Менә инде алтын көз дә ишек шакый. 1 сентябрь көнне мәктәпләр, колач җәеп, балаларны каршы алачаклар.
Самарның “Яктылык” мәктәбе дә укучыларны кабул итәргә күптән әзер инде. Быел аның бусагасын барлыгы 480 укучы атлап керәчәк.
Мәктәп мөдире Радик әфәнде Газизов сүзләренчә, беренче сыйныфка барырга бик күп теләүчеләр булган. Нәтиҗәдә 57 баладан торган ике сыйныф тупланган.
Аларны биредә күп еллар эшләүче тәҗрибәле, югары профессиональ мөгаллимәләр — Галия ханым Тупасова һәм Рәмзия ханым Зарипова укытачаклар.
Беренче сыйныфка баручы нәселдәшем Мәгъсүм Климов та “Яктылык” мәктәбендә белем алачак. Бу – аның тормыштагы беренче зур сөенече.
Мәгъсүм бу җәйдә намаз укырга өйрәнде, ай буе тәравих намазына йөрде, ә менә хәзер мәктәптә татар телен өйрәнү, милли көрәш белән шөгыльләнү, татар мохитында тәрбияләнү мөмкинлеге булганга да шатлана.
Без барлык укучыларны да Белем көне белән тәбрикләп, аларга яхшы билгеләргә укуларын, иҗади уңышлар телибез.
Миләүшә ГАЗЫЙМ
язмасы һәм фотосурәте.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1618
Самарцы в форуме «Сәләт-Биләр-2016″:
https://youtu.be/Sj4RNesL5pM
Беренче класс. Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбе: https://youtu.be/dYt01Zl1Tl0