда уздырылган Универсиада кебек зур чараларда гына түгел, шәһәр-авылларыбызның көндәлек тормышында да күрергә була.
Мисал өчен, Камышлы районында “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килгән. Аңа сугыш ветераннарының, тыл хезмәткәрләренең авыр тормышына битараф булмаган яшьләр керә. Бу хәрәкәтнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануы да игътибарга лаек.
Ләкин Камышлы волонтерлары “Җиңү елы узды инде”, — дип, эшләрен туктатмаганнар, бүген дә олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Үткән атнада Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Наилә апа Ханнанованың йортын кардан чистартканнар. Ишеп яуган кардан соң йортны чистарту олы кеше өчен бик авыр эш бит ул. “Без ветераннарга ярдәм итәргә яратабыз, — дип сөйли Рөстәм Шәфигуллин. — Укудан һәм үзебезнең йорт эшләреннән бушаган арада ветераннарга карата кайгыртучанлык күрсәтү, ярдәм итү аларның сугыш елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтү булып тора. Ә ветераннар безнең белән очрашуны шатланып, көтеп торалар, сугыш елларын искә төшерәләр. Мондый очрашулар Ватанны саклаучылар көне алдыннан ешрак була башлады”.
Районның Спорт, мәдәният һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Резеда Төхбәтшина да, Җиңүнең ни бәрабәренә яулануын яшьләр белергә тиеш, дип саный. Олы яшьтәге кешеләргә күрсәткән юк кына игътибар да аларның нечкә күңелләрендә яшәү дәрте уята бит. Әби-бабайларыбыз революция вакытында, ә ата-аналарыбыз сугыш вакытында күргәннәрнең берсен дә шушы изге җанлы балаларга күрергә язмасын иде.
- Колхоз кырларында эшләп бетеренгән картларыбызның тормышына битараф булмаган яшьләрне Камышлының “Җиңү волонтеры” оешмасы сафларына басарга чакырабыз. Быел без сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына ярдәм итү буенча да, яшь буынга тарих дәресләре бирү буенча да берничә акция уздырырга җыенабыз — дип сөйләде Резеда Мөхтәбәр кызы.
Раилә ГАЙНЕТДИНОВА,
“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.
Просмотров: 1952