20 февральдә Самарда инде өченче тапкыр талантлы җырчы, биюче, юмор һәм пародия остасы, шоумен Данир Сабировның концерты булып узды. Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортына җыелган самарлылар бу кичне
Үткән елгы концертка самарлылар 450 билет сатып алган булса, быел, ил күләмендә финанс кризисы котырыну сәбәпле, залга 300 тамашачы гына җыелган иде. Бу хакта сүз чыккач, Данир Мәдәният йорты администраторы Флорида Әгъләм кызы Локмановага пародия күрсәтеп:
- Данир, тебя самарцы ну о-очень любят. Поверь, о-о-очень любят, но билеты не берут, — дип көлдерде һәм уйга да салды.
Данир Сабиров тамаша дәвамында хастаханәдә ятуы, Төркиягә барып кайтуы турында юморескалар сөйләде, Салават Фәтхетдиновка пародия күрсәтте, яңа җырларын башкарды. Үткән елдагыча, аның бертуган энесе Нәзыйр дә чыгыш ясады. Самарлылар быел да аның җырлавын бик тә яратып кабул иттеләр.
Просмотров: 2057