21 — 23 августта Казанда Россия регионнарындагы милли мәгариф кураторлары, татар телле мәгариф органнары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелә. Көн тәртибенә дәүләт милли сәясәтенең үтәлешен тикшерү, регионара хезмәттәшлек, милли мәгариф өлкәсендә татар милли-мәдәни автономияләренең бергәләшеп эшләвен булдыру кебек мәсьәләләр куелган.
Самара өлкәсеннән бу киңәшмәгә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, Похвистнево районының Яңа Мансур мәктәбе директоры Тәнзилә Вәлиева һәм Гали авылы мәктәбе директоры Мөхтәр Алтынбаев, Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова, Самараның “Нур” балалар мәдрәсәсе директоры Руслан Мостафин, Челно-Вершины районының Совет Иглае мәктәбе директоры Марат Мәүлетов һәм “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Алия Әпсәләмова бара. Мондый чаралар регионнарда татар телен укыту эшенә шактый зур ярдәм күрсәтә, диләр киңәшмәгә баручылар.
Шамил ГАЛИМОВ.
Просмотров: 1088
Камышлы мәктәбе директоры баруы шэп! Камышлыда туган телебезгэ карашны узгэртергэ кирэк.