Җәйге каникуллар сизелми дә үтеп китте, укучы балалар кабат парта артларына утырып, укуга чумдылар. Ә менә беренче сыйныф укучылары һәм аларның туганнары Белем бәйрәмен әле озак искә алып сөйләрләр. Үзләренең тойгылары турында алар яраткан газеталары “Бердәмлек” кә дә язалар.
“Оныкчыгым Назлыгөл быел беренче сыйныфка укырга керде. Беренче кыңгырау бәйрәменә аны гаиләбез белән озата бардык. Сыйныф җитәкчесе Нәсимә Сафиуллина мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 15 баланы кочак җәеп каршы алды, — дип яза Похвистнево районы Гали авылыннан штаттан тыш хәбәрчебез Саимә апа Морзаханова. — Бәйрәмчә киенгән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балаларга карап сокланмый мөмкин түгел иде.
Бу хозурлыкка карап куанычымнан күзләремә яшьләр килде. Ирексездән үземнең беренче сыйныфка баруым искә төште. Аякта калош, өстә ситца күлмәк, кулда әни чүпрәктән теккән букча иде бит безнең. Шулай да тиешле белем алдык. Ә хәзер баланы мәктәпкә җыендырыр өчен 15 — 20 мең сум акча кирәк. Уку әсбаплары язылган исемлек тә шактый зур. Ата-ананың ул кадәр акчасы бармы — юкмы, берсен дә борчымый”.
Ә “Терра-Камышла” интернет төркеме хәбәрчесе Җәмилә Минегалимова:
“Быел Камышлы районы мәктәпләренең беренче сыйныфларына 106 бала укырга килде. Район үзәге мәктәбендә 62 баладан торган өч сыйныф тупланды, чыгарылыш сыйныфта 31 укучы белем алачак. Быелдан уку программасында татар теле дәресләре укытылу да каралган. Бу яңалыкны күпчелек ата-аналар куанып каршы алды”, — дип хәбәр итә.
Шенталы районы Денис авылында да бәйрәм бик матур үткән. “2004 елда Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә терракт нәтиҗәсендә вафат булган балаларга багышлап, районда ел саен баскетбол турниры уздырыла. Быел да 7 сентябрьдә, Шенталының 2 санлы мәктәп балалары Денис авылы укучыларын иптәшләрчә очрашуга чакырды. Безнең команда яхшы уен күрсәтсә дә, хуҗалар бу ярышта беренче урынны яуладылар”, — дип сөйләде Денис авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Нуретдинов.
Уку елы дәвамында шундый кызыклы чаралар күп булыр әле. Алар турында “Бердәмлек” газетасы редакциясенә дә язып җибәрергә онытмагыз. Ә без укучыларыбызны сезнең хатлар белән рәхәтләнеп таныштырачакбыз.
Әминә ШИҺАПОВА.
КОНТЕКСТ:
Хуш, ямьле җәй, исәнме, мәктәп! (Камышлы авылы мәктәбенең тантаналы линейкасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ) / Ура! И снова в школу!
Просмотров: 1115