Район гәҗитәсендә авылыбызның 70 яшьлек карты биредәге фермерларны һәм крестьян хуҗалыкларын яманлап язылган язманы күреп җаным тетрәде…
Без Советлар чорында тәрбияләнеп белем алдык. Дөрес, узган чорларда яхшысы да, яманы да җитәрлек булса да, без тормыш ямьләнгән, яшәү җиңеләйгән чорда үстек. Авыл мәктәбендә меңгә якын бала укыды. Мәктәптә безне гадел, туры сүзле, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булырга, кыенлыклардан курыкмаска, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәттеләр.
Авылыбыздагы мәчет картлары да безгә лаеклы үрнәк күрсәтеп гомер кичерделәр. Динне эзәрлекләгән чорда да, алар аны аклап, динле тормыш алып бардылар һәм бездә Аллаһы Тагәләгә хөрмәт тәрбияләделәр.
Авылыбызда үрнәк булып, әйдәп баручы, эш һәм тормыш батырларыбыз да, аларга аяк чалучы куштаннар һәм теләсә кемгә иярүче ялагайлар да бар.
Район гәҗитәсендә авылыбызның 70 яшьлек карты биредәге фермерларны һәм крестьян хуҗалыкларын яманлап язылган язманы күреп җаным тетрәде. Анда ул дүрт ел буена безнең җирләргә хуҗа булу өчен көрәш алып барган ят халыкларны мактаган.
Дөрес, ул үзе элгәре дә түрәләр авызына карап, баш иеп, алар әйткәнне генә үтәп яшәргә күнеккән кеше. Менә бу юлы да, кемнеңдер этлеген, мәкерле планнарын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Үзем турында азрак мәгълүмат бирмәсәм, алдыбызда торган проблемаларны, кичерешләремне, уй-фикерләремне тулысынча, тиешле рәвештә җиткерә алмам кебек.
Мин җиде айлык чагымда әтисез,ә 10 яшемдә әнисез калгач, 75 яшьлек бабам карамагында тәрбияләндем. Иң курыкканым — балалар йортына эләгү бәласе иде. Шуңа күрә бабама ихлас күңелемнән озын гомер теләдем. Акыллы, уңган кеше иде ул, мәрхүм. Шуңадырмы, Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер бирде. Ул мине назлап, күңел җылысын биреп , эш сөяргә өйрәтеп, тәрбияләп үстерде һәм белем бирде. Ул әле минем ике баламны да тәрбияләргә булышты һәм 90 яшендә бакыйлыкка күчте.
Минем ирем Фәнис тә 12 яшеннән әтисез калган. Яшьтән көтү көтеп, үз көнен үзе күрергә өйрәнеп үскән. Без үзебезнең ике балабызныны һәм балалар йортыннан алган ике ятимне тәрбияләп үстердек. Аларны өйләндердек һәм кияүгә бирдек.
Хәзерге көндә дүрт оныгыбыз бар. Крестьян хуҗалыгы алып барабыз. Маллар асрыйбыз, җирләр чәчәбез. Гомеребез буена тир түгеп тапкан халәл малларыбызның бәрәкәтен күреп, уңай тормышта яшибез.
Шунсы кызганыч, авылыбызда яшәгән халыкның күбесе картлар. Авылыбыз һәм аның табигате искиткеч гүзәл булса да, авыл картая, яшьләр читкә китәләр. Чөнки җир чәчеп, маллар тотып яшәүчеләрнең каделәрен белүче юк. Авылдагы яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән бирелә торган акчалар да түрәләрнең шәһәрләрдә яшәгән балаларына китә. Тик аларның берсенең дә авылда яшәп, нужа күрәселәре килми. Авылдагы мөшкел хәлләр аларны кызыксындырмый.
Рухи тәрбия һәм әхлак чыганагы булган авылларда намуссызлык көчәеп, гаиләләр ныклыгы какшаганда, җәмгыятебездә тормыш бәрәкәте кими, ташландык балалар арта. Камышлы районында гына да 200 бала асрауга алынган.
Кызганыч ки, авылыбыз киләчәген кайгырту урынына, үткәндә колхоз рәисе булып эшләгән авыл карты чит-ят халыкның авылга килеп, аларның җирләребезгә хуҗа булуын хуплап, район гәҗитәсенең беренче битенә үз рәсемен куеп, үз язмасын бастырган. Бу нәрсә, ятларның колы булырга тырышып куштанлануымы, әллә карт акылының саегу галәмәтеме?!
Менә шундый койрык бутаучы куштаннар ярдәме белән күкрәп торган колхозлар таралып, уңай тормыш та тар-мар килде бит.
Элгәре район гәҗитәләрендә кыр эшләре, малчылыктагы хәлләр язылса, хезмәт батырларын данлап язсалар, хәзер куштаннар үз ягын гына кайгыртып яшәгән, оятсыз түрәләрне мактап язалар.
Ә иске-москы техниканы җайлап, ничек тә җир эшкәртергә тырышкан кешеләр өлешенә тигән авырлыклар арта тора. Моның өстенә куштан авылыбыз карты барыбызны да булдыксызлыкта гаепләп, ни эшләгәнен белештермичә,үз авылына, үз йортына бүре чакыра.
Дөрес, безгә, фермерларга, крестьян хуҗалыкларына хәзер чиксез авыр, чөнки без район җитәкчеләре тарафыннан дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителгән халык.
Аларның исәбе – ничек тә бездән, җир эшкәртүчеләрдән котылып, җирләребезне килмешәкләргә бирергә, һәм шуннан табыш алырга.
Без аз булсак та, җиргә бәйләнгән, аңа тугрылыклы патриотлар. Безне бөгә дә, сындыра да алмыйлар. Шуңа да, арабызда булган куштаннарны үзебезгә каршы котыртып өстерәләр.
Әлбәттә, арабызда үрнәк булырлык картларыбыз да бар. Мәсәлән, Мәдхәт абый Гатин. Ул әле 77 яшендә дә, җирләр чәчеп, маллар асрый. Үз балаларында һәм һәм оныкларында да җиргә, туган авылыбызга карата мәхәббәт тәрбияли.
Түрәләребезнең балалары үз ялларын диңгез буйларында үткәрсәләр, аныкылар кайтып тракторларга, комбайннарга утырып эшлиләр.
Кызык, элгәре тырыш хезмәткәрләргә орденнар биреп зурласалар, хәзер ничек чәчтең, нинди уңыш алдың дип сораучы җитәкчеләр дә юк. Ә үзләре коточкыч зур акча алалар бит. Ни өчен – билгесез. Килеп карау, киңәш бирү түгел, телефоннан хәлебезне белүчеләр дә юк. Ул гына түгел, ярдәм сорап килүчеләрне үз бүлмәсеннән куып чыгарырга да күп сорамыйлар.
Олы яшьтәге авыл карты да, хәлебезне аңламыйча түрәләргә ялагайланып, безгә аяк чалгач:
“Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк,
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк,” — дип җырлыйсы килә.
Ни хәл итәсең, җиде кат маңгай тиреңне сөртәсең дә, эшеңне дәвам итәсең.
Ул мәчет карты буларак, үзенең Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасын һәм үз авылдашларының нәфрәтенә дучар булачагын, үз халкына коллык теләвен аңлыймы икән соң?!
Авыл тарихының чишмә башында торган Ярмәк (Ярмөхәммәт) бабабыз чукындыру сәясәтенә буйсынмаган һәм чукынмаган өчен байлыгыннан, җир биләмәләреннән мәхрүм ителгән. Авылдан киткән чакта: “Җәмәгать, бу җирләрне банк аша ничек тә сатып алыгыз. Киләчәктә җирле булып, аны кадерләп саклап яшәгез,” — дип әйткән сүзләре – барыбыз өчен дә аның изге васыяте.
Бу бабай үзенең шул васыятькә хыянәт итүен аңлыймы икән соң? Авыл хуҗалыгы белгече, элгәреге колхоз җитәкчесе буларак, ул бит безгә киңәшче, ярдәмче һәм терәк булырга тиешле кеше, лабаса!
Уйлан бабай, аңла, синең саташкан юлың — ул үтә алмаслык тормыш баткаклыгына илтә бит.
Безнең ниятләребез изге. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән авырлыкларны да җиңәрбез, киләчәк буынга үрнәк булырлык якты истәлекләр дә калдырырбыз. Ә менә син авылыбыз тарихында үзең турында нинди истәлек калдырырсың икән?! Шул хакта азрак уйлансаң иде.
Фәнис һәм Резидә КӘЛИМУЛЛИННАР.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
tatarlarsamara.org
Просмотров: 1655
Иркәм Наилә, аңнар өчен беренче язганны укырга кирәк, язганны аңнар өчен авыл хуҗалыгында өшләп карарга кирәк
Авылныкылар балаларын шәһәргә җибәреп, илнекеләр балаларын чит илләргә җибәреп, үз илебезне һәм җиребезне басып алучыларга сатып рәхәттә яшәрбез дип өметләнәләрдер инде. Тик алай булмаячак. Дөньяда да җан тынычлыгы күрмәсләр ахирәттә дә газапланырлар.
Я не поняла о чём речь
Яңадан халык күтәрелеп җирләрне саклап кала алсак кына.