Петр I табып кайткан
Бәрәңгене чит илдән.
Ашыйк әле исән чакта
Төшермичә уң кулдан.
Яз җитүгә чүпләп, сайлап
Утыртамын бакчама.
Аера күрмә, бер Ходаем,
Таба алмабыз акчага.
Бәрәңге утырттык,
Чүбен утап та чыктык.
Тирән күмдек, төбенә өйдек,
Чиләк-чиләк су сиптек.
Бәрәңгебез, әй, уңды,
Лапас тулды, баз тулды.
Кая куярга, урын юк,
Бигрәк уңды бу елны.
Малларга да пешерәм,
Симерсеннәр, үстерәм.
Пилмән белән пәрәмәчкә
Бәрәңге изеп кыстырам.
Ипи — иң кирәкле ризык,
Бәрәңге аның арты.
Икесе дә иң кирәге,
Ашыйбыз аллы-артлы.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
* * *
Бакчаларда бәрәңге сабагы исе аңкый торган күңелле чак. Җырларда җырланган бу культураны алу сезоны башланды. Үткән ялларда ук дәррәү кубып бәрәңге ала башлады Камышлы районы авыллары халкы. Без дә, сабаклары корыган булганга, эшкә керештек. Шулай итеп капчыклар тулып торды, сизми дә калганбыз – бәрәңгене алып та бетергәнбез.
Шөкер, бәрәңге бик яхшы, эре дә, күп тә чыкты. Йодрык кадәрле бүлбеләр дә байтак.
Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1480
Без бэрэнгенен скороспелкаларын («Адретта») алдык. Чыгышы эйбэт, но менэ ваграк. Дым житмэгэнгэ шулай булгандыр дибез.
Бэрэнгелэр ямь-яшел сабакта утыра эле безнен, сентябрьнен уннарыннан сон гына алабыз. Унышы эйбэт булырга охшаган.