“Караван-сарай” мәчетендә кунакта

DSC_1778

Гөлимә ханым Җангабилова “Өмет” һәм “Бердәмлек” газеталары мөхәррирләрен мәчет белән таныштыра.

Быел апрельдә Оренбургка, моннан 110 ел элек дөнья күргән “Вакыт” газетасының һәм аның дәвамчысы булып саналучы “Яңа вакыт” басмасының 25 еллык юбилеена баргач, безгә, Самара һәм Ульян өл­кәләренең татар газеталары мөхәррирләренә, бу гаҗәеп бай тарихлы өлкә үзәгенең күп истәлекле урыннарында булырга насыйп булды. Моның өчен, әлбәттә, безне каршы алып, ике көн дәвамында озатып йөргән өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, бу төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Галиулла улы Хәсәновка рәхмәтлебез. Ул безгә атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете, Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе белән дә якыннан танышырга булышты. Без Урал елгасы ярына куелган Европа һәм Азиянең чикләрен билгеләп торучы мәһабәт монументны күрү бәхетенә дә ирештек, үткән гасырның илленче елларында минем Зәйнәп апам укыган Оренбург татар педучилищесы бинасын да рәсемгә төшереп алдык.

Шәһәр парклары арасында урнашкан “Караван-сарай”га экскурсиябез аеруча истә калырлык булды. Башкортларның атак­лы мәчете 1842 елда төзелеп, 1846 елда ачылган. Бу гаҗәеп биналар комплексы, әйтүләренчә, борынгы архитектура һәйкәле буларак, Оренбург шәһәренең символы һәм визит карточкасы булып тора икән. Шулардан иң әһәмиятлесе, әлбәттә, манаралы мәһабәт “Караван-сарай” мәчетедер. Безгә комплексның барлык биналары белән дә якыннан танышырга туры килмәде, билгеле. Ә менә бу мәчетнең эчендә дә булып, тарихи һәйкәл белән якыннанрак таныша алдык. Сигез почмаклы итеп тирмә-юрта формасында төзелгән артык зур булмаган бинаның тышкы күренеше, аеруча аның 19 метрга якын биеклектәге гөмбәзе, өстендәге ярымайлы шпиле сокландырырлык. Мәчет тәрәзәләре гөмбәзнең нигезеннән үк уелып, металлдан челтәрләп эшләнгән рамнар һәм төрле төстәге пыялалар белән капланган. Нәкъ менә алар гөмбәзнең тышлыгын ничектер җиңеләйтеп торалар сыман.

Мәчетнең эченә керүгә безне аның бүгенге хуҗабикәсе — “Караван-сарай” җирле мөселман дини оешмасы рәисе Гөлимә ханым Җангабилова каршылады. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хөрмәтулла хәзрәт Буранбаев үзе юк иде. Ә кизүдә торучы Хәбир хәзрәт садака бирергә, никах укытырга, дога кылдырырга килүчеләрне кабул итү белән мәшгуль иде.

Шуңа күрә Гөлимә ханымга мәчет белән безне үзенә генә таныштырырга туры килде. Ул иң элек шактый киң зал диварларының ничек бизәлүенә игътибар бирергә тәкъдим итте. Алар мәрмәргә охшатып шту­катур­ланганнар, ә яктылык гөм­бәзнең өске өлешендәге тә­рәзәләрдән төшеп тора. Дивар почмакларында алтын йөгертелгән хәрефләр белән Коръән аятьләре язылып куелган. Гөмбәзнең уртасына алтынланган бәллүр люстра эленгән.

Мәчет манарасының биек­легенә дә игътибар иттек. Ул өч каттан (ярустан) тора. Биек­леге 38, 76 метр тәшкил итә икән. Түбәнге ярус биш метр биеклектән башлап сигез кырлы итеп эшләнгән. Манараның уртанчы төп өлеше 24 кырлы булып, ак төстәге глазурьлы ялтыравык йөгертелгән махсус таш белән капланган. 19 метр биеклектәге манараны матур карниз бизи.

5, 28 метрлы өченче ярус тагын бер кечкенә карниз белән тәмамлана һәм ул штукатурланган һәм акшарланган.

Манара конус төсле очланып, яшел төстәге калай белән ябылган, ә аның өстенә алтын йөгертелгән ярымай белән биек шпиль күтәрелгән.

Элек манара аерым булган, диләр, ә хәзерге көндә ул мәчет бинасы белән тоташтырып куелган.

Гөлимә ханым 17 сентябрьгә билгеләнгән “Караван-сарай” мә­четенең 170 еллыгына әзер­ләнүләре турында сөй­ләде. Мәчеттә тулы көчкә ремонт эшләре бара. Унике баскычлы яңа мөнбәргә дә заказ ясалган. Моның өчен Башкортостан Рес­публикасы хөкүмәте бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

- Әнә, иске ишекләрне яңа­ларга алыштырабыз. Җы­лыту системасына яңа казаннар куябыз, — диде ул. — Юбилей көненә барсы да әзер булачак. Тантанага Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамблен чакырдык. Үзебезнең үзешчән сәнгать коллективлары да яңа концерт программаларын әзерлиләр. Бәйрәм матур булыр, дип өметләнәбез.

Бу эштә башкортлар гына түгел, ислам динен тотучы башка милләт халыклары да зур ярдәм итә. Оренбург өлкәсендә 136 мең татар яши, казахлар да байтак.

Гөлимә ханым өлкәдәге барлык милләтләрнең дустанә яшәүләрен билгеләп үтте. Ул үзе, мәсәлән, казах кешесендә кияүдә икән. Балаларын да ике милләт йолалары буенча тәрбияләргә тырышалар. Тик шунысы кызганыч, шә­һәр­ләрдә дә, күп авылларда да мәктәпләрдә балаларны башкортча да, казахча да укытмыйлар.

- Шулай да, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап калу өстендә даими эш алып барабыз, — дип сөйләде Гөлимә ханым. — Башкортларның өлкә милли-мәдәни автономиясе һәм җирле мөселман дини оешмасы кулга-кул тотынып эшлибез. Безгә Башкортостан Республикасы зур ярдәм күрсәтеп тора.

Башкорт халкының әле 1865 елда ук патша түрәләре тарафыннан законсыз рәвештә тартып алынган “Караван-сарай” комплексы 1918 елда Советларның милләтләр эш­ләре буенча халык коммиссариаты карары белән яңадан башкортларга кайтарыла, лә­кин мәчет буларак файдаланылмый.

“Караван-сарай” мәчете гөмбәзе һәм манарасы.

“Караван-сарай” мәчете гөмбәзе һәм манарасы.

1960 елда “Караван-сарай” дәүләт күләмендәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелсә дә, аны саклауга зур әһәмият бирелми.

Күп еллар дәвамында “Ка­раван-сарай”ны Башкортостан­га кайтару мәсьәләсе күтәрелә, күпсанлы митинглар үткәрелә, ләкин уңай чишелеш тапмый. 1994 елда Башкортостан һәм Россия Федерациясе хөкүмәтләре арасында “Караван-сарай” комплексын башкортларга бирү турында килешү төзелгәч кенә, 1996 елның сентябрендә, бу тарихи йортның 150 еллыгын билгеләгәндә, башкорт халкы, ниһаять, үз теләгенә ирешә.

Без нәкъ менә шушы атаклы “Караван-сарай” йортында һәм мәчетендә булып, Оренбург башкортларының уңышларына чын күңелебездән шатландык. Гөлимә ханым безне дә сентябрьдә булачак юбилей тантанасына чакырды.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1122

Комментирование запрещено