20 февраля в Сызрани, в библиотеке №18, при поддержке и участии Национально-культурной автономии татар г.о.Сызрань прошел День татарской культуры.
Гостей праздника порадовали выступления татарских музыкальных коллективов, демонстрация татарского национального костюма, познавательная лекция об истории, культуре и традициях татарского народа. Встреча завершилась чаепитием с национальными угощениями.
По материалам сайта «Татары Сызрани».
* * *
Россия – күпмилләтле ил, һәм биредә яшәүче һәркем үзенең милли мәдәниятендә тәрбияләнә, гореф — гадәтләрен саклый. Без дә бүген, татарлыгыбызны югалтмас өчен, күп көч куябыз. Тарихыбызның катлаулы, кызганыч вакытларында да ата-бабаларыбыз үз телен, мәдәниятен югалтмаган, безнең буыннарга да үзгәртми җиткергән бит.
Сызран шәһәре китапханәсенең 18 санлы филиалында хәзерге заман татар мәдәниятенә багышланган зур кичә уздырылды. Ул кызыклы үтсен өчен китапханә мөдире Вера Ивановна Плохованың коллективы белән күп көч куюы ишектән килеп керүгә үк күренә иде. Залда стеллажларга татарча китаплар, Самарада нәшер ителүче “Самара татарлары” журналы, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары һәм башка кызыклы кулъязмалар тезеп куелган. Шунда ук балаларның кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган .
Кичәгә кунаклар күпләп чакырылган иде. Араларында балаларның да булуы аеруча куандырды.
Иң элек Вера Ивановна килгән кунакларга бүгенге татар мәдәниятенең бөтен Россия тормышында нинди урын алып торуы турында сөйләп узды. Китапханә хезмәткәре Гөлсем Салихова борынгы болгар халкының бай тарихы, ата-бабаларыбызның бөртекләп җыйган мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды, балаларыбызда хезмәткә, ата-аналарга, халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.
Китапханә хезмәткәрләре җиткергән мәгълүматлар күпләргә кызыклы булгандыр, мөгаен.
Шәһәребезнең “Чишмә” татар вокаль ансамбле бик матур концерт программасы да әзерләгән иде.
Гөлсинә Мингалишева, Фәһимә Ярукова һәм Эльвира Зәйнетдинова татар җырларын шундый матур итеп башкардылар ки, хәтта аларга кушылып җырлаучылар да табылды. Ә оста баянчыбыз (ул ансамбльнең җитәкчесе дә бит әле) Рөстәм Туктаровның баяныннан көйләр туктаусыз агылды да агылды гына. Кечкенә “артистлар” да өлкән апаларыннан бер дә калышмады. 10 яшьлек Элена Әхкәмова “Шәл бәйләдем” дигән халык җырын сузып җибәрде, ә аңардан соң сәхнәгә күтәрелгән Мария Ларина, рус милләтеннән булса да, татар телендә “Их, тала, тала беләгем” җырын бик оста итеп башкарды. Тамашачы кызларның икесен дә алкышларга күмде.
Сызран татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Шәрәфетдинов бу кичәнең бик вакытлы һәм урынлы булуын белдерде. “Шундый кичәләрне башка китапханәләрдә дә үткәрсәк, бик әйбәт булыр иде. Ә мин һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер”, — диде ул.
Рәис БИГЛОВ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 1919