Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык яңа банкнотларда Казан сурәтен яклау акциясендә катнашты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте.
Хаҗ сәфәрендә булган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең хәләл җефете белән 200 сумлык банкнот тотып фотога төште.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядәге яңа купюралар өчен символларны сайлау бәйгесендә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдерде.
Мәккәдә хаҗ сәфәрендә башка илләрдән килгән мөселманнар да Казан символы төшкән банкнотларны тотыш фотога төшкәннәр.
* * *
Камиль хазрат Самигуллин рассказал, что молится за выигрыш столицы РТ в финале конкурса по выбору символов для новых банкнот.
Председатель Духовного управления мусульман Татарстана, муфтий Камиль хазрат Самигуллин поддержал Казань в голосовании за символы на новых банкнотах.
Находящиеся в хадже муфтий и его супруга сфотографировались в Мекке с 200-рублевой купюрой.
Камиль хазрат сообщил ИА «Татар-информ», что он и другие паломники из Татарстана молятся за выигрыш Казани в финале конкурса по выбору символов для новых банкнот.
Акцию поддержали и паломники из других стран.
Просмотров: 1137