“Бердәмлек” газетасы редакциясенә укучылардан даими рәвештә хатлар килеп тора. Анда кызыклы яңалыклар, файдалы киңәшләр белән беррәттән ярдәм сорап язылган хатлар да очрый. Күптән түгел шундый бер хат безгә чит төбәктән, Оренбург өлкәсенең Северный районы Бакай авылында яшәүче Расих Фәйзуллиннан килеп төште. Ул, һәлакәт нәтиҗәсендә бер аягын югалтып, баш җәрәхәте алганнан соң инвалид булып калган.
“Әти-әни йортында берьялгызым яшим, ярдәм итәр кешем юк. Йортыбыз таушала, диварлар ярыклы, скотч белән ябыштырылмаган бер тәрәзә дә калмады. Өйгә су кертелмәгән, ванна белән бәдрәф турында әйтеп торасы да юк. Бу уңайсыз шартлар җәй көне әллә ни сизелми әле, ә менә кышкы салкыннарда, берничә көн рәттән буран котырганда, бәдрәфкә кадәр шуышып дигәндәй барырга мәҗбүрмен. Мунчага су ташып ягу да кыен.
Өйгә ремонт ясарга ярдәм сорап, район, өлкә түрәләренә бер генә мөрәҗәгать итмәдем: “Кризис, бюджетта акча юк”, — дип кенә җавап бирәләр.
Көз якынлашып килә, кышкы салкыннарны ничек чыгармын, белмим. Инде тагын кемнән ярдәм сорарга белмичә, аптырап, Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Үземә генә ышанып яшәргә өйрәнгән кеше буларак мин беркайчан беркемне җәфаламадым. Ә ремонт кебек зур эшне үзем генә башлый да, ахырына чыгара да алмыйм. Кем нәрсә белән булдыра ала, ярдәм итегез инде, туганнар”, — дип язылган ул хатта.
Самара өлкәсендә нәшер ителүче газетабызга Оренбург төбәгендә яшәүче кешенең мөрәҗәгать итүе бераз гаҗәпләндерде, әлбәттә. Без Расих белән элемтәгә кереп, аны моңа нәрсә этәргәнен сораштык.
- Район администрациясенә дә, губернаторга да хатлар язып карадым — мине ишетүче, аңлаучы булмады.
Үзем Бакайда яшәсәм дә, Камышлыда туганнарым бар. Әбием Мөхтәрәмә Гыйлаҗева (хәзер мәрхүм инде) “Бердәмлек” газетасын озак еллар яздырып алып килде, әбигә кунакка барган саен без дә газетаны алып кайтып укый идек.
Инде тагын кемгә, кайсы инстанциягә барып бәрелергә белмичә, якын дуска мөрәҗәгать иткән кебек, “Бердәмлек”кә язарга булдым.
Ремонт белән шөгыльләнүче бригадалар 500 меңгә якын акча сорыйлар, мин бу кадәр сумманы 10 елда да җыя алмыйм. Эшкә урнашыр идем, икенче группа инвалидына эш юк. Ләкин дөньяда мәрхәмәтле кешеләр булуына ышанам. Бәлки, хатымны “Бердәмлек” битләрендә укып, булышырга теләүчеләр булыр. Минем хәлдә бер банка буяу да — зур ярдәм бит, — дип җавап бирде ул.
“Бәлки, закон буенча инвалидларның шәхси йортларына ремонт ясау өчен хөкүмәттән акча биреләдер? Ә Расих әнисеннән калган өйне әлегә кадәр рәсмиләштермәгән. Бәлки түрәләр дә шул сәбәптән аңа ярдәм күрсәтүдән баш тартадыр?” — дип, без юристларга мөрәҗәгать иттек. “181 санлы “Россия Федерациясендә инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү турында” Федераль закон (29.12. 2015 редакциясендә) буенча инвалидларга торак биналарны ремонтлау өчен матди ярдәм күрсәтелми. Шулай да, һәр җирле администрациянең резерв фонды бар, кирәк булганда аннан акча биреп була, — дип җавап бирде юрист Валерий Парфенов. — Болай да ярдәм итеп булмаса, халыктан акча җыярга кала инде. Ә Расихка башта бу йортны үз исеменә яздырырга киңәш итәр идем, бу күп мәсьәләләрне хәл итүне җиңеләйтә”.
Бакай авыл җирлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Лилия Илалидновага да шалтыратып, Расих Рөстәм улына авыл җирлеге администрациясенең ничек ярдәм итә алуы белән кызыксындык.
- Расих — гади, ачык кеше, мин аның турында бары яхшы яктан гына сөйли алам. Берничә ел элек эшкә урнашырга ярдәм итүне сорап авыл җирлеге администрациясенә мөрәҗәгать иткән иде, районыбыздагы оешмаларның телефоннарын бирдек, әмма ул башкара алырлык эш урыны табылмады.
Шәхсән миңа ремонт ясарга ярдәм сорап Расихның мөрәҗәгать иткәне булмады, район һәм өлкә администрациясенә хатлар язуы-язмавы турында да мәгълүмат юк. Расихның өе капиталь ремонт түгел, агымдагы ремонт кына тәлап итә, дип әйтер идем. Әмма авыл җирлеге бюджетында шул кадәр генә ярдәм күрсәтерлек тә акча юк.
Фәйзуллинга Северный районының “Халыкка ярдәм күрсәтү үзәге”нә барып, гариза язарга кирәк. Анда да зур акчалар юк, әлбәттә, әмма мөмкинлек килеп чыкканда мохтаҗларга матди ярдәм итеп торалар, — диде Лилия Лефхәт кызы.
Расих Рөстәм улына шалтыратып, бу киңәшләрне җиткердек, әлбәттә. Шулай да ул: “Түрәләргә караганда халыкка ышанычым күбрәк”,- дип хатын “Бердәмлек” газетасында бастыруны соралды.
Милләттәшләребезнең күңеле киң, йөрәге — олы. Бу язманы укып, бәлки, чыннан да Расихка ярдәм кулы сузучылар табылыр.
Расих Рөстәм улы Фәйзуллинның «Сбербанк»тагы карта номеры:
639002469005454913
Сбербанк саклык кенәгәсенең счеты:
42306810246265200738
Телефон номеры: 8-922-543-21-80
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1245
ПРИВЕТ ЗЕМЛЯК. СЬЕЗДИ В СЕВЕРНОЕ. ТАМ ТЕБЕ ВСЕГО 10 КМ. НАЙДИ ОФИС ЕДИНОЙ РОССИИ. ОНИ ПОМОГУТ ТЕБЕ. КОГДА РАК СВИСТНЕТ НА ГОРЕ.
Добрый день Наиль!да я уже куда только не обращался,у кого только не просил помощи,но всё тщетно.чужие проблемы как это ни прискорбно мало кого волнуют.я уже не знаю,что и делать.мне помощи ждать больше неоткуда.написать письмо в газету и просить помощи у земляков,меня вынудила безысходность.я надеюсь на понимание и участие земляков,которые не понаслышке знают как трудно бывает,когда не можешь справиться с проблемами без посторонней помощи.уже и лето подходит к концу,а у меня ещё ничего не сделано,т.к.у меня нет возможности сделать даже маленький ремонт.а пережить будущую зиму без малейшего ремонта будет ой как тяжко.уважаемые самарцы вся надежда на ваше понимание и участие .мне будет бесценна любая помощь.заранее благодарен всем,кто захочет и сможет оказать мне помощь в ремонте моего дома.Барыгыз да Аллахынын рэхмэтендэ булыгыз!(Будьте все в милости Аллаха!)