Беренче укытучым

Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлахова.

Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлахова.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөретә, иң җылы хисләр белән искә ала.

«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй. ..» дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлахова матур, якты бүлмәгә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар — барысы да истә.

Беренче укытучым Хәтимә Нәҗметдин кызының тормыш юлы да бик кызыклы, күркәм. Ул 1936нчы елда Оренбург өлкәсе «1 май» совхозында туа, ә ике айлык чагында әти-әнисе Камышлы авылына килеп урнашалар. Башлангыч белемне дә кечкенә Хәтимә шунда ала. Ул үсмер чактан ук укытучы булу турында хыяллана. 8нче сыйныфны тәмамлагач яшь кыз Камышлы педагогия училищесында, аннан, ул ябылу сәбәпле, Богырысланда укып укытучы һөнәрен үзләштерә.

Хәтимә апабызның хезмәт юлы кулына диплом алгач Северный районында башлана. Ул елларда Иске Ярмәк егете Гакыйль Хөснелгата улы белән танышып гаилә кора. Никах укытып, гөрләтеп туй үткәрәләр. Берникадәр вакыттан соң мәхәббәт җимешләре — уллары Мансур, кызлары Гөлшат һәм төпчекләре Әмир туа. Шулай гаилә тормышы белән хезмәт юлы үрелеп, ел артыннан ел уза.

Әле бүгенгедәй күз алдымда: без беренче сыйныфка баручылар һәм өлкән сыйныф укучылары Белем бәйрәменә”‘ репетициягә җыелдык. Шунда матур гына киенгән бер апа килеп керде. Ул безне тигезләп бастырды да, көлемсерәп: «Бу матур балалар минем укучыларым буламыни инде?», — дип сорап куйды. Шулвакыт мин дә эчемнән куанып: «Әһә, бу апа безнең укытучыбыз була икән!», — дип куйдым.

Без 17 малай һәм 17 кыз идек. 34 балага бертигез белем биреп, матур, пөхтә киенеп йөрергә, эш эшләргә, әти-әниләребезгә, олыларга ярдәм итәргә өйрәтте. Укытучыбыз бик тә таләпчән, дөреслек яратучан иде. Безне дә шуңа өйрәтте. Хәтимә апабыз әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга гына өйрәтмәде, игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә дә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, ярдәмче булырга өйрәтте.

Хәтимә апа 1994 елда Гакыйль абыйны мәңгелек йортына кадерләп озатты. Бүгенгесе көндә ул улы Әмир, килене Гөлсинә тәрбиясендә яши. Кызы Гөлшат Камышлыда гаиләсе белән гомер итсә, олы улы Мансур Бөгелмә шәһәрендә гаиләсе белән яши. Алар да әниләренә хөрмәт күрсәтәләр.

Мул август аенда Хәтимә Нәҗметдин кызының 80 яшьлек юбилеена җыелдык. Укытучы апабызга иң изге теләкләребезне җиткереп, аңа иксез-чиксез бәхетле көннәр, исәнлек, озын гомер теләдек. Ничә дистә балалар укытып, белемле иткән укытучыбыз яхшылыкларының әҗерен күрсен, тыныч картлык кичерсен иде.

Без укытучыбызны әле дә сагынып, хәлләрен белешеп торабыз. Әле 90 яшьлек юбилеена да килергә вәгъдә бирдек.

Хәтимә апа! Исән-сау бул. Тагы күрешүләр насыйп булсын.

imageimage2 image4

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1472

Комментирование запрещено