Кызганыч ки, соңгы вакытта дөньяда, безнең илдә булган фаҗигалы вакыйгалар турында еш ишетелә башлады. Террорчылар биналарны басып алалар, очкычлар шартлый, кайбер илләрдә сугышлар бара. Күпме халык вафат була, бер гаепсезгә күпме кан коела…
2013 елны “Татарстан” һава юлларының Мәскәүдән Казанга кайткан Boeing-737-500 очкычы төшеп җимерелгәне исегездәдер әле. Анда 52 кеше (46 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле) һәлак булды. Төрле массакүләм мәгълүмат чараларында фаҗигагә китергән сәбәпләрне дә, гаеплеләрне дә эзләп, фикер алышулар башланды. Берәүләр: “Сыйфатсыз ягулык салганнар”, — диделәр, икенчеләре пилотларны гаепләде. Пассажирлар арасында дин әһелләре булуын белгәч: “Аллаһы Тәгала кая караган?” (әстагефирулла) — диюче оятсызлары да табылды. Ә берәрсе: “Кара әле, үлем ничек якын йөри. Бу бәндәләр урынында минем дә булуым мөмкин иде бит. Аллаһы Тәгалә алдында җирдәге тормышым өчен ничек җавап бирер идем икән?” — дип уйланучылар булдымы икән?
Чынлап та, бу дөньяга беребез дә мәңгегә килмәгән бит, кемнең язмышы ничек язылганын да белмибез. Шәкертме син, патшамы, көтүчеме — Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз дә бертигез, кыямәт көнендә җавап тотарга Аның алдына киләчәкбез. Моңа әзерме без? Кайчан бакыйлыкка күчүебезне белмәсәк тә, кылган гамәлләребез өчен җавап бирергә һәрвакыт әзер булырга тиешбез. Дөньяда нинди генә гамәл кылсак та, Аллаһы Тәгаләгә таянып, ул кушканны үтәп яшик, гомерләребезне изгелекләрдә үткәрергә тырышыйк, үзебезнең артыбыздан рухларыбызны шатландырып торырдай, изге дога кылучы балалар калдырыйк. Соң булмасын, җәмәгать, үкенерлек булмасын иде.
Әхмәди ШӘҺИТ.
Шенталы станциясе.
Просмотров: 1978