Кышкы урманга сәяхәт (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image7

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА

Шимбә көнне чаңгыда сәяхәткә чыктым, кышкы урманның гүзәллегенә сокланып кайттым.

Табигать бик матур, серле һәм якты. Куаклар ап-ак бүрекләр кигәннәр.   Нарат-чыршылар да яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябынганнар. Бөтен җирне  калын юрган белән ак кар каплаган.

Урманда тып-тыныч. Әйтерсең лә ул татлы йокыга талган.  Ерак тугел тукран тукылдаган тавыш кына ишетелә, урмандагы  сихри тынлыкны  ул гына боза.

Камышлы авылының матур төзелешләре һәм өйләре дә тау башында җәелгән урманнан матур булып күренеп тора. Барлык гүзәллекләргә сокланып карап тордым, аннан фотосурәтләргә дә төшереп алырга булдым.

Шөкер, саф һавада чаңгыда йөреп,  күпме саулык туплап, матурлык күзәтеп кайттым мин. Нинди гүзәл җирләрдә һәм тыныч тормышта гомер итәбез шул без! Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне укып, Ул биргән нигъмәтләренә шөкер итеп яшик.

image image2 image3 image4 image5 image6image8 image9 image10

image7 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Просмотров: 2041

Комментирование запрещено