Рәҗәп Эрдоган: «Тугандаш Татарстан халкын чын күңелемнән котлыйм” / Реджеп Эрдоган: «Искренне поздравляю Ваше Превосходительство и братский народ Татарстана»

Turecky-prezidentТөркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Республика көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка котлау телеграммасы юллады.

«Чын күңелемнән Сез Галиҗәнапләрне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне белән котлыйм.

Сезнең өчен кадерле булган бу көндә без тугандаш регион һәм якын хезмәттәш итеп кабул иткән Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы белән безнең хезмәттәшлек алга таба да үсеш алыр һәм Төркия-Россия мөнәсәбәтләренә аерым өлеш кертүен дәвам итәр дип ышанам.

Форсаттан файдаланып, Сез Галиҗәнапләргә бәхет һәм уңыш, ә тугандаш Татарстан халкына җитеш тормыш һәм чәчәк ату телим”, — диелә Төркия Президенты котлавында. 

«Татар-информ».

* * *

Президент Республики Турция Реджеп Тайип Эрдоган прислал поздравительную телеграмму по случаю Дня Республики Татарстан в адрес Президента РТ Рустама Минниханова.

«Искренне поздравляю Ваше Превосходительство и братский народ Татарстана с праздником День Республики.

В этот значимый для Вас день хочу выразить уверенность в том, что наше сотрудничество с Республикой Татарстан Российской Федерации, которую мы воспринимаем в качестве братского региона и близкого партнера, продолжит свое дальнейшее развитие и продолжит вносить особый вклад в турецко-российские отношения.

Пользуясь случаем, желаю Вашему Превосходительству счастья и успехов, а братскому народу Татарстана благосостояния и процветания!» – говорится в поздравлении Президента Турции.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1251

Комментирование запрещено