Бу көннәрдә районыбызда Камышлы, Балыклы, Яңа Усман, Иске Ярмәк, Байтуган мәктәпләре укучыларын җыйган «Зарница» хәрби-патриотик уен оештырылды. Яшүсмерләрне хәрби чыныктыру һәм сафта йөрү буенча бәйгедә Иске Ярмәк авылы мәктәбенең башлангыч (1-4) сыйныф укучылары да, өлкән яшьтәге (5-9) сыйныф укучылары да беренче урыннарны алып, авылыбызга ике кубок белән кайттылар!
Әлеге бәйгедә катнашкан балаларның барлык ата-аналары исеменнән бу күнегүләрне алып барган укытучыларга — Малик Мәрдегалим улы Мөхәммәтҗановка һәм Рөстәм Искәндәр улы Яруллинга рәхмәтләребезне җиткерәбез! Авылыбызның бәрәкәтле булуы, аның һәрбер эштә алдынгы икәнлеге тагын бер кабат расланды!
Җиңүче балаларыбыз Сергиевскида үткәреләчәк зона ярышларына юллама алдылар. Алар анда да сынатмас, дип ышанабыз!
Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Камышлы районы.
Просмотров: 2453
Вторыми в младшей и средней возрастной группах стали команды «Орленок» из Новоусмановской и военно-патриотический клуб «Пограничники» из Камышлинской школ. Третье место — у команд «Костер» из Камышлы, «СМИД» из Балыклы, Т-34 из образовательного центра села Камышла. Дипломом участников были удостоены команды «Легион» из Байтугана и «Голубые береты» из села Новое Усманово.
Молодцы! Наша гордость.
Молодцы! А я и не сомневалась!
Молодцы! Так держать!