Сау бул, җәй!

IMG_20160827_102637Бу көннәрдә Шенталы районында узган «Сау бул, җәй» дип аталган бәйрәм кысаларында стритбол буенча ярышлар үтте. Денис авылының урта мәктәбе кызлары кискен көрәштә тагын бер кат үзләренең иң көчле баскетболчылар булуларын исбатладылар.

«Җәй буе футбол тубы белән» дип аталган ярышларда да кызларыбыз алтын медальләр белән бүләкләнгәннәр иде. Ә Бикмөхәмәтова Чулпаныбыз — Шенталы районының кызлары арасында ГТО нормаларының бишенче баскычында бердән-бер алтын  билгегә ия булучы. Денис авылы җыелма командасы да Шенталы районы спортакиадасында — икенче урын, укучыларыбыз мәктәпләр арасында беренчелекне алган иделәр.

IMG_20160827_102520IMG_20160827_102637Денислеләргә спорт белән шөгельләнергә барлык мөмкинчелекләр дә бар һәм алар моны куллана да беләләр. Мәктәбебез җылы, чиста, заманча җиһазлаштырылган, бер миллион сумнан артыграк бәягә спорт җиһазлары кайтты. Моның өчен безнең авыл халкы өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәтле. Көндез вакытлары булмагач, кичләрен биредәге прожекторлар яктысына яше-карты шыбырдашып җыелалар. Физкультурниклар көненә багышланган бәйрәмдә дә универсаль спорт мәйданыбыз шыгрым тулы иде.

Уңышларыбызны санап үтүе генә ансат шул, әмма алар җиңел генә бирелми. Чагыштырып карасаң, район үзәгендә  урнашкан  урта мәктәптә 600 укучы белем ала, биредә 3 физкультура укытучысы һәм 10 тренер эшли, барлык ярышлар да анда үтә. Денис авылы урта мәктәбендә барлыгы 90 укый, бер физкультура  укытучысы бар, ул ук тренер да булып санала,  атнасына бүлеп бирелгән 3 сәгать  эчендә бөтен спорт ярышларына әзерләргә кирәк.

Ярышларда катнашучы укучыларыма һәм аларның әти-әниләренә чын күңелдән бик  зур рәхмәтләремне  җиткерәсем килә. Балалар — безнең киләчәгебез. Алар сау-сәламәт, спорт сөючән булып үссәләр, илебез дә көчле булачак, бергә һәм бердәм булып бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга алачакбыз.

Сүз уңаеннан, 18 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда  катнашырга да чакырам. Беренчедән, бу — безнең изге бурычыбыз. Икенчедән, бөтен дөньяга илебезнең нинди көчле икәнлеген күрсәтергә мөмкинчелек.

 Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы мәктәбенең физкультура укытучысы.

Шенталы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1604

Один комментарий