Туган авылым Өчкаен Ульяновск һәм Самар өлкәләренең чиге булып торган Карамал елгасыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан.
Сагынам сине, туган авылым,
Өзгәләнә һәрчак йөрәгем.
Син бит, изге туган җирем,
Яшәргә көч-куәт бирәсең.
Гүзәл җирдә урнашкансың,
Шуңа якын бигрәк күңелгә.
Синдә озак яши алмасам да
Онытмадым сине гомергә.
Сагынам сине, туган авылым,
Балачагым синдә узганга.
Әти-әнием, абыйларым кабере
Изге туфрагыңда булганга.
Ямьле синең Карамал буйларың,
Шаулап торган таллы күлләрең.
Бүгендә дә күз алдымнан китми
Кырларыңда эшләп үскәнем.
Үзгәргәнсең бик тә, туган авылым,
Шактый йортлар бушап калганнар.
Шау-гөр килеп торган урамнарың
Моңсуланып тынып калганнар.
Кайда синең тырыш эшчән халкың?
Кай җирләргә алар таралды?
Өч-дүрт йортта яши картлар гына,
Тезелгән ташландык каралты.
Менә киләм авыл урамыннан,
Өйләр бикләнгәннәр йозакка.
Кайсылары вакытлыча гына,
Әллә кайсылары озакка?
Кайдан килгән бу замана чире?
Нинди җилләр белән бәйләнеп?
Авылымның шаулап торган чагы
Кире кайтыр микән әйләнеп.
Нинди матур иде урамнарың,
Тезелеп тора иде йортларың.
Синдә үтте минем бала чагым,
Төннәр озын, яткач йоклап булмый,
Төрле уйлар чолгый башымны.
Ниләр генә үтми күз алдымнан,
Сагынып яшим туган авылымны.
Язмышыма һич тә үпкәләмим,
Гомерем минем бушка узмады.
Тик шулай да изге туган җирем
Күңелемнән бер дә чыкмады.
Гилемзада Г.
Самар шәһәре — Өчкаен авылы, Ульян өлкәсе.
КОНТЕКСТ:
Туган авылым Өчкаен
Просмотров: 1513
Гилемзада апа шигырыгыз матур,хәм кайгылы.