Болгар тарихка, үткәнебезгә карашыбызны үзгәртте, горурлык хисләре уятты. Анда барган эшләрне җентекләп күзәтеп бару, һәр үзгәрешкә карата үз фикереңне җиткерергә тырышу – олысына да, кечесенә дә хас күренешкә әйләнде. Шулай булмый ни, тарихыбызның данлы сәхифәсе булган Болгарны яратабыз, аның тагын да үсүен, камилләшүен телибез бит. Дөрес, камиллекнең чиге юк, шулай да аның тарихи йөзе матуррак, шартлар тагын да уңайлырак булсын иде.
Дөрес, эшләгән кешегә таләпләр дә зурдан куела. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә шулай ди, шул ук вакытта туристларны җәлеп итү ягын кайгыртырга кирәклеген дә ассызыклый. Менә шуңа күрә без бу юлы Болгарга гап-гади турист буларак бардык һәм сәфәр кылучылар күзлегеннән уңай, тискәре якларны ачыкларга тырыштык.
Соңгы биш елда Татарстанга килүче туристлар саны 70 процентка арткан. Узган елны республикага 2,7 миллион кеше килеп киткән. Аларны без, беренче чиратта, этнотуризм белән кызыксындыра алабыз һәм андый маршрутларда Татарстан – нинди республика, монда нинди халык яши, алар ни белән шөгыльләнә, кебек сорауларга җавап бирә белергә дә тиешбез. Болгар һәм Свияжск кебек җирләрдә Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматны булдыра алганча бирергә булыр иде. Шул ук вакытта уңайлыклар турында да кайгыртырга була. Уңайлык дигәнең сәфәр өчен сайланган транспорттан ук башланса, яхшы булыр иде.
Болгарга үз машинаңда да, су юлы буйлап “Метеор“да һәм Казанның “Южный” вокзалыннан автобуста да барып була. Су юлын сайлаганда, елга порты вокзалына берничә көн алдан шалтыратып, сез барасы көнгә билетлар бармы, юкмы икәнен белешергә кирәк. Мәсәлән, бу юлларны язганда, иртәгә билет юк, калган көннәр турында кассага килеп белешегез дип җавап бирделәр. “Метеор” иртәнге сәгать сигездә Казаннан кузгала, кире 15 сәгать 40 минутта алып кайта. Су юлын сайлаганда үзеңә алдан ук экскурсовод юллап куясы юк. Бу очракта каршы алалар, сәяхәтне кайдан башларга, музей-тыюлыкта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне тәфсилләп аңлаталар. Сүз уңаеннан, биредә экскурсияләр 320 сумнан (балалар өчен 180 сум) башлана. Экскурсиясез карап йөрүчеләргә музейларга керү бәясе уртача 70-150 сум тирәсе. Экскурсоводлар исә, аккредитация үткән, теләсә нинди сорауга җавап бирә һәм экскурсияне кызык алып бара. Бу маршрутның кимчелекле ягы: “метеор”га билетлар алдан сатылса да, анда урын күрсәтелмәгән. Шунлыктан халык портка берәр сәгать алдан җыела, “метеор” килеп туктагач, этешә-төртешә кереп, җайлырак урынны алып калырга тырыша. Әйткәләш-үпкәләшсез урнашып булмый, әлбәттә. Бигрәк тә үткенлек, җитезлек ягыннан яшьләрдән калышкан апа-әбиләргә авырга туры килә. Килеп төшкәч, экскурсия төркеменә кушылмасаң, ашау-эчүне оештыру ягыннан проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Хәер, бусы турында соңрак. Су юлы белән тизрәк барып җитәбез дип уйласагыз, ялгышасыз. Барыбер ике сәгать тирәсе барасы. Машина белән кузгалганда да, шул чама вакыт уза. Автобус 2,5 сәгать бара.
Гафу итегез, бездә урын юк…
Тарихи җирлеккә аяк баскач та, иң беренче чәй эчеп аласы килә. Дүшәмбе көнне музей-тыюлык ягындагы кафелар эшләми икән. Икмәк музеендагы чәй йорты, “Чыңгысхан” рестораны һәм “Ак мәчет” кафесы кала. “Чыңгысхан” рестораны күбрәк туроператорлар белән эшли һәм андый төркемнәр 160 урынның барысын да биләсә, (икенче катта никах, туй мәҗлесләре үткәрелергә мөмкин) үз хуты белән килгән кешеләргә, гафу итегез, бездә урын юк, дияргә мәҗбүр булалар икән. Андый көннәрдә чәй йортында су буе чират. Анда инде, җаның ни тели шуны ашатабыз, дип тормыйлар, нәрсә калган, шуны ал, дип кенә җавап бирәләр. Бусы – Кукмарадан килгән Илшат Газизов сүзе. Бер килгәндә шундый хәлгә тарыгач, бу юлы алар чәй, ризыкны үзләре белән алганнар. Карчыкларны чиратта тотып булмый, өстәвенә чәен алсаң да, утырыр урыннары буш булмый анда, ди Илшат.
Икмәк музееның коммерция директоры Илдар Гыйззәтов, андый проблема бар һәм без хәл итү юлларын эзлибез, дип белдерә:
– “Чыңгысхан” рестораны чама белән 120 кешене сыйдыра. Моннан тыш безнең ике коймак йорты һәм чәй йортыбыз бар. Чәй йортына чама белән 30-40 кеше керә ала. Ресторан күбрәк турист төркемнәре белән эшли. Шуңа күрә чәй йортында да 190-360 сумлык бизнес-ланчлар керттек. Сезон вакытында теләүчеләрнең барысын да кабул итә алмыйбыз, шуңа күрә чатырлар корырга уйлыйбыз. Әмма халыкның нәкъ менә икмәк музеенда тәгам җыясы килә шул. Без менә үз хутлары белән килгән халыкны да югалтмаска тырышабыз.
Илдар Гыйззәтов бу җәһәттән милли аш-суга өстенлек бирүләрен, чит ил кунаклары килгәндә, күчтәнәчкә үзләрендә пешкән түгәрәк ипиләр әзерләүләрен дә сөйләде. Бу икмәкне “Чәй йорты”нда теләгән һәр кеше сатып ала ала, бәясе – 50 сум.
Бервакыт без, Болгар музей-тыюлыгында хәләл ризык табу кыенрак, дип язган идек. Әле күптән түгел генә биредә “Ак мәчет” кафесы ачылган. Аның хуҗасы, шәхси эшмәкәр Илдар Габидуллин әйтүенчә, алар нәкъ менә гади халыкка хезмәт итәргә телиләр. Шунысы кызык: 40 кеше сыйдырышлы кафеда, бәяләр кыйммәт кебек тоелса, хуҗа белән сатулашырга була икән. “Барыбыз да матур киенергә тырышабыз, бер-беребездән аерылмыйбыз да диярлек. Әмма кайберләребезнең финанс хәлләре бик яхшы булмаска мөмкин. Андыйларның хәленә керергә тырышабыз. Без – биш вакыт намаз укый торган кешеләр. Безгә башкача килешми дә”, – ди ул.
Илдар белән гади халыкка чәй эчүне оештыру турында да гәпләштек. Монда җирне аукцион аша алу нечкәлекләрен аңлатты ул. Әйтик, өстәл белән самавыр чыгарып утырту өчен дә җирне арендага алырга кирәк. Аренда бәясе исә теләге булганнарны куркытырга мөмкин, ди ул. Үзенең дә ачык һавага өстәлләр чыгарып тезәсе бик килә. Әмма бу эшнең акланырмы, юкмы икәненә инанмыйча, алай эшләргә ашыкмый әле ул. Аннан килеп, кече эшмәкәрлеккә ярдәм кирәк дип күпме генә сөйләнсә дә, биредәге эшмәкәрләр үз-үзеңә һәм Аллаһы Тәгаләгә генә ышанып була, дигән фикердә. Ә Илдарның хәлләре алдарак. Туристлардан тыш ул, Ислам академиясен төзүчеләрне дә ашата. Сүз уңаеннан, монда бәяләр, ни генә дисәң дә, гади халыкка якынрак.
Ак мәчеттә халык аз. Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, биредә күпчелек руслар яши, җирле халык йөрмәгәч, туристлар хисабына гына мәчетне тутырып булмый дигән фикердә. Музей караучысы Роза Сәгыйрова, мәчеткә төрле милләт кешеләре килә, без аларга итәк, яулыклар бирәбез, карыйлар, кызыксыналар, дип сөйләде. Дини эчтәлектәге сувенирларны да теләп алалар икән. Болгарда истәлеккә тагын ниләр алырга мөмкин соң?
“Мин Болгарны яратам” магниты һәм вәссәлам
Төрле сувенирлар тәкъдим иткән сәүдә нокталары биредә бихисап. Әмма, барысында да бер төрлерәк продукция сатыла. Болгарда эшләнгән нәрсә бар, дип сорасаң, гипстан, агачтан ясалган декоратив тәлинкә, магнитлар күрсәтәләр. Екатерина Серягина ноктасында, мәсәлән, үзләре ясаган кружка, тәлинкә, шамаилләр бар. Калганы – Кытай продукциясе. Үз продукцияләрен өйләрендә ясыйлар икән. Остаханә алу турында уйласалар да, әлегә мөмкинлек юк, диләр. Рәссам Наталья Максимова да өендә иҗат итә. Ул үзе ясаган картиналар, китапчык-магнитлар, агач эшләнмәләре белән сәүдә итә. Бәяләр узган елгыча калды, сатып алучылар саны кимеде, ди алар. Сәбәбен нидә күрәсез, дигәч, узган елны шушы ук әйберне алгач, быел да шуны алмас бит инде диләр, тауар бертөрлелеген үзләре дә күрә.
Сәүдә нокталары халыкка, бигрәк тә чит ил кунакларына берни дә бирми дисәк, ялгыш булмас кебек. Ә бит монда һәр районны берәр ноктага җаваплы итеп беркетергә булыр иде. Кукмара – киез эшләнмәләрен, Саба – агач савыт-сабасын, Арча – читекләрен куйса, Татарстанда нинди халык яши дигән сорауга җавап нинди тулы буласы да бит. Юкса һәр районның үзенчәлеге, тәкъдим итәр тауары бар. Бу җәһәттән Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның: “Татарстанда сувенир дигәч, һаман да түбәтәй, чәкчәк, казылыкны күз алдына китерәләр”, – дигән фикере искә төште. Ул татар күн мозаикасы, киез сәнгать эшләнмәләрен, ука белән чигүле тауарларны тәкъдим итәргә кирәклеген дә күтәреп чыккан иде. Мөмкин булмас эш түгел бит юкса.
Сәүдә нокталары хуҗалары исә аренда бәяләренең кыйммәтлелегеннән дә зарланып алды. Кайберләренең икешәр урыны булган, берсен япканнар, акламый, диләр. Уртага салып сөйләшер мәсьәләләр барлыгын, үзгәрешләргә әзер булуларын да белдерә алар.
Фатыйма әби, үрдәк һәм башкалар
Фатыйма әби Җиһаншина белән Кече манара тирәсендә таныштык. Ул гаиләсе белән Әлмәттән килүләре, мондагы матурлыктан күңеле тулуы турында сөйләде. “Үрдәккә хәтле пешереп алып килдек инде, балам. Утырып ашар урыны гына җайсызрак булды. Эскәмияләре дә бар, күләгәсе юк. Чатыр да юк, киң ябалдашлы агачлар да юк”, – ди ул.
Фатыйма әби хаклы, күпме нужа чигеп асраган сыерының сөтен дәүләткә 15 сумга саткан авыл кешесе, ресторанга кереп, 70 сумга чәй эчә алмый бит инде. 30 сумы да йөрәген авырттырачак әле аның. Акчасы юклыктан түгел, үз хезмәтенең бәяләнмәвенә тагын бер кат инанудан эчтән сызачак ул. Иң беренче Фатыйма әбиләр турында уйласаң, монда эскәмия тирәсенә зонт, адым саен чүп савытлары урнаштырылыр иде. Мин билет сату урыныннан Кече манарага кадәр җирдә, Ак мәчет территориясендә аларны күрмәдем. Машина кую урыны янында зур-зур контейнерлар бар-барын. Анда вак кына әйбер тотып якынаясы бер дә килми икән, “хуш ис” ерактан ук өркетеп тора.
Пристань тирәсе исә тагын да купшыланган, кызыл мунча урыны, ул тирәгә утыртылган агачлар, чәчәкләр бик матур. Әлеге дә баягы, күләгә юк. Монда йөргәндә, Президент Рөстәм Миңнехановның инстаграмдагы шәхси сәхифәсе искә төште. Ул кайсыдыр бер шәһәрдә суга терәп үк куелган шезлонгларны, андагы халыкның аякларын суга төшереп ял итеп утыруларын фотога төшереп куйган иде. Шәп идея! Болгар яр буенда әлегә дулкыннар чыгарган чүп-чар белән балык үләксәләре генә.
Дөрес, Болгар музей-тыюлыгы көннән-көн гүзәлләнә, уңайлылана бара. Ак мәчет ягыннан көн буе Коръән сүрәләре яңгырап тору әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Безнең халык булганнан канәгать булучан. Фатыйма әби дә, кояшта әлсерәсә дә, үкенечле булмады, бик матур җир икән бу, дип шөкрана кыла. Шунысы да бар: булдырган җирдә тагын да булдырганнарын күрәсе килә. Шул чакта Болгарның үзенә магнит кебек тарту көче тагын да артыр иде.
Язмада күрсәтелгән фактлар уңаеннан Болгар музей-тыюлыгы җитәкчесе Фәргат Мөхәммәтовның фикерләрен белештек. Ул мондый аңлатма бирде:
– “Икмәк музее” – коммерцияле проект. Ул безгә туристларны кабул итүдә зур ярдәм күрсәтә. Туристлар саны исә артканнан-арта бара. Әйтик, 2010 елда Болгар җиренә 51 мең 209 кеше аяк басса, 2015 елда без 349 мең 675 туристны кабул итеп алдык, ә 20 августка булган мәгълүматларга карасак, без инде узган елгы чикне узганбыз һәм 369 мең 388 кешегә хезмәт күрсәткәнбез. Чыннан да, туклану мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыкканын күрәбез, мондый нокталарны мөмкинлек булган саен арттырабыз. Тыюлык территориясендә 7 туклану урыны бар, тагын 3не ачарга җыенабыз. Эшмәкәрләр белән сөйләшеп, бәяләрне контрольдә тотарга тырышачакбыз.
Сувенирлар җәһәтеннән дә үзгәрешләр юк түгел. Үз һөнәрчеләребез бар, соңгы елда алар әзерләгән продукция сыйфатсыз тауарлар санын бермә-бер киметте. Болгарда профессиональ сәнгать әһелләре эшли. Туристлар чүлмәкче, тукучы, рәссамнар бүлмәләрен ярата, анда җитештерелгән продукцияне теләп ала. Мондый тауарларның күләмен арттыру буенча фикер алышу бара.
Югарыда телгә алынган Мөхәммәдьяров урамына чүп савытлары куелу планлаштырылган иде. Җәмгысы 34 савыт куелачак һәм 3 туктап ял итү урыны ясалачак. Ә яр буйларын, гомумән тыюлык җирләрен 8 кеше көненә 3 тапкыр җыештыра. Әмма дулкыннар чүпне чыгарып кына тора шул. Нишлисең, быел балыклар күп үлә.
Шунысын да искәртик: яр буен төзекләндерү проекты расланды. Аның нигезендә Болгар цивилизациясе музееннан Габдрахман сәхабә коесына аерым маршрут та каралган. Гомумән алганда, кимчелекләрне бетерүдә даими эш алып барыла.
“Ватаным Татарстан” (№ 124, 26.08.2016).
Просмотров: 1237
Татар халкы борын заманнардан бирле кочле дэулэтле булып яшэгэн.