Рәшит Шамкай сигез ай элек йөрәгенә операция ясатты. Бүген инде хәле ярыйсы. Табиблар катгый рәвештә: “Ярты елсыз сәхнәгә чыгасы түгел!” — дип кырт киссә дә, ул өйдә тик ята алмаган. Сезон тәмамланганчы берничә концертта катнашырга өлгергән. Үзе исә «тамак сорый бит, даруларына да күп китә», дип акланды. Бүген мин — Шамкайда кунакта. Өстенә «егетләрский» ак футболка, башына түбәтәй киеп каршы алды ул мине. Хатыны — Суфия апа Идел буенда урнашкан бакчаларына киткән иде.
- Рәшит абый, сакал үстереп җибәргәнсез. Килешә үзегезгә. Сакалыгыз агарса да, чәчегезгә чал керергә ашыкмый әле…
- Хәлим Җәләй белән Алмаз Хәмзин да «килешә сиңа» диделәр.
- Урамга чыккалыйсызмы?
- Кызлар янына гына чыгып керәм, өй тирәсенә…
- Кызлар дигәне әбиләрме инде ул?
- Бу сүзләрдән соң Рәшит абый «Во!» дип баш бармагын күрсәтте, янәсе, шәп кызлар. Аннары: «Син ул әби!» — дип өстәп куйды.
- Менә монда колледж бар. Шуны тәмамлаган кызлар белән аралашам. Даруханәдә сатучы Гүзәл исемле кызга шигырь дә яздым әле.
- Яшь кызга өйләнә алыр идегезме?
- Беренчедән, мин карт инде. Икенчедән, мөмкин булса, ялгызым яшәр идем.
- Сез саран кешеме?
- Саран дип, сакчыл кеше.
- Познер пенсиясен тулаем балалар йортына күчерә икән. Мондый эшне эшләр өчен сезгә күпме акча керергә тиеш?
- Юк, юк… Минем акча бирергә балаларым бар…
- Һаман балалар дип чабасыз. Фатир җыясыз. Алар үзләрен-үзләре карарлык яшьтә түгелме соң инде?
- Кызык кеше син…
- Сораудан качасыз. Хәйриячелеккә акча биргәнегез юкмы?
- Юк. Эчеп-тартып йөргән аналарның авыру балаларына акча теләнүенә ачуым килә. Дөрес яшәү рәвеше алып бармаган ананың баласын кемдер карарга тиешме? Оялмыйлар да.
- Элек кыстыбый, өчпочмаклар пешерә идегез, камыр ризыкларына тотынган бармы әле?
- Юк. Патамушты авырыйм… Ну, коймаклар пешерәм инде. Ашлар да булгалый.
- Ураза гаетен ничек уздырдыгыз?
- Коймак пешердем дә Суфия апаң белән кара-каршы утырып чәй эчтек. Менә, ике коймак калган. Теләсәң, ашап кара.
- Кан басымыгыз һаман да уйныймы?
- Хәзер яхшырды, әйбәт. Аппетит та яхшырды, тәм тоя башладым.
- Көннәрне ничек уздырасыз?
- Үземә-үзем сөйләнеп, шигырьләр укып уздырам. Бик күңелсез вакытларымны искә төшерәм дә, бүгенгесенә канәгать булып торам. Аллага шөкер, дим.
Төнге Знче яртыда уянам. Чөнки нәкъ шул вакытта һава җитми башлый. Кофе эчкәч кенә гәүдәм таралып китә, һава керә. Юкка гына операция ясамаганнардыр инде миңа. Кан тамырларымны чистарттылар. Бер уянгач, тагын уйланып йөрисең инде. Суфияне уятмас өчен артык тавыш чы-гармыйм. Ул аерым бүлмәдә йоклый.
Интим тормыш белән яшәмәсәлөр дә, ир белән хатын бергә ятып йокларга тиеш, диләр. Без инде 30 ел бергә йокламыйбыз.
- Яшәп арыган чаклар булмыймы?
- Юк бугай. Андый хәлгә җиткән юк. Алай булса, куркыныч ул.
- Туган авылыгыз Ярмәктә (Самара) кемнәр яши?
- Абый, аның гаиләсе. Малайлары бик хөрмәт итә мине. Авылга кайткалап йөрим.
- Танылган артист булгач, хастаханәдә дә сезгә «блат» булгандыр инде?
- Табиблар искиткеч анда! Халык таный. Автограф куеп бир, тегеләй-болай… Андый әйбердән туйдым. Ә ул вакытта хәлем бик начар булган бит минем. «Скорый» вакытында килеп җитмәгән булса, үлә идең, ди Суфия.
- Үзегез хәлегезнең мөшкел икәнен аңладыгызмы соң?
- Ул көнне бер фатирны карарга барган идем. Өйгә хәлсезләнеп, сөйрәлеп кайттым. Шунда ук урынга аудым. Төс киткән. Улым Айдар тиз генә «скорый» чакырткан. Татар егетләре килде. «Нишләдең, Рәшит абый?» диләр. «Белмим», дим. Коляскага утыртып, хастаханәгә алып керделәр. Бөтенесе Шамкай килгән, дип миңа карый. Сер бирмим, уйнап-көлгән булам шунда… Берзаман уянып киттем. Өстемдә кием юк. Кайдадыр кешеләр сөйләшә. Бер карчык тавышы килә. «Алладан куркыгыз», дип сукранып ята. Әзрәк өстем ачылып киткән бугай, «Шамкай» дип көлеп куйдылар. Шулхәтле ачуым килде инде.
- Озак яттыгызмы?
- Ай ярымлап микән… Хәзер менә дару ашыйм. Пенсия акчасы шуңа гына китеп бара. Кызым Гөлнара медицина өлкәсен әйбәт чамалый. «Анализлар тапшырасың бар, әти», — дип гел әйтеп тора. Мин: «Туйган инде алардан», -дим. Суфия апаң белән бик карыйлар мине.
- Рәшит абый, гомер юлында үкенечләр бармы?
- Сәхнәгә эчеп чыгулар булды инде. Кайбер артистларны шуның өчен куып та чыгардылар. Мин бер утырып еладым да калдым.
- Озак эчтегезме?
- Ул вакытта бушка булды ул. Шуңа гына эчелде дип уйлыйм. Театрда бәйрәм булып кына тора бит. Хәзер инде эчмим дә, тартмыйм да.
- Камал театры турында сөйләгәндә, күңелегез кайный башлый бугай…
- Күпме энергия югалтканмын анда! Суфия апаң Камал театрында склад мөдире булып эшләп йөри. Корсаклы чагы. Декретка чыгарга кирәк. Ачулары килмәсен, хәтерләре калмасын дип ялга җибәрмәдем. Шулай бервакыт китапларны алырга дип менгән җирдән, баскыч белән бергә егылып төште. Бала алты айлык булып туды. 10 көн генә яшәп калды да, теге дөньяга китеп барды сабый. «Рөстәм» дип исем кушып күмдек. Күңелдә гомерлек яра калды. Өйдә үзем генә чакта шуны уйлап, әрнеп елап йөрим. Рәнҗешләрем дә төшәсе кешеләргә төште…
- Илдәге хәлләр турында нәрсә әйтерсез?
- Гаделсезлекләргә эчем поша. Бервакыт сугыш чоры балаларына матди ярдәм була дип сөйләнделәр.
Кабат оныттылар. Күрәсең, үлеп беткәннәрен көтәләрдер. Сириядә сугыш бара. Анда барып, бомбага тотуларын һич хупламыйм. Аягы өзелгән бер баланы телевизордан күрсәтәләр. Олы кеше буларак минем моңа күңелем өзгәләнмимени? Аннан, белә торып самолетларны янгын сүндерергә дип утка кертәләр. Кем урманда учак ягып йөри, шуларны автомат белән атарга кирәк. Аннары туктый алар. Мин бу илгә бераз Сталин режимын кертер идем.
- ?..
- Яшь балаларны көчләүчеләрне шулай ук атарга. Төрмәгә тыгып куялар да, салым түләп, син шуларны ашатып ят аннары. Кайбер гарәп илләрендәге кебек, урладымы — кулын чап! Җинаятьләр әзрәк булыр иде.
Рәшит абый белән элеккеге еллар хатирәсен барлап, фотолар карап утырдык. Менә, зур альбомның бер битенә үзенә якын кешеләрне ябыштырып куйган. Алар арасында язучы Рабит Батулла да бар. «Бу бик туры кеше, шуңа күрә хөрмәт итәм аны», — диде калын каш иясе.
Нәзилә ХУҖИНА.
(“Акчарлак”).
Просмотров: 1550