Белем көне турында Самараның бердәнбер “Яктылык” татар мәктәбеннән “Бердәмлек”тә фоторепортаж бастыру инде күптәнге гадәткә әйләнеп китте. Без бу юлы да тантанадан читтә калмаска булдык һәм укучыларыбызга чираттагы язмабызны тәкъдим итәбез.
Көн болытлы булып, иртәдән бирле яңгыр менә явам-явам дип торса да, матур мәктәп киемнәренә киенгән укучылар, аларның ата-аналары, әби-бабалары һәм башка якын туганнары мәктәп йортындагы мәйданга бәйрәм тантанасына җыелдылар.
Мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, “Яктылык”ның беренче директоры Харидә Дашкина, Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин да бар иде. Шуны да әйтергә кирәктер: быел беренче сыйныфка укырга керүчеләр арасында минем оныккаем Сафия кебек, Иршат хәзрәтнең улы Имранның да, “Бердәмлек”тә күп еллар эшләп киткән журналист Раушания Сытдикованың оныгы Мәгъсүмнең һәм әле күп башка танышларыбызның балалары һәм оныклары булуы куанычлы хәл.
Мәктәп директоры Радик әфәнде Газизов тантананы ачканда быел мәктәп бусагасын барлыгы 480 укучы атлап керәчәк, дип әйтте. Шуларның 57се, ике төркемгә бүленеп, беренче сыйныфта укыячак. Аларны тәҗрибәле педагоглар Галия ханым Тупасова һәм Рәмзия ханым Зарипова укытачак.

Башлангыч сыйныф укытучысы Рәмзия ханым Зарипова бәйрәмдә үзенең укучылары белән.
Өлкән сыйныф укучылары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйларга матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Үз чиратында беренче сыйныфка килүчеләр туган телебезгә, халкыбызга багышланган шигырьләр сөйләделәр.
Менә, ниһаять, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле дә килеп җитте. Унберенче сыйныф укучысы Айдар Айкаев беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк Әминә Замальтдинова белән бергәләп яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, беренче кыңгырауны яңгырата-яңгырата мәйдан буйлап мәктәп бинасына уздылар. Алар артыннан беренче сыйныф укучылары да, өлкән сыйныфларда укучылар да иярде.
Бераздан класс бүлмәләрендә эшлекле тынлык урнашып, беренче дәрес башланып китте.
Автор фотосурәтләре.
* * *
“Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм
Просмотров: 1794