Диләрә ханым Кәримова белән аның эш урынында — Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы ветеринария үзәгендә очраштык. Ул Сергиевскидагы зооветеринар техникумын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Большая Черниговка районы хуҗалыкларының берсендә эшләп ала. Аннан Иске Ярмәккә кайтып, колхоз таркалганчы фермада ясалма орлыкландыручы һәм менә күп еллар инде авылның ветеринария дәвалау үзәгендә аптекарь булып эшли.
- Коллективыбыз зур түгел. Безнең белән тәҗрибәле ветеринар Наил Әхтәмов җитәкчелек итә. Ә без, урта звено белгечләре, Рамил Нуриев, Саҗит Минебаев аңа бөтен эшләрендә дә ярдәм итәбез, безнең исәпкә кергән авылларда терлекләрдә бруцеллез, лейкоз, себер язвасы, туберкулёз кебек авыруларны булдырмас өчен тырышабыз. Хәзер аеруча лейкоз киң таралды. Андый сыерларның сөтен бары тик кайнатып эчәргә генә кирәк, сатуга чыгарырга бөтенләй ярамый. Бу турыда халык арасында аңлату эшләре алып барабыз.
Мондый авырулар ешрак чит җирләрдән сатып алынган терлекләрдә була. Шуңа күрә үзебезнең җирле терлекләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк.
Соңгы вакытларда терлекләрдә котыру авырулары да күренгәли. Ул йорт хайваннарына төлке кебек ерткыч җанварлардан күчә. Шуның өчен безгә гел уяу булырга кирәк.
Аллаһыгага шөкер, терлекләрне дәвалау өчен аптекабызда кирәкле даруларның беткәне юк. Киләчәктә дә шулай була күрсен инде.
Мин үзем гел аптекада гына утырмыйм, фельдшер булып та эшлим бит әле. Без шәхси һәм фермер хуҗалыкларындагы терлекләрне дәвалыйбыз. Иске Ярмәктә генә дә ике йөздән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Үз авылыбыздан тыш Яңа Ярмәк, Чулпан, Балыклы, Степановка авылларына да барырга туры килә.
Терлекләр авырмасын өчен, аларга вакытында вакцинация үткәрергә, анализларын алып, тикшерергә кирәк.
Шунысы борчый, хәзер безнең хезмәткә игътибар җитеп бетми. Күп авылларда Иске Ярмәктәге кебек ветеринария үзәкләре юк һәм анда кирәк чакта чыра яндырып та мал табибын эзләп таба алмыйсың. Бүген бу һөнәрне үзләштерергә атлыгып торучы яшьләр дә күренми. Чөнки аларга яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдырылмаган. Боларны уңай хәл итмичә торып, авылларда терлек үрчетүне үстереп булмаячак. Бу көн кебек ачык.
Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 2007