«Бөек Болгар» фестивале: рыцарьлар 24 килолы киемнәрдән сугыша!

bulgar224 килограммлы хәрби кием киеп йөрүне һәркем булдыра алмый. Әле, җитмәсә, шуны киеп сугышырга да кирәк бит! Моны бары тик көчле рухлы, физик яктан чыныккан рыцарьлар гына булдыра. Бу ялларда татарстанлыларны, вакыт машинасына утыртып, XIV-XV гасырларга алып кайттылар.

13 августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «Бөек Болгар» Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале ачылды. Ике көн дәвам итәчәк бу чарага Россиянең күп кенә төбәгеннән килгән кунаклар көтелә. Быел фестивальдә 35 мең кеше катнашыр, дип ниятлиләр. Узган ел кунакларның гомуми саны 26 мең кешегә җиткән иде. Ике көн дәвамында тамашачылар XIV-XV гасырлар атмосферасына чумачак, шулай ук урта гасырлар көнкүреше белән дә танышып булачак.

Быел – 30, киләсе елга – 50

Фестивальнең беренче көнендә исә Алтын Урда, Борынгы Русь һәм Европа сугышчыларының ярышын күзәтеп булды. Катнашучылар арасында Кострома, Түбән Новгород, Чиләбе, Свердлау, Вологда, Мәскәү, Ульян, Курган өлкәләре, Краснодар, Пермь крайларыннан килгән, гомумән алганда, 500 кеше бар.

– Елдан-ел фестиваль киңәя бара. 10 мең тамашачы белән башланып киткән чарага хәзер 30 мең халкы килә. Киләсе фестивальдә 50 мең тамашачыны көтеп калабыз. Гомумән алганда, «Бөек Болгар» туризмны үстерергә булыша. Чынлыкта, без туризм буенча илдә Краснодар крае, Кырым, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышабыз. Бездә диңгез булса, без Краснодар крае белән Кырымны инде күптән куып тоткан булыр идек. Идел буе Болгар дәүләте Русь белән чиктәш булган, хәтта Болгар ханы Владимир Красное Солнышкога ислам динен кабул итәргә тәкъдим иткән. Чараның монда үткәрелүе дә мантыйкый яктан дөрес, чөнки Татарстан дәүләтчелеге шушы җирлектә барлыкка килгән. Бүген ярыш кырында сугышчылар кылыч белән сугыша, Татарстанда яшәгән халык барысын да коралсыз, сүз һәм ихтирам ярдәмендә хәл итәргә өйрәнде. Шул сәбәпле, без көчле Татарстанны формалаштыра алдык, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин.

Быел фестивальдә 30 төбәк катнаша, шулай ук ике чит ил вәкилләре дә бар. 2015 ел белән чагыштырганда, сугышчыларның саны – ике тапкырга, интерактив мәйданчыкларның саны исә 1,5 тапкырга арткан. Россия төбәкләрендәге туристлык ширкәтләре белән оешкан төстә эш башлаганнар. Бүген фестивальгә килер өчен башка республика, өлкәләрдә турлар да сатыла башлаган.

– Бүген һава торышының кызу булуы катнашучылар өчен үзенә күрә бер сынау булды. Мондый эсселектә, авыр хәрби киемнәр киеп сугышта катнашырга алынган сугышчыларга аерым рәхмәт әйтәсем килә, – дип ассызыклады ачылыш тантанасында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Рәис әйтүенчә, мондый фестиваль форматы Татарстанның башка чараларында кулланылмаячак, чөнки ул бары тик Болгар җирлегенә генә туры килә торган формат. Республикада яшәүчеләрнең фестивальдә тамашачы буларак кына түгел, ә катнашучы буларак та килүләрен телиләр. Шуңа да быел костюмнар бәйгесе уздырылган. Киләсе елга исә тамашачыны җәлеп итүнең яңа юлларын уйлап табачакларына ышандыралар. Фестивальнең быелгы бюджеты 8,2 миллионны тәшкил итә.

Рыцарьларның бармаклары сына

Урта гасыр сугышында катнашучыларның еш кына кул-аяк бармаклары сына икән. Шуңа да ашыгыч ярдәм чатыры рыцарьларның үзара ярыша торган җиренә якын урнашкан. Халыкның иминлеге өчен фестивальне уздыру территориясендә дүрт медицина пункты эшли. Ул-бу була калса, ашыгыч ярдәм машинасы, Болгардагы үзәк район больницасындагы табиблар да әзер тора.

Пенза өлкәсенең «Побратим» клубында инде биш ел катнашып килгән Михаил Медведевның мондый ярышларда әле беренче тапкыр гына яралануы икән. «Битне саклар өчен шлемда металлдан эшләнелгән пластиналар урнаштырылган. Аларны начар итеп куюым сәбәпле, җәрәхәтләнергә туры килде. Ләкин яралансам да, ярыш кырыннан китмәдем, ахырга кадәр көрәштем», – ди ул.

Ярыш кырында авыртуның көчле икәнлеген сизмисең дә, ди җәрәхәтләнгән «урта гасыр сугышчысы». Ул мизгелдә адреналин көчле була икән. Егетләрнең егылуы тигезлекне саклап кала алмаганга бәйле икән. Фестиваль дәвамында кавалерия вәкилләре сугышы да, массалы сугышлар – бугуртлар, 10га 10 кешелек сугышлар да булды. Сугышчылар исә үз-үзләренә «Тыштан да тимер, эчтән дә тимер» дип кабатлый.

Ярыш кырында иң төп кагыйдәләр менә мондый: корал белән кешегә кадарга, тез артына, баш сөягенә сугарга ярамый. Дөнья чемпионнары исемен яулаган төркем белән сугышып җиңелүгә дучар булган «Побратим» командасы моңа әллә ни борчылмый. 1:0 исәбе белән җиңү ул яхшы нәтиҗә, диләр. Шунысы да бар: сугышчыларның киемнәренең авырлыгы 24 килограммга җитә икән. Аны киеп йөрү өчен махсус күнекмәләр узуың шарт. Гадәти шартларда аларны киеп 1-2 минут йөрү дә шактый тирләтә. Ә хәрби киемнәрнең иң авыры 30-34 килограммга җитә икән.

Ярыш кырында коралсыз торырга ярамый, шуңа күрә коралларын югалткан сугышчылар кыр читенә корал алыштырырга чаба. Әйтергә кирәк, 36 ил арасында уздырыла торган урта гасырлар сугышы буенча чемпионатта Россия инде алты ел дәвамында иң көчле команда булып санала.

Болгар сугышчылары ничек киенгән?

«Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова сүзләренчә, Бөек Болгар җире үзенең гаҗәеп энергетикасын килгән һәркемгә өләшә. Болгарның көннән-көн матурлана баруында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә зур тырышлыгы бар, дип белдерә ул.

«Бөек Болгар»да теге яки бу уенда катнашып, фестивальнең «булгарик» дигән акчасына ия булып, аннары аны түләүле мастер-классларда катнашу өчен тотарга мөмкин. Мастер-класслар арасында горнда сәйлән ясау серләренә дә төшендерделәр. Бу аеруча XIII гасырда көньяк төбәкләрдә таралган була. Сәйләннәрне XIII гасырга туры китереп, мозаикалы итеп ясыйлар. Моның өчен әзер пыяла кулланыла. Горнда температура 1100 градуска җитә. Ә пыяланы кайнар утка куйганда, ул төсен үзгәртә икән. Бер сәйләнне ясау өчен 15-20 минут кирәк була, ә аны суыту өчен 2-3 сәгать көтәргә кирәк.

Мастер-класслардан ерак түгел Идел буе Болгары лагеренда исә урта гасыр сугышчы костюмнарын кигән көчле затлар безне тарих битләренә алып кайта. «Мисал өчен, башка ханлыклар, кенәзлекләр башлыклары Болгар дәүләте сугышчыларын әсирлеккә алырга да курыккан, дип сөйлиләр. Гомумән алганда, болгарларның күбесе читек киеп йөргән. Күлмәк өстеннән киелгән кафтанның уң як җиңен сугышырга барганда салып куя торган булганнар, чөнки корал белән сугышканда уң кул җиңел булырга тиеш. Исламны кабул иткән Болгар дәүләте сугышчыларының ике билбавы булган. Элек сәяхәт намазлыгын да билгә бәйләп куя торган булганнар», – дип сөйли Йошкар-Ола шәһәренең «Царьград» тарихи реконструкцияләр клубы берләшмәсе Евгений Фокин.

intertat.ru

Просмотров: 1290

Комментирование запрещено